Әл-Әхзәб сүрәсе, 21нче аять, “Һичшиксез, Аллаһны һәм әхыйрәт көнен өмет иткән һәм Аллаһны күп искә алучы өчен”, ихтибар итегез, “Аллаһның рәсүлендә сезнең өчен күркәм үрнәк бар.” Әрнәкне кемнән алабыз, Аллаһның рәсүленнән алабыз. Мөселман намаз кылувы белән, ураза тотувы белән, сөюве мәһәббәте белән Пәйгамбәребезгә охшарга тырышыр. Тулысынча охшамасада охшарга тырышыр, әмма яшәеше белән охшар, фикри көрәше белән, кешеләрне Аллаһка чакырувы белән охшар. Карагыз Аллаһ әл-Әхзәб сүрәсенең 21 нче аятендә нәрсә ди: “Һичшиксез, Аллаһны һәм әхыйрәт көнен өмет иткән һәм Аллаһны күп искә алучы өчен”, ихтибар итегез, “Аллаһның рәсүлендә сезнең өчен күркәм үрнәк бар.”
Шулай булгач Аллаһның Рәсүле (с.а.в.) дәге үрнәкләрне бездә үтәрбез; ул шәфкатъле һәм хатыннарны сөйсә бездә хатыннарны сөячәкбез, балаларны сөйсә без дә сөячәкбез, чөчөкләрне сөйсә бездә сөячәкбез. Һәк Көръәннән, Һәм Пәйгамбер (с.а.в.) дән үрнәк алачакбыз.
Әт-Тәүбә сүрәсе, 100 нче аятьтә дә Җәнаби Аллаһ, шайтаннан Аллаһка сыгынам, “Узып китеп һиҗрәт кылып, әүвәлге күчеп китүчеләрдән һәм ярдәм итүчеләрдән беренчеләр” ; шулай итеп күчеп китүчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә, сәһәбәләргә охшыячакбыз. Алардагы хатыннарга карата сөюне, алардагы балаларга карата сөюне, дөрестлекне, егетлекне, яхшы ниятне, һәр булган гүзәл хисләрне аларга охшап, алардан алырбыз. Без дә шулай ук яшәргә тырышлык күрсәтәчәкбез.
Карагыз Аллаһ әйтә, яңадан укыйм, “Һичшиксез” , сүз бирә, “Аллаһны һәм әхыйрәт көнен өмет иткән”, ягъни чын мөселманнар өчен, Аллаһның ризасын эзләгән, намаз кылган, Аллаһны искә алган, Аллаһны сөйгәннәр өчен. Кайсыгызда, “Аллаһның рәсүлендә сезнең өчен күркәм үрнәк бар.” Ул сезгә үрнәк ди Аллаһ. Без Аны үрнәк итеп алачакбыз. Рәсүл (с.а.в.) нең бала сөюве; мәсьәлән, “Мин Рәсүл (с.а.в.) нең балаларга карата сөюдә охшаганмын” дип әйтәм, “Рәсүл кебек мин дә балаларны сөям, аның кебек булырга телим һәм аңа охшарга тырышам. Аныңда кебек балаларга сөю бар диям.”
Пәйгамбер(с.а.в.)гә охшамасак, кемгә охшарбыз? Әлбәттә Пәйгамбәр(с.а.в.)гә охшыячакбыз. Монда ис китәрлек нәрсә бар? Пәйгамбәр хатыннарны сөя, мин дә әйтәм “Мин дә хатыннарны сөям. “Пәйгамбәрәбез(с.а.в.) нең сөюве рәхимле сөю. Хатыннарны сөям дигәндә; Пәйгамбәребез (с.а.в.), рәхимле бер сөю белән, Аллаһның яратканы өчен сөя, Ашк белән сөя, Аллаһ ашкы белән сөя, мәһәббәтле сөю. Мин дә Аллаһ ашкы белән рәхимле бер сөю белән сөям хатыннарны сөйгәндә, ул хисләр белән сөям. “
Әәл-Гыймран сүрәсе, 31 нче аять, Җәнаб Аллаһ, шайтаннан Аллаһка сыгынам, “Әйт: « ӘГӘР АЛЛАҺНЫ ЯРАТСАГЫЗ—МИҢА ИЯРЕГЕЗ, үзегезне Аллаһ яратыр һәм гөнаһларыгыздан ярлыкар. Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!" Әгәр Пөйгамбәр(с.а.в.) гә иярсәгез, Ана охшасагыз, Аллаһ сезне яратыр ди. Бар нәрсәбез белән дә охшарбыз Пәйгамбәр (с.а.в.) гә, бар нәрсәбез белән. (Аднан Октар, 26 нчы гыйнвар 2013, А9 ТВ)