Шайтанның уены: буш вакыт
Вакытны бушка үткәрүне гүзәл күрү , шайтанның кешеләргә биргән бер ясалмасы. Дин әхлаке яшәлмәгән бер төркемдәге кешеләр өчен бушка вакытны уздыру, алар кулланган “заман кичерү” сүзе белән таралган. Ләкин мөэминнәр , Аллаһ бүләк иткән вакытны, һәр мизгелне Аллаһка якынлыгын арттырып, тагында тирәнтен уйланып, Мөселманнарга, Исламга хезмәт итеп кичерергә тиешләр.
Аллаһка ихлас күңелдән ышанган бер кеше, шайтанның кешеләргә дөнья яшәешендә бизәп күрсәткән мәшәкәтләрдән үзен ерак тотар. Кеше барытик бу шикелле кискен зиһен белән кирәклечә дәрес төшенә алыр. Коръәндә мөэминләрнең буш эшләрдән ерак торулары шулай белдерелә:
“һәм алар ләгүдән борылып качарлар” (әл-Мүьминүн (иман китереп инанучылар) сүрәсе, 3)
Вакытны яхшы үткәрәрәк Аллаһны разый итүче эшләр эшләүнең мөһимлеге
Вакытны бушка уздыручы бер кеше үлем, җәннәт, җәһәннәм турында тирән уйламас. Әмма мөэмин, башкалар кебек үзедә өзлексез үлемгә туры киткәнен, дөньядагы һәр нәрсәнең имтихан өчен кирәкле яратылганын өзлексез аклыннан чыгармас. Аллаһның көн эчендә үзенә күрсәткәннәреннән уйланып үзен Аллаһка якынлаштырган темаларга юнәлер. Үрнәк өчен, Мөселманнарның Коръән әхлакын кешеләргә аңлатуда күрсәткән иласлы фикер көрәшен күргән хәлдә, шайтанның аңа бизәп күрсәткән гомеренә мөһим иткән, гомерен буш максатларга сарыф иткән берсе турында уйлыйк.
Хисап көнендә бу кешедән Аллаһ юлында тырышлык күрсәтү мөмкинчелеге булганда, ни өчен буш эшләр белән вакытны үткәргәне турында соралыр. Мөэмин, хисап көнендә мондый бер торыш белән каршылашыр алдыннан, дөньяда булганга воҗданын кулланып бер мөнәсәбәттән сакланыр. Коръәннәң, “Ни өчен сезгә Аллаһ юлында: “Раббыбыз! Безне әһелләре явыз залим булган бу карьядан чыгарсаң иде һәм Үзеңнән безгә химаяче булдырсаң иде. Безгә үзеңнән ярдәмче булдырсаң иде!”-дип әйтүче загыйфь хәлле ирләр һәм хатыннар, һәм балалр өчен дә сугышмаска икән ?” ( ән-Нисәә сүрәсе, 75) аятендә белдергәнчә, мөэминнәр гомерләрен, Аллаһ разый булган шикелдә Аллаһ ризасы өчен хәбәр бирү, тирән уйлану, ислам әхлакенең таралувы өчен тырышлык күрсәтеп үткәрергә тиеш. Ләкин көн эчендә уйланганнары, ихтибар иткән дөнья темалары аларга файда бирмәс. Ләкин бушка үткәргән вакытның хисабын бирә алмаулару аһирәттә югалтуларга дучар итә алыр. Иң мөһиме мөэминнең бу дөреслектә хәбәрдәр булувы һәм һәр мизгелен бушка уздырмавы. Коръәндә бу яктан ихлас тырышлык күрсәткән мөэминнәр шулай хәбәр ителгәннәр:
“Инде иман китергән һәм игелекле эшләр эшләгәннәр икән, Без җанга аның көче җиткәнче генә йөклибез, алар – җәннәт әһелләре. Алар анда мәңгегә калырлар.” (әл-Әгъраф сүрәсе, 42)
Буш төшенчәләр белән югалган вакытларның кире кайтарып булмаганын онытмаска кирәк.
