Изге китабыбыз Коръән – Аллаһның бөтен кешеләргә иңдергән соңгы китабы. Дөньяда яшәгән һәркеше Көръәнне өйрәнү һәм анда белдерелгән әмерләрне үтәү белән вазифалы. Тик кешеләрнең зур өлеше Коръәнне изге бер китап буларак кабул итүләренә карамастан , аны өйрәнмәсләр һәм Коръәндәге Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәсләр. Бу – Коръән турында һич уйланмаганлыкларының, Коръәнне тегеннән-моннан ишетелгәннәр аркылы тануларының бер нәтиҗәсе. Фикерләгән бер кеше өчен Коръәннең әһәммияте һәм кеше тормышындагы урыны исә бик зур.
Һәрнәрсә алдыннан “уйланган” кеше, үзен һәм эчендә булган тирә-якны юктан бар иткән, үзе һичнәрсә булмаганы килеш җан биргән, санаусыз нигъмәт һәм матурлык белән бүләкләгән Яратучыбызны танырга һәм Аның кайсы хәрәкәтләрдән, гамәлләрдән хуш (риза) булганын белергә теләр. Аллаһның илчесе вәсиләсе аркылы Коръән - кешенең бу сорауларына җавап биргән юл күрсәтүче. Бу сәбәптән, кешенең Аллаһ кешеләргә туры юл күрсәтүче буларак иңдергән, дөреслек һәм ялгышларны бер-берсеннән аерган китабын бик яхшы белүве, һәр аять өстендә фикерләп, Аллаһның әмер иткәннәрне иң тугры һәм иң матур рәвештә тормышка ашырувы кирәк.
Аллаһ Коръәннең кешеләргә нинди максат белән иңдерелгәнен шулай хәбәр итә:
(Бу Коръән) аятьләрен яхшы аңласыннар һәм чиста акылга ия булганнар үгет-нәсыйхәт алсыннар дип сиңа иңдергән мөбарәк китабыбыздыр. (Сад сүрәсе, 29)
Хакыйкать (шул ки): ул (Коръән), әлбәттә, бер үгеттер. Моннан соң кем тели, үгет алып фикерләр. (Мүддәссир сүрәсе, 54-55)
Бик күп кеше Коръәнне укыр, фәкать мөһим булганы, Аллаһ аятьләрендә дә белдерткәнчә, укылган һәр Коръән аяте турында фикерләү, шул аятьтән бер үгет алу һәм хәрәкәтләрен бу үгетләргә күрә төзәтү. Мәсәлән, Коръәндә хәбәр бирелгән:“Димәк ки, чынлыкта авырлыктан соң җиңеллек бар. Чыннан да, авырлыктан соң җиңеллек бар.” Бу (Иншираһ сүрәсе, 5-6)аятьләрне укыган кеше, бу аятьләр өстендә уйланыр. Аллаһның һәр авырлыктан соң бер җиңеллек бар итәчәген, шулай булгач, һәртөрле бер авырлык белән каршылашканында (очрашканында) бердәнбер эшлиячәгенең – Аллаһка тәвәккәл итеп (тапшырып), җиңеллек көтү булганын аңлар. Аллаһның шундый бер вәгъдәсе булганда, авыр вакытларда паникага яки өметсезлеккә бирелүнең исә иманда бер зәгыйфлек галәмәте булганына төшенер. Һәм бу аятьне укып фикерләгәч, хәрәкәтләре гомере буе аятьтә әйтелгәнчә булыр.
Аллаһ безгә Коръәндә элек яшәгән пәйгамбәрләрнең һәм илчеләрнең тормышларыннан кайбер нәрсәләрне Үзе риза булачак гамәлләрнең, сөйләшүләрнең һәм тормышның нинди булганлыгын күрсәтер һәм үрнәк булувы өчен җиткерә. Аллаһ илчеләре кыйссалары (хикәяләре) турында уйлануның һәм кешеләргә бу кыйссалардан үгет алуның кирәклеге кайбер аятьләрдә шулай белдерелә:
Ант булсын ки, аларның кыйссаларында чиста акылга ия кешеләр өчен гыйбрәтләр бардыр. (Йосыф сүрәсе, 111)
Муса (вакыйгасын)да да (уйландыручы аятьләр бардыр). Без аны ачык бер дәлил белән Фиргавенгә җибәргән идек. (Зариат сүрәсе, 38)
Шулай итеп Без аны (Нухны) һәм көймәдәге халыкны коткардык һәм моны галәмнәргә бер аять (эченнән дәрес чыгачак бер вакыйга) иттек.(Анкәбүт сүоәсе, 15)
Коръәндә үткән кавемнәрнең кайбер сыйфатлары, ия булган әхлаклары һәм башларына төшкән бәла-казалары турында да сөйләнелә. Бу темалар белән бәйле аятьләрне, барытик үткән җәмгыятьләрнең башларыннан үткәннәре турында сөйләнелгән тарихи вакыйгалар буларак уку гына зур бер хата булыр. Чөнки Аллаһ моны, башка барлык аятьләре кебек, үткән кавемнәр турында булган аятьләре өстендә фикерләвебез һәм бу кавемнәрнең башларына килгәннәрдән гыйбрәт алып хәрәкәтләребезне төзәтү өчен безгә белдергән. Аятьләрдә шулай боерыла:
Ант булсын ки, Без сезгә охшаганнарны һәлакәткә очраттык. Фәкать, үгет алып фикерләгән бармы?(Камәр сүрәсе, 51)
Һәм аны да такталар һәм кадаклар (белән төзелгән көймә) өстендә ташыдык, күзләребез алдында агып китә иде. (Үзе һәм ул китергәннәр) сукырларча инкярь ителгән (Нух)ка бер бүләк булсын дип. Ант булсын ки, Без моны бер аять(дәрес) буларак җиткердек. Фәкать, үгет алып фикерләгән бармы? Шулай булгач, Минем газабым һәм искәртеп куркутувым ничек булган? Ант булсын ки, Без Көръәнне зикер (нәсыйхәт алып фикерләү) өчен җиңеләйттек. Фәкать, үгет алып уйланган бармы? (Камәр сүрәсе, 13-17)
Аллаһ Коръәнне бөтен кешеләргә бер туры юл күрсәтүче итеп иңдерде. Гомүмән, Коръәннең һәр аяте турында уйлану, һәм һәрбер аятьтән бер дәрес һәм үгет алып, Коръәнгә күрә яшәү Аллаһның ризалыгын, мәрхәмәтен һәм Җәннәтен казануның бердәнбер юлы.
Аллаһ Коръәндә кешеләрне нәрсәләр турында фикерләргә чакыра ?
(Аларны) ап-ачык дәлилләр һәм китаплар белән (җибәрдек). Сиңа да зикерне (Коръәнне) бирдек ки – кешеләр үзләре өчен иңдерелгәнне ачыкласын һәм алар да яхшылап уйласыннар дип. (Нахль сүрәсе, 44)
Нахль сүрәсендәге бу аятьтә булганы кебек, Аллаһ бик күп аятендә кешеләрне фикер йөртергә чакыра. Аллаһ кушкан мәсьәләләр турында фикерләү, Раббыбыз бар иткән хикмәт һәм яратылыш могъҗизаларын күрү бер гыйбадәттер. Өстендә уйланылган һәр мәсьәлә Аллаһның чиксез көчен, акылын, гыйлемен, сәнгатен һәм башка сыйфатларын танып аңлавыбызга сәбәп булачак.
Аллаһ кешенең яратылышы турында фикерләргә чакыра
Кеше дия ки: “Мин үлгәннән соң чыннан да терелеп чыгачакмынмы?” Кеше башта берни булмаганда чынлыкта Безнең аны яратканыбызны (бар иткәнебезне) уйламыймы? (Мәрьям сүрәсе, 66-67)
Аллаһ кешене күкләрне һәм җирнең яратылышы турында фикерләргә чакыра
Шөбһәсез, күкләрнең һәм җирнең яратылувында, төн белән көннең бер-бер артлы килүвендә, кешеләргә яраклы нәрсәләр белән диңгездә йөзгән көймәләрдә, Аллаһ яудырган һәм үзе белән җир йөзенең үлеменнән соң терелткән суда, һәр җанлыны анда үрчетеп таратувында, җилләрне истерүвендә, күк белән җир арасында баш идергән болытларны күчерүвендә фикерләгән бер җәмәгать өчен хакыйкый аятьләр бардыр. (Бакара сүрәсе, 164)
Кешенең яратылышында да фикерләгән кешеләр өчен бик күп гыйбрәт бар.
Аллаһ кешене дөнья тормышының фани (үтүче) булганлыгын уйларга чакыра
Дөнья тормышы бары тик күктән иңдерелгән су кебектер: ул җир йөзендәге үсемлекләр белән кушылгач, аның белән кешеләр һәм хайваннар туклана. Шулай ки, җир матурлыгын тагып бизәнгән һәм халкы чыннан да аңа көч җиткерә алабыз дип уйлаганда, (нәкъ шушы вакытта) төн яки көн аңа әмеребез килгәндер дә, кичә гүя бернинди байлыгы юк кебек аны тамырыннан урылып атылган бер хәлдә кылганбыз. Фикерләгән туплылык өчен Без аятьләрне берәм-берәм ачыкларбыз. (Юныс сүрәсе, 24)
Кайсыгыз теләр ки, алдыннан елгалар аккан, хөрмәләре, виноградлары булган бер бакчасы булсын, эчендә барлык уңышлары да булсын; фәкать үзенә картлык килсен, өстәвенә зәгыйфь һәм кечкенә балалары булсын (шундый бер хәлдә булганда) аңа (бакчасына) утлы бер давыл туры килеп янып бетсен. Менә Аллаһ сезгә аятьләрне фикерләсеннәр дип, шулай ачыклар. (Бакара сүрәсе, 266)
Аллаһ кешене ия булган нигъмәтләр өстендә фикерләргә чакыра
Һәм Ул - җирне киңәйтеп озынайткан, анда какшамас таулар һәм елгалар бар иткәндер. Анда уңышларның һәр төреннән икешәр пар яраткандыр, төнне көнгә бөркидер. Шиксез, боларда фикерләгән туплылык өчен хакыйкый аятьләр бардыр. Җир йөзендә бер-берсенә якын күрше материклар бар; йөзем бәйләмнәре, чәчүлекләр, ботаклы һәм ботаксыз хөрмәлекләр дә бар ки, болар берүк су белән суланыр, әмма уңышларында (күләм һәм ләззәттә) кайберсен өстенрәк кыларбыз. Шөбһәсез, боларда акылны кулланган бер җәмгыять өчен чыннын да аятьләр бар. (Рад сүрәсе, 3-4)
Кеше, Аллаһ яраткан җанлы-җансыз бөтен барлыклар турында фикерләргә тиеш
Аллаһ кешене бөтен тирә-якның кеше өчен яраылганын аңларга чакыра
Үзеннән (бер нигъмәт буларак) күкләрдә һәм җирдә булганнарның барчасын сезгә баш идертте. Шиксез монда фикерләгән бер кавем өчен төгәл аятьләр (ишарәтләр) бар. (Җасия сүрәсе, 13)
Аның белән сезнең өчен иген, зәйтүн, хөрмәлекләр, виноградлар һәм җимешләрнең һәр төрлесенән үстерер. Шиксез, монда фикерли алган бер кавем өчен аятьләр бар. Төнне, көнне, Кояшны һәм Айны сезнең әмерегезгә бирде; йолдызлар да Аның әмере белән әмергә хәзер кылынган. Шөбһәсез, монда акылны куллана алган бер җәмәгать өчен аятьләр бар. Җирдә сезнең өчен устереп җитештергән төрле төстәгеләрне дә (файдагызга бирде). Шиксез, монда дәрес алып фикерләгән кешеләр өчен аятьләр бар. Диңгезне дә сезнең әмерегезгә биргән Улдыр, аннан чиста ит ашыйсыз һәм кияр өчен аннан бизәк әйберләр чыгарасыз. Көймәләрнең анда (суларны) яра-яра агып киткәнен күрәсез. (Боларның барысы) Аны күбрәк эзләвегез һәм шөкер итүвегез өчендер. Сезне тетрәүгә очрамасыннар дип, җирдә какшамас таулар урнаштырды, елгалар һәм юллар да (ясады). Өмет ителә ки, туры юлны табарсыз. Һәм (башка) ишарәтләр дә (яратты), алар йолдызлар белән туры юлны таба алырлар. Яраткан һич яратмаган кебекмедер? Моннан соң дәрес алып фикерләмәссезме? (Нахль сүрәсе, 11-17)
Төн һәм көннең бар ителүвен, Дөнья һәм Кояш урыннарын һәм хәрәкәтләрен очраклылыкка бәйләү бөек бер гафләт. Аллаһ төн һәм көнне кешеләр өчен яраткан.
Төнне, көнне, Кояшны һәм Айны сезнең әмерегезгә бирде; йолдызлар да Аның әмере белән әмергә хәзер кылынган. Шөбһәсез, монда акылны куллана алган бер җәмәгать өчен аятьләр бар. (Нахль сүрәсе, 12)
Өсләрендәге күккә карамыйлармы? Без аны ничек итеп ясадык һәм аны ничек бизәдек? Аның һичбер чатнаган җире юк. Җирне дә (ничек) җәеп салдык? Анда какшамас таулар куйдык һәм анда күзалгыч һәм искиткеч һәр төрдән (нечкә усемлекләр) утырттык. (Болар) - “куңел белән Аллаһка юнәлгән” һәр кол өчен, “хикмәт белән караган бер күңел күзе” өчен бер зикер (искә төшерү). (Каф сүрәсе, 6-8)
Аллаһ кешеләрне үз нәфесләре турында фикерләргә чакыра
Уз нәфесләре турында уйланмыйлармы?... (Рум сүрәсе, 8)
Аллаһ кешене матур әхлак турында фикерләргә чакыра
Ятимнең малына, ул балигълык (җитлегү, өлгерү) чагына ирешкәнчегә кадәр тимәгез, әгәр ул аның файдасына булмаса. Үлчәвен һәм чамасын гаделлек буенча итегез. Һичбер нәфескә ташый алачагыннан авыррак йөк йөкләмибез. Сөйләгән вакытта, якыныгыз булса да, гадел хөкем итегез. Аллаһ белән килешүдә тугрылык күрсәтегез. Менә боларны, үгет алып фикерләсеннәр дип, сезгә киңәш (әмер) итте. (Әнгам сүрәсе, 152)
Шөбһәсез, Аллаһ гаделлекне, игелекне, якыннарга бирүне әмер итәр, ямьсез оятсызлыклардан (фәхешлектән), начарлыклардан һәм изелүләрдән саклар. Сезгә, нәсихәт алып фикерләсеннәр дип, дәрес бирә. (Нахль сүрәсе, 90)
Әй иман иткәннәр, өйләрегездән башка өйләргә, якынлык корып (рөхсәт алмыйча) һәм (өй хуҗаларына) сәлам бирмичә кермәгез. Бу сезнең өчен тагын да хәерледер, бәлки сез угет-нәсыйхәт алып фикерләрсез. (Нур сүрәсе, 27)
Аллаһ кешене, ахирәтне, кыямәт һәм хисап көнен уйларга чакыра
Һәрбер нәфеснең хәерле эшләренең булувын һәм һәр эшләгән начарлыгы белән үзе арасында ерак бер ара булувын теләгән ул көнне (уйлагыз). Аллаһ сезне Үзеннән саклар. Аллаһ колларына карата шәфкатьледер. (Ал-и Имран сүрәсе, 30)
Көч һәм аеклылыкка (дөрес күрүгә) ия булган колларыбыз Ибраһимны, Исхакны һәм Якубны да хәтерлә. Чынлыкта, Без аларны Ахирәттәге асыл йортны төшенеп, искә алучы ихласлы бәндәләр иттек.(Сад сүрәсе, 45-46)
Моннан соң алар кыямәт сәгатенең үзләренә һич көтмәгәндә килүвеннән башкасын көтәләрме? Менә аның ишарәтләре килгән. Фәкать, аларга килгәннән соң үгет алып фикерләүләре аларга нәрсә бирер? (Мөхәммәд сүрәсе, 18)
Аллаһ кешене яраткан җанлылар турында фикерләргә чакыра
Раббың бал кортына ваһи (илһам итте) җиткерде: “Тауларда, агачларда һәм яшелчә һәм җимешләр үрмәләп үссен өчен ясалган корылмаларда үзегезгә өй ясагыз. Соңыннан җимешләрнең барысыннан ашагыз, шулай итеп, Раббыгыз җиңеләйткән юллардан йөреп очыгыз. Аларның карыннарыннан төрле төстәге нектарлар чыгар, анда кешеләр өчен бер шифа бардыр. Шиксез, фикерләгән бер кавем өчен хакыйкатьтән монда бер аять бардыр. (Нахль сүрәсе, 68-69)
