Аднан Октарның 2013 елның 16 нчы гыйнварындагы А9 ТВ репортажыннан
АДНАН ОКТАР: Бергә җыелалар, кардәшчә, дусча, мөселманча әңгәмә коралар. Бу бик мөбәрәк, изге бер үз-үзеңне тотыш. Аллаһ моны бар итә Ахыр Заманда. Моннан кардәшләребез күп савап алалар. Аллаһның ризалыгы булган нәрсә. Очрашуларына фәрештәләр дә кушыла, бу бик гүзәл нәрсә, машаАллаһ. Хәбәрләре юк, хәбәрләре булса дулкынланудан бу очрашуны үти алмаслар иде. ИншаАллаһ. Очрашуларына фәрештәләр килә. Ахыр Заманда булганыбыз өчен, Хз. Мәһди (а.с.) гә ярдәм итәргә вазыйфаланган фәрештәләр бөтен мөселманнарның өйләренә бара. Чөнки фәрештәләр бер үк мизгелдә берничә урында булу көченә ияләр. Без кешеләр кебек түгелләр алар. Бер барытик бер урында гына була алабыз. Әмма фәрештә бер мизгелдә мең урында беръюлы була алыр, ике мең урында да беръюлы була алыр, иншаАллаһ. Андагы рух атмосферасы, дөрес юлда булуларының бер галәмәте. Беренчедән бик акыллы сөйләшүләре. Хорафат юк, сафсата юк, начар мөнәсәбәт юк. Барнәрсә акыл белән, барнәрсә гүзәл, барнәрсә дөрес, барнәрсә Көръәнгә туры килә, барнәрсә расланган. Акыл раслый (канәгатьләндерә), акыллылыкны раслый, йөрәк раслый, вөҗдан да раслый. Ягъни сукырларча бер нәрсә дә юк. Чөнки күзе йомык, иманнары чирле кешеләр була, иманнары зәгыйфь була. Әмма монда бер гүзәллек, бер көч бар.
Аш урыннарында очрашуларын үткәрәләр. Чәйханәгә йөрүчеләр, чәйханә, кафе очрашуларын үткәрәләр. Кичен, уйлап карасак, төрле аш урыннары, анда да очрашу үткәрәләр, бик гүзәл, машаАллаһ. Анда килгән кыз кардәшләребезне, балаларны саклау, карау бурычындасыз. Мәсәлән аларны өйләренә ирештерү, иминлектә өйләренә илтеп кую, югары әхлак таләпләре. Пәйгамбәребез (с.а.в.) нең сөннәте бу. Пәйгамбәребез (с.а.в.) кунак килгәндә аны өенә кадәр озата иде, Рәсүлуллаһ (с.а.в.). Өенә кадәр илтеп кую. Көръәндә дә моңа ишарәт бар. Кунакны өенә кадәр итеп кую гүзәл. Кыз кардәшләребезне, дусларыбызны бик яхшы саклап карау, балаларны аеруча саклап карау. Аларның хушына китәрлек, мәсәлән, җир чикләвеге фәлән, мондый тәмле ризыклар бар, чикләвек фәлән кебекләр, алар бик яхшы булыр. Ягъни аз бер нәрсә, күп түгел, аз бер нәрсә. Гүзәл сүзләр сөйләү, гүзәл котлаулар җиткерү, хатын-кызларга ихтирам, хөрмәт күрсәтү, әдәп күрсәтү, аларны оялдырудан качу, гүзәл әхлакнең бөтен күңелгә хуш килгәннәрен, кешенең җанын ачкан бөтен якларын анда күрсәткәндә Җәнаби-Аллаһ аларны күзәтеп тора, фәрештәләр дә күзәтеп тора, һәр гүзәл хәрәкәтләрен Аллаһ анда яздыра язучы фәрештәләрдән. Һәр гүзәл сүзне, һәр гүзәл мөнәсәбәтне яздыра. Яздыру түгел дә, әлбәттә кеше бер дәфтәр бар дип санар, дәфтәргә яздырыр кебек. Алай түгел. Аллаһ терки боларны. Ягъни фәрештәләрнең искиткеч хәтере бар. Кешеләр кебек түгел. Без кеше булганыбыз өчен кичкедә нәрсә ашаганыбызны да оныта алабыз. Әмма фәрештәләр милиметр нәрсәне дә үткәрмәс. Бар нәрсәне яттан беләләр, ягъни су кебек. Искитәрлек гаҗәп аларның хәтере. Мәсәлән Ахирәттә дә, кешеләр килгәч, Аллаһ әйтә: “Алар йөзеннән танылыр”. Мәсәлән: “ Хөсәеннең улы , син Назми түгелме? “ - дип сорарлар. Анда “шушы авылдан, шуннан” – диярләр. “Ничәдер көн шуны эшләгәнсең, моны эшләгәнсең” – диярләр. Гомерләрен су кебек белерләр. Сөйләмнәре тотылыр моны ишеткәннән соң. Көръәндә дә бу ачыклана.