Монафикълар байлыкларын Аллаһ юлында сарыф итергә кискен рәвештә теләмәсләр.
ucgen

Монафикълар байлыкларын Аллаһ юлында сарыф итергә кискен рәвештә теләмәсләр.

2158

Мөнафикълар саран һәм үзсөяр (эгоист), үзләрен генә яратучы кешеләр. Малларын,  кешелеклек сыйфатларыннан ерак булган,  үзенә бер төрле тотышлары белән сакларлар. Аллаһның юлында үзләре дә сарыф итмәс һәм мөэминнәрнең дә хәерле эшләрдә малларын сарыф итүләренә каршы килерләр. Әгәр байлыкларын сарыф итмәсәләр, ул вакытта мөселманнар зәгыйфләнер һәм бу сәбәпле таралып бетерләр дип төшенәләр. Мантыксызлыкка ия булулары сәбәпле , мал-мөлкәтнең хак сахибе Аллаһ икәнлеген һәм теләгәненә артыгы белән биреп, мөэминнәр юксызлыктан һәм авырлыктан бетмәячәкләрен аңламаслар.

Ул монафикълар ансарларга әйтерләр: "Мүхаҗирләргә ярдәм итмәгез, малыгызны бирмәгез пәйгамбәр янында булганнарга хәтта таралып киткәннәренә чаклы", – дип. Җирдә вә күкләрдә булган байлык Аллаһу тәгаләнекедер, ләкин монафикълар һичнәрсә уйламаслар. (Монафикълар сүрәсе, 7)

Бәдәвий ґәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһ юлына биргән маллары юкка чыкты дип беләләр, вә сезгә бәла-каза килүне көтәләр. Үзләренең башларына яман бәла-каза киләчәк. Аллаһ аларның сүзләрен ишетүче вә эшләрен белүче. ( Тәүбә сүрәсе, 98 )

Аллаһуга һәм ахирәткә ышанмаучыларда дөнья дәрәҗәсе өчен кешеләргә малларын рия белән бирәләр. (Алар шайтан куштаннарыдыр). Бер кешенең якын дусты шайтан булса, ул шайтан нинди яман дустыр. (Шулай булгач, Коръән белән гамәл кылмыйча, шайтанга дус булмагыз, бәлки Коръән белән гамәл кылып, шайтанга дошман булыгыз).  ( Ниса сүрәсе, 38 )

 Монафикъларны Аллаһ үзләре корган тәртипсезлек эчендә буар. Монафикъ бер-бер артлы изалар чигәр.

Ий Мухәммәд г-м! Монафикъларга әйт: "Кирәк ихтыярыгыз илә, кирәк ихтыярсыз малларыгызны садака кылыгыз, әлбәттә, сездән кабул булачак түгел, чөнки сез фасыйк кавем булдыгыз”. Аларның биргән садакаларының кабул булуын һичнәрсә тыймады, мәгәр Аллаһуга вә Аның расүленә ышанмаулары тыйды вә намазны ялкаулык белән укулары һәм садакаларын рия белән авырсынып бирүләре тыйды.  ( Тәүбә сүрәсе, 53-54 )

Ий мөэминнәр! биргән садакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, сәвабын югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр – кәферләр кеби, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен садака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән садаканың мисалы – өстенә туфрак кунган шома таш кеби, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән садакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмаслар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс.  ( Бакара сүрәсе, 264 )

Аллаһуга иман китерегез, расүлүлла белән сугышка чыгыгыз, дип, бер сүрә иңдерелсә, ул монафикъларның байлары синнән сугышка чыкмаска рөхсәт сорыйлар: "Безгә өйдә калырга рөхсәт бирсәнә! Калучылар белән бергә без дә өйдә утырып калыр идек", – диләр.  ( Тәүбә сүрәсе, 86 )

Ий сез Коръән вәгазьләрен ишетүче кешеләр, Сезләрдән бәгъзеләрегез саранлык кылыр, тиешле садакаларны бирмәс, әгәр берәү саранлык кылса, саранлык кылуының зарары үзенәдер ягъни Аллаһ нигъмәтләреннән мәхрүм булуга сәбәптер. Бит Аллаһ бай, сезнең садакагызга мохтаҗ түгел, әмма сез ярлысыз дөньяда һәм ахирәттә дә Аллаһуның нигъмәтләренә мохтаҗсыз. Әгәр сез Аллаһуга итагать итүдән баш тартсагыз, сезнең урыныгызга башка затларны китерер ки, алар сездән хәерле булырлар, югыйсә сезнең кеби иманнан, итагатьтән вә изге гамәлләрдән баш тартучы булмаслар.  ( Мухәммәд сүрәсе, 38 )

Монафикълар пәйгамбәрез (с.а.в.) нең сөенеченә һәм бәхетенә көнләшәләр. Аллаһ, пәйгамбәребезгә (с.а.в.) монафикълар тарафыннан ачулы итәчәк күп нигъмәтләр бирде.

Ул монафикълардан: "Әгәр Аллаһ үзенең юмартлыгыннан безгә байлык бирсә, садака бирер идек һәм, әлбәттә, изгеләрдән булыр идек", – дип Аллаһуга ґәһед кылучылары бар. Кайчан Аллаһ аларга рәхмәтеннән байлык бирсә, саранланалар, ул байлыкның хакын чыгарудан баш тарталар. Ялган сөйләүләре вә Аллаһуга биргән вәгъдәләрендә тормаулары сәбәпле, Аллаһу тәгалә аларның күңеленә Аллаһуга юлыгачак көннәренә чаклы нифак – монафикълык чирен салды. ( Тәүбә сүрәсе, 75-77 )

Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме? Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр. Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә. ( Магун сүрәсе, 1-3 )

Биргән садакаларның сәвабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына садака бирерләр, ләкин садакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас.  ( Бакара сүрәсе, 262 )

Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу итү рәнҗетеп биргән садакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп биргән садакагызга мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы.  ( Бакара сүрәсе, 263 )

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo