Аднан Октарның 2013 елының 28 нче мартындагы А9 ТВ репортажыннан
АДНАН ОКТАР: Модерн, сәхәбә чорындагы кебек халыкчан, гыйлемгә, белемгә, сөюгә, мәһәббәткә хаким булган бер Иҗтиһад Ислам булсын. Исраилне шәфкать белән кочаклыйк, Әрмәнстанны шәфкать белән кочаклыйк, Рәсәйне шәфкать белән кочаклыйк, Юнанстанны (Греция) шәфкать белән кочаклыйк. Бөтен чикләрдә бер гүзәллек мәйданын урнаштырыйк, виза һәм паспортны бетерик. Һәм Иҗтиһад Ислам төзик. Һәр җирдә милли дәүләтләр булсын, эчке эшләрдән һәм тышкы эшләрдән бәйсез булсын. Әмма сөю, мәрхәмәт, шәфкать, дустлык, белем, халыкчанлык бөтен Ислам галәмен биләп алсын. Карагыз Америкага хурлык, Америка халкы кайда булсада сөрнегеп бара, икътисадый бөлү чигендә, ул гүзәл мәдәният, ул кайнар сөю тулы мәдәният, үлеп бара. Аурупа улеп бара, дөньяның иң эстетик, иң гүзәл биналары булган, сәнгатьнең бишеге булган җирләр үлеп бара. Барысын бергә коткарыйк. Һәр җир иреклеккә чыксын. Дөнья үлде, дөнья кысылды. Бу туры үлемгә алып бара. Моны хәл итик. Бу барытик Мөһдият белән, Хз. Иса Мәсих (а.с) нең сулышы белән ачылыр. Җанларның җаны, гүзәлләрнең гүзәле Хз. Иса Мәсих (а.с) син дә безгә бер хәбәр җибәр. Ишетәбез дә, турыдан-туры булмасада ишетәбез. Тагын Хз. Мәһди (а.с.)не дә эзлибез, сине дә эзлибез, иншаАллаһ.