Балага Аллаһны беркем дә танытмаса, аны дингәберкем дә өйрәтмәсә, шөбһәсез бу бала үзенең тормышында күп авырлыклар белән очрашыр. Аллаһны сөюе һәм Аллаһтан куркуы балага иң башта өйрәтелмәгәне өчен, бала үзенең тормышында очрашкан хәлләрдә гел нәфескә таянып хәрәкәт итер, ялган сөйләп үзене коткарганы уйлаган өчен, җиңел ялган сөйләр, хокуксыз юлдан мал табуның нормаль күрер, ярдәмле һәм мәрхәмәтле булуы урынына тыңлаумачан һәм эгоист булыр. Иң мөһиме, бу тормышта даими зыянларга дучар булыр һәм ахирәтне дә югалтыр. Аллаһтан һәм диндән ерак тормыш узганы өчен җәннәткә керүе мөмкинлеген мәңгегә югалткан булыр.
Шуңа күрә, ата һәм ана баласына яхшылык эшләргә теләсәләр, аларның балага кечкенә яшьтән Аллаһны сөюе һәм Аллаһтан куркуы өйрәтүләре кирәкле. Беренчедән балага аны Аллаһ бар иткәнен һәм бөтен дөньяны Аллаһ барлыкка китергәнен аңлатырга кирәк, Аңардан башка берәүнең дә һичбер нәрсәгә көч-куәте юк, бөтен көч-куәт Аллаһка ия булуы, Аның һәр нәрсәне күрүе, ишетүе, бөтен кешеләргә бик шәфкатьле һәм бик гадел булуы, бер көн үлеп Аңа әйләнеп кайтуы һәм бу тормышны ничек уздыруның кирәкле икәнлеген һәм үзенең гамәлләр өчен хисап бирүе булганын барчасына өйрәтәлмәсе кирәкле. Бала әйләнә-тирәдә күргән барча җанварларны Аллаһ яратканны: төрле төстәге гөлләрне, хайванларны, үсемлекләрне, җирдән үсеп чыккан хуш исле чәчәкләрне, тәмле алмаларны, әфлисуннарны, анарларны, бананнарны Аллаһ яратканны, авырып киткәндә аңа шифа бирүче Аллаһ булганны, Аллаһ аны бик сөйгәнне, догаларны ишеткәнне, бердәнбере дусты һәм ярдәмчесе Аллаһ булганны бала иң кечкенә яшьтән белергә тиеш.
Аеруча, баланы Куръән күрсәткән гүзәл әхлак буенча тәрбияләүе кирәк. Әлбәттә, Куръәндә әмер бирелгән гүзәл әхлак өйдә гамәлгә ашкан булса, бала табигый рәвештә бу гүзәл әхлакны үзләштерер. Аллаһ өчен сөюе, үзендә булган һәр әйберне башка кешеләр белән бүлешүе, һәр чакта яхшы сүз сөйләве, ярлыларга ярдәм итүе, кешеләрне мыскыл итмәве, эгоист булмауы, фидакарь булуы, басынкы булуы кирәк булганын зурлардан күргән бала, гүзәл әхлакны үзендә тиз үзләштерер.
Кыска тәкрарлаганда: балага эшләнгән иң изге игелек, бөтен көч-куәте Аллаһка ия булуы һәм Ул иң якын дус булганны аларга аңлатуы кирәкле. Әгәр бала иманлы һәм тәвәккәл тәрбияләнсә камил холыклы булыр. Әммә барча көч-куәт Аллаһның булганын белмәсә, тормышында кешеләрдән куркар, кешеләргә ярарга тырышыр, аларга өметләнер. Башка яктан, бала иманлы һәм тәвәккәлле тәрбияләнсә аның бөтен тормышы җиңел һәм тыныч булыр. Һәм бала ни кадәр кечкенә булса да, төпле мөэмин акылга һәм ахләкка ия булыр, очрашкан хәлләр каршысында хисләргә бирелеп көчтән язмас, күңелгә ошамаган бер хәл белән каршылашканда еламас, зарланмас, чөнки белер - һәр хәлне Аллаһ күзәтеп тора, тәвәккәлле булыр, тәртипле булыр. Истән чыгармаска кирәк, динебез баланың да аңлап алуы кадәр шул хәтле ачык һәм җиңел. Шуңа күрә балаларга һичшиксез Куръәны укуы, аятьләрне аларга аңлатуы, Пәйгамбәребез (сас)нең гүзәл ахләкын аңлатуы, һәр нәрсәнең чын ягын аларга өйрәтүе кирәкле.