Бик күп кешенең вакыт сарыф иткән темаларының асылында, киләчәктә бер файда бирмәгән, барытик көн буена аларны мәшгүл иткән буш төшенчәләр килүе. Үрнәк өчен: үзенә каршы булган төшенчәле бер торыш алдында искиткеч планнар һәм сакланулар әзерләү яки тирәсендәге сөйләшүләр һәм кыяфәте карьерасына зарар китергәне турында җентекләп хисаплау, бу моңа охшаш темаларның баритик берсе генә. Бу үрнәкләрне, кешеләр булган урынга һәм торышка карап күбрәк китерә алабыз, ләкин һәрберсенең азагы бердер. Боларның берседә кешеләргә файда китермәс, барытик вакыт югалту һәм заман заман киеренкелек мәйданга китерер.
Моның башкасы, электән үткәннәр вакыйгаларны кабат кабат уйлануларның максаты дәрес алу булмаса да вакытны бушка уүдыру булыр. Инде барытик истә калган билгеле мизгелләрне ешь искә алу һәм вакытны бу шикелле сарыф итү дә бик бөек бер гафләт хәледер.
Моңа охшаш сарыф ителгән вакытның кире кайтарылмаслык азакларның берсе, бушка үткән араның кире казана алмаганлыгы. Чөнки кеше, Аллаһның яраткан кадәргә күрә, дөньяда билгеле бер арада калачак. Югалтылган бу ара, дөньяда калган гомердән алынган һәм кире кайтарырга мөмкин булмаган вакыттыр. Иң мөһиме дә, “Аллаһның ризалыгын казану” кебек хикмәтле һәм хәерле төшенчәләр белән вакытты иң яхшылардан үткәрү урынына, үткәннәрдә яшәлгән вакыйгаларны хәтерләү, яки хәтирәләрдә яшәү мондый бер мөмкинчелекне сакламас. Ләкин монда белдерергә кирәккән бер нокта бар: Чыннында мөэмин дә үткәннәрдә яшәлгән бер вакыйганы хәтерле алыр. Әмма хәтерләгән вакыйгалардан аһирәтне хәерле тәэсир итүче дәресләр чыгарып, гафләткә төшмичә Аллаһ юлында тырышлык күрсәтүне дәвам итер.
Күңеле ятмаган вакыйгаларда да мөкәммәл эшләүләре
Коръән әхлшакеннән ерак яшәү алып барган буш вакытларында тырышлык күрсәткән тагын бер тема, гомерләренең күп бер арасында гаепле яшәүләре һәм “шулай булса” ләр кебек төшенчәләргә ия булулары. Бар нәрсәнең Аллаһның идәрәсендә булганын белмәгән бу кешеләр, яшәгән гомерләре күңелләренә ятмаган бер торышта, кадәр мөкәммәллегенә ихтибар итмичә гаеп тулы төшенчәләр белән сәгатьләр буена каршы килерләр. Ансыда кешенең башына килгән вакыйга, гыйлем ягыннан барнәрсәне биләп алган Аллаһ билгеләнгән кадәр эчендә яшәведер. Бу яшәлгәннәрне “шулай булса” кебек төшенчәләр белән үзгәртүнең кирәге юк. Ләкин шайтан кешеләрне хәерле эшләр белән шөгелләнүләреннән читләштерер өчен аларны моңа охшаш буш төшенчәләргә кертер. Шайтанның бу максаты Коръәндә шулай белдерелә:
Ул: “Син мине яздырганың өченмин Синең туры юлыңда аларга каршы утырачакмын”, - диде. “Аннан соң мин, әлбәттә, аларның алдыннан да, артыннан да, уң якларыннан да, сул якларыннан да килермен һәм Син аларның күбесен шөкер итүчеләр дип тапмассың”. (әл-Әгъраф сүрәсе, 16-17)
Бушка сөйләшеп сарыф ителгән вакытлар...
