Алар, бөтен вакытларын бары тик Аллаһ ризалыгы өчен сарыф иттеләр.
Даими рәвешле Коръәнне өйрәнеп, Пәйгамбәребездән (с.а.в.) дәресләр алып җитештеләр.
Пәйгамбәребез (с.а.в.) аларның белем алулары белән якыннан шөгелләнде.
Дөнья эшләре белән кызыксынмыйлар, эшкуварлык белән мәшһүл түгел иделәр.
Өйләнмәделәр, дөнья дуслары һәм туганлык бәйләнешләре юк иде.
Мөселман булучы кабиләләргә Коръән һәм Сөннәтне ирештерү өчен хиҗрәт кылалар.
Саннары бик аз иде.
Ирфан урдасы (гаскәре) буларак беленәләр иде.
Алар үз тормышларын гомумән Аллаһ юлына багышладылар.
Ахыр Заманның Әсхабе Суффалары да, Хз. Мәһди (а.с.)-нең Таләбәләре (укучы-ярдәмчеләре)
“Әсхабе Суффа” Мәсҗиде Нәбәвинең көнбатыш өлкәсендә урнашкан һәм алга таба Суффа дип исемләнгән җирлектән тупланган йәш сәхәбәләр төркеменә бирелгән исемдер. Хз. Мәһди (а.с.) таләбәләре дә, бик күп үзенчәлекләре белән бу мөбарәк шәхесләргә охшар. Хәдисләрдә Хз. Мәһди (а.с.)-нең укучыларының Әсхабе Суффа белән охшаш холыклы, иманлы булулары, Бөек Аллаһка һәм Хз. Мәһдигә (а.с.) бәйле булулары һәм итәгатьлелекләре хуплана.
Аднан Октар: Шулай итеп, Хз. Мәһди (а.с.)-нең дә бер Әсхабе Суффасы бар. Кечкенә бер йәшләр төркеме даими хәлдә Хз. Мәһди (а.с.) белән бергә хәракәт итәләр. Алар да гайләләреннән айырылып, нәкъ Пәйгамәр Әфәндебез (с.а.в.) заманында булганы кебек, Аллаһ өчен бердәм булып, бергә уртак тырышлык күрсәтерләр, иншАллаһ (2010 ел, 10 нчы карачай(октябрь) Kanal Avrupa ve Çay TV )
Хәдисләрдә белдерелгән кебек
Хз. Мәһди (а.с.)-нең таләбәләре кичләрен габид (гыйбадәттә булучылар), көндезләрен арысланнар сыман.
Кичләрен гыйлем аңлатып, дәрес бирерләр, көндезләрен дә арысланнар кебек гыйльми көрәш эчендәләр.
Дарвинизм һәм материализм кебек көфер йозакларын белем аша, фикерләп төбеннән сүтерләр.
Аллаһ юлында кыю һәм гайрәтлеләр, акыллы һәм тәвәкәллеләр.
Тәвәкәлле булу, иманнарының иң зур көч чыганагыдыр.
Бөек Аллаһка тирән тәслимият (каршылыксыз тану) белән тәслим булырлар.
Янаулар каршысында каушап калмаслар “хәер бардыр” диярләр
Хәзер, ахыр заманның мөбарәк шәхесләрен, Хз. Мәһди (а.с.) таләбәләренең үзенчәлекләрен хәдисләр аша җентеклик.
Хз. Мәһди (а.с.)-нең Таләбәләре Әсхабе Суффа Кебек Йәшләрдән Тупланыр.
Хәдистә Хз. Мәһди (а.с.)-гә йәшләрнең ярдәмче булачаклары белдерделә.
Каим (Хз. Мәһди (а.с.)-нең) әсхабы йәштер һәм арасында өлкәннәр юктыр. (Şeyh Muhammed b. İbrahim-i Numani, Gaybet-i Numani s.374)
Тарих буена бик күп пәйгамбәрләрнең ярдәмчеләре йәшләр була. Аллаһ “Йунус” сүрәсенең 83 нче аятендә шулай белдерә:
Соңында, Мусага үз кавеменең бер токымыннан (йәшләреннән) башка, Фиргавен һәм аның түрәләре үзләрен сынамасыннар дигән куркудан, иман итүче булмады. (Йунус: 83)
Хз. Мәһди (а.с.) нең ярдәмчеләренең зур өлеше йәшләрдән тупланыр. Араларында аз санда өлкән булыр. (Bihar-ül Envar, Cilt:52, Sayfa:334)
Хз. Мәһди (а.с.) тирәсе йәшләрдән гыйбарәт булачагы хакында башка бер хәдистә шулай әйтелә:
Хз. Мәһди (а.с.)-нең байракдары, сирәк сакаллы, саргылт, үсмер бер йәш булачак. (El-Kavlu’l Muhtasar Fi Alamatil Mehdiyy-il Muntazar, s. 51)