Аднан Октарның 2013 нче елдагы 22 нче июль А9 ТВ репортажыннан
Дидәм Үрәр: Ихван хәрәкәте лидерлары Мухаммәд Балтаҗының, Мухаммәд Мурсиның Сиси тарафыннан конституциянең бетерелүенә һәм мәҗлес таратылуына каршы буларак ике көннән бирле ачлык игълан иткәннәре беленде.
Аднан Октар: Аларны тыңламас алар, булырмы бу? Тилеләнү хәлендә алар. Фанатизм кешеләрне нык куркытыр, кардәшем. Әдәм җәһәннәмгә эләккән кебек күрә үзен. Күзләре әйләнер, мондый бер нәрсә була алмас. Фанатизмны калдырачаклар, башка чишелеш юк. Ачлыкка игътибар итмәс алар һич. Ягъни мондый бер мәсъәлә юк. Болар намаздагы кешеләрнең өстенә дә хәттә ут ачалар. Андагы яшерен оешмалар да эшкә кереште. Әмма фанатизмга бөтен дөнья каршы. Яшәү болай да Аллаһ тарафыннан авыр яратылган, бер дә син өстенә фанатизмны өстәсәң, тилеләрендерерсең кешеләрне. Фанатизмны кеше күтәрә алмый, гәүдәсе күтәрә алмас. Хатын-кызларга нәфрәт итәчәксең, көлмиячәксең, кәефләнмиячәксең, уңга китмиячәксең, сулга китмиячәксең, һавага карамыячаксың. Нәрсә телисең? Ярыймы мондый нәрсә? Аллаһ дөньяга безне ни өчен җибәрде? Ачлык кичерийк, авырту кичерийк дип ме җибәрде? Безгә Аллаһ дөньяда нигъмәт бирә, ахыйрәттә дә нигъмәт бирә. Имтихан өстенә яңа бер авыр система, имтихан остәргә телисез. Син хатыннарны икенче сыйныф итеп күрерсең, Яһүдине, Христианны тамыры белән куптарам диясең. Мүсәвиләрдән нәфрәт итәсең, дингә ышанмаучыларны, динсезләрне асармын диясең, яшәүне аларга җәһәннәмгә әйләндерергә тырышсаң, дөньяның бер мәгънәсе калмас, гарип бер нәрсә булыр бу. Алар да бәхетле, рәхәтле булачак, без дә бәхетле булыйк, рәхәт итийк. Һәр диннең тынычлык эчендә яшәве кирәк. Христиан чиркәүгә китсә, кардәшем сиңа нәрсә ? Мүсәви синагогасына китсен.
Дүрт мең елдан бирле, биш мең елдан бирле бер элемтәсе бар, ни гүзәл. Тагын нәрсә телисең? Аллаһтан куркалар, Аллаһны сөяләр, тизрәк ярдәмче булувың кирәкле аларга. Кара, Исраильнең дингә ышанучыларның саны йөздә 30 процент. Бу бик куркыныч сан, нык төшкән. Йөздән 30 процент нәрсәне аңлата? Йөздән 70 е динсез-атеист дигәнне, Исраиль өчен бик куркыныч нәрсәсе бу. Нәрсә телисең, аны да мы теләмисең, бу да мы бетсен? Кеше динсез булганында синең кулыңа нәрсә күчә? Яһүдләр барысы үлсә кулына нәрсә күчә? Барысыда юк булгач кулына нәрсә күчәчәк, нинди файда табарсың? Аннан соң бер-берегезне дә кырып үтәрсез, мөселман мөселманны үтерә башлар. Мәһдият тышында чишелеш юк. Хз. Иса Мәсиһ (г.с.) нең тышында чишелеш юк. Аллаһка дога итәчәкләр, әйтәчәкләр: “Йа Рабби безгә Хз. Иса Мәсиһ (г.с.) не күрсәт. Йа Рабби безгә Хз. Мәһдине (г.с.) не күрсәт.” Аллаһка мактау белән тәсбих белән дога итәчәкләр, ялварачаклар. Моның тышында котылыш булмас. Көръәндә дә Аллаһ чыгыш юлы буларак моны күрсәтә: “Йа Рабби безгә бер Солтан җибәр!” – дияләр мөселманнар. Без үзебез генә эшләрне хәл итәрбез димиләр мөселманнар. Нәрсә диләр? “Йа Рабби безгә бер Солтан, бер идарәче җибәр” – диләр. Хатын-кызлар, балалар, зәгыйфь, изелгәннәрне яклау өчен, коткарсын өчен. Башсыз булсаң, башсыз гәүдә калтырар, сикеренер. Син башны өзеп алгансың, өзлексез кан ага. Ислам гәләменең башын син өзеп алсаң, аунар җирдә, сикеренер. Һәм дәвамлы кан агар. Бүгенге көндә нәкъ шул бара. Баш урынына утырса, бетте. Ни кан агар, ни тынычсызлык булыр. Ни ачы, рәнҗеш булыр.