Исраф ителгән вакытларның мөһим бер бүлеге буш сөйләшүләрдә кичерелүве. Гайбәт, кешеләр белән хушлашу, сәгатьләр буена ашарга пешерү, мода темалары яки телевизион сериаллары хакында сөйләшү, кешеләрнең соңнан хәтерендә калмаганнарны аңлату, бөтен кичләрен футболга багышлау яки политика һәм дөнья сәясәте хакында – үзләренә кагылышы булмаганына карамастан- юраулар эшләп төшенчәләрен бер тема хакында сәгатләр буена сүз көрәштерүләре бу буш сөйләшүләргә бирелгән үрнәкләрнек барытик бер ничәсе генә. Үрнәк өчен гайбәт кебек начар әхлак сыйфаты, Аллаһ ягыннан чикләнгән мөсәсәбәтләр булу тагын кешеләрнең вакытларын буш һәм яраксыз сөйләшүләр елән үткәрүләре, ахыйрәт тормышын онытудан йөзеннән булыр.
Бөек Аллаһның “...Аллаһны искә төшерү олырак...” (әл-Гъәнкәбүт сүрәсе, 45) аетендә белдергәнчә, кешенең ахыйрәт өчен эшләгән иң хәерле сөйләшү Аллаһка чакырудыр. Аллаһ ризалыгын, рәхмәтен һәм җәннәтен казану максатыннан башка бөтен сөйләшүләр, хикмәтсез һәм буш сөйләшүләр булыр һәм тулысынча кешеләрнең вакытны исраф итү йөзеннән булыр. Мөселманнар бушка сөйләшкән бер төркемдә булган вакыттагы күрсәткән мөнәсәбәте Коръәндә шулай хәбәр ителә:
“Ләгү ишетсәләр, аннан борылып китәләр...” (әл-Касас сүрәсе, 55)
Яраксыз мөшәкәтләрдә югалган вакытлар
Күп кеше урап үткән тагын бер төшенчә, “мин әле яшмен, гыйбадәт эшләргә күп вакытым бар “ кебек уйланарак, һәм гыйбадәтләрен һәм дә әҗер савабын казана алучы һәр төрле гүзәл мөнәсәбәттән читләшүләре. Бу кешеләр, үлемне үзләреннән ерак дип белгәннәре өчен, көн буена буш һәм максатсыз эшләрдән сакланмаслар.
Көнкүрештә куп кенә кешеләрнең интернетта максатсыз сәгатльләр буена гизүе, өй эшләренә һәм спортка кирәклегеннән артык вакыт сарыф итүе, тәнебезне ихтияҗы булган 7-8 сәгатьтән тагында күбрәк йоклаулары, җурнал һәм газеталардагы бер үк хәбәрләрне кат кат уку һәм телевизор карарга сәгатьләр сарыф итүләр, сату алуда кирәклеген артык вакыт югалтулар моңа үрнәк булып тора.
Ял итү яки бәйрәм төшенчәсе белән югалган вакытлар
Мөһим бер вакыт исрафы булып кайберәүләрнең ялга чыгу яки атна азагында бер нәрсә эшләмәү , уйланмаулары һәм моңа күрә хәрәкәт итүләре тора. Шулайда ял вакытларында да хәерле эшләрдә булу, монда Аллаһның ярату сәнгатенең дәлилләре хакында төшенү, яки дә атна азагында вакытны хәерле эшләргә юнәлтү, ахыйрәт өчен иң файдалы эшләрдән булыр. Хөкем һәм хикмәт иясе Аллаһ, бөтен максаты дөньяда яшәгәннән файдалану булган кешеләрнең торышын Коръәндә шулай хәбәр ителә:
“Кяфер булучылар, ихтимал, мөселман булырга теләрләр. Ташла син аларны, ашасыннар һәм рәхәтләнсеннәр, һәм аларны өмет читкә юнәлдерә, һәм алар беләчәкләр әле! (әл-Хиҗр, 2-3)
Буш һәм яраксыз нәрсәләрдән читләшү
Буш һәм яраксыз нәрсәләрдән кешеләр барытик Аллаһ ризасын казандырган эшләрдә булганда гына читләшергә мөмкин булыр. Мөэмин дөньяда аңа бирелгән араны бик яхшы чамаларга кирәклеген белә. Чөнки бу тормышта эшләгән эшләрнең нәтиҗәсендә ахыйрәттә чиксезгә кадәр яшәгән урынын билгелиячәк. Бу йөздән, һәр эшләгәнненнән ахыйрәт өчен хәер казанырга тырышыр. Әлбәттә һәр кеше кебек сөйләшер, яхшы вакыт үткәрер, яшар, көлер, уйланыр һәм эшләр. Әмма боларны эшләгәндә акылында дин әхлаке һәм файда китергән хәерле төшенчәләрдә булыр. Коръәндә мөэминнәрнең бу гүзәл әхлаке шулай белдерелә:
“һәм ялганга шаһит булырга теләмәүчеләр, һәм лагу ягыннан үткәндә борылып үтүчеләр” (әл-Фуркан, 72)
Ничек “Вакыт төзүчесе” булырга ?
“Вакыт төзүчече”, үзендә мөһим уйланырга кирәкле бер төшенчә. Вакыт төзүчесе булу өчен, беренчедән ихлас күңелдән бу темада карар алу иң мөһим адым. Кеше бу мизгелдә булган гафләт хәленнән котылу өчен тырышлык күрсәтергә тиеш. Бөек Раббыбыз, Коръәндә догаларны кабул иткәнен белдерә:
“Әгәр бәндәләрем синнән Минең турымда сорасалар, Мин, хакыйкатьтә, якын бит, Миңа дога кылып үтенүченең догасына җавап бирермен. Шуңа күрә алар Миңа җавап кайтарсыннар һәм Миңа инансыннар! Шаять, тугры юлга басарлар. (әл-Бакара, 186)
Буш вакытларында кеше дога итә ала, Коръән укып аятьләре хакында уйлана ала. Аралашкан вакытта буш сүзгә кермичә сүзләрнең иң гүзәлен һәм хикмәтлесен куллана ала. Кеше ахыйратенә файда китермәгән һәр төрле эшләрдән ваз кичер. Әгәрдә эшләгән эшләрдә күп вакыт тәләп итсә бу эшне җиңеләйтүче юллар табып моны аз вакытта башкарыр. Вакыт араларында тагында күбрәк иман хакыйкатьләрен өйрәнер өчен кайнаттагы мөкәммәллек белән бәйле китаплар укыр, эзләнүләр үткәрер, кешеләргә хак динне искә төшере өчен шөгелләнер.
Болар , монда китерелгән үрнәкләрнең барытик берничәсе генә. Һәр кеше Коръән әхлакен кулланып үзенә күрә башка планнар куеп Аллаһка якынлашу өчен бик аермалы юллар табыр. Ләкин аслында мөһим булганы, эшләнгән эш нинди булуына карамастан, вакытны яхшы үткәрүнең максаты, Раббыбызның ризалыгын казану һәм чиксезлеккә кәдәр булган ахыйрәт гомеренә әзерләнү икәнлеген онытмаска кирәк. Чөнки бер эш әгәр ихластан барытик Аллаһның ризасын казану өчен башкарылса, бу вакытта гына салиһ гамәл булып исәпләнер. (Дөресен Бөек Аллаһ белер). Мөэминнәрнең салиһ гамәлләр дә булуга кагылышлы Коръәннән бер аять :
“Һәд иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәнне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере.” ( әл-Гъәнкәбүт, 58)
Бөек Аллаһның биргән “вакыт” хикмәтен белмәгән кешеләрнең төшенчәләре, сөйләшүләре һәм яшәешенең һәр мизгеле бушка кичерүләренә ихтибар бирмәгәнлектән килер. Ләкин бөтен гомере буена ихтибарга алмау, кешегә чиксез ахыйрәт гомерен җәһәннәмдә үткәрүвенә сәбәп булырга мөмкин булган бөек бер фаҗига булганын онытмаска кирәк.
“Алар дөнья тереклеген әхыйрәт белән түләп алучылардыр. Аларның газапларыда җиңеләймәс. Аларның газаплары да җиңеләймәс, алар ярдәмгә дә ирешмәсләр. (әл-Бакара, 86)