Ул, Аллаһтыр, Үзеннән башка иляһ юктыр. Башта да, ахырда да мактау Аныкыдыр. Хөкем Аныкыдыр һәм Аңа кайтарылачаксыз. (Касас сүрәсе, 70)
Аллаһ кешене кинәт килә алачак газаплар турында фикерләргә чакыра
Әйт ки: “Сезнең уйлаганыгыз бармы: әгәр дә сезгә Аллаһның газабы килсә яки сәгать (Кыямәт) килеп җитсә, Аллаһтан башкасын чакырачаксызмы? Әгәр дә тугры (дөрес) сүзлеләр булсагыз (чакырыгыз, бер карыйк)”. (Әнгам сүрәсе, 40)
Әйт ки: “Сезнең фикерләгәнегез бармы: әгәр Аллаһ сезнең ишетувегезне һәм күрүвегезне алса, һәм йөрәкләрегезне мөһерләсә, аларны сезгә Аллаһтан башка кайсы иляһ кайтара алачак?” Кара, ничек итеп Без аятьләрне төрле шикелләрдә ачыклыйбыз да, соңыннан алар (яңадан) аркалары белән борылып, баш тарталар? (Әнгам сүрәсе, 46)
Әйт ки: “Сез кайчан да булса уйландыгызмы: сезгә Аллаһның газабы һич көтмәгәнегездә яки ачык итеп килсә, дөрес юлдан тайпылган, золым иткән кавемнән башка берәр кавем бәла-казага очраячакмы?”(Әнгам сүрәсе, 47)
Фикерләгән кеше Аллаһ яраткан барлыклардагы булган бик күп искиткеч узенчәлекләрне күрә алыр. Һәм бу рәвештә Аллаһның чиксез көчен һәм гыйлемен таный алыр.
Әйт ки: “Һич уйлаганыгыз бармы: әгәр дә Аның газабы сезгә төнлә яки көндез килсә, хаталы-гөнаһкарлар ничек итеп аны вакытыннан алда татырга теләрләр?” (Юныс сүрәсе, 50)
Күрмиләрме ки, чынлыкта алар һәр ел бер яки ике тапкыр бәлага очрап торалар да соңыннан тәүбә итмиләр һәм үгет алып (дәрес чыгарып) төшенмиләр. (Тәүбә сүрәсе, 126)
Ант булсын ки, беренче нәселләрне һәлакәткә очраттырганнан соң, Мусага кешеләр өчен (күзләрен хикмәт белән ачып нурландырачак) гыйбрәт, һидәят (тугры юл) һәм мәрхәмәт йөзеннән китап бирдек. Үгет алып фикерләсеннәр дип. (Кассас сүрәсе, 43)
Ант булсын, Без сезгә охшаганнарны һәлакәткә очраттык. Фәкатьдәрес алып фикерләгән бармы? (Камәр сүрәсе, 51)
Ант булсын, Без дә, Фиргавен гаилә(тирә-ягын)сен дәрес алып фикерләсеннәр дип, еллар буе корылыкка һәм ачлыкка очраттык. (Әграф сүрәсе, 130)
Аллаһ кешене Коръән турында фикерләргә чакыра
Алар һаман Коръән турында яхшылап уйланмыйлармы? Әгәр ул (Көръән)Аллаһтан булмаса, алар анда бик күп каршылыклар (ихтилафлар, хаталар) табар иде. (Ниса сүрәсе, 82)
Алар барыбер ул сүзне (Коръәнне) тиешле рәвештә төшенмәделәрме, югыйсә, аларга үткәндәге хаталарына килмәгән берәр нәрсәме килде? (Мөэминүн сүрәсе, 68)
(Бу Коръән) - аятьләрен яхшыдан яхшы төшенсеннәр һәм чиста акылга ия булганнар дәрес алсыннар дип сиңа иңдергән изге Китабыбыздыр. (Сад сүрәсе, 29)
Бәлки алар үгет алып фикерләр дип, Без аны (Коръәнне) синең телең белән җиңелләштердек. (Духан сүрәсе, 58)
Хакыйкать шул: ул (Коръән) әлбәттә бер үгеттер. Моннан соң кем теләсә, үгет алып уйлансын. (Мүддәссир сүрәсе, 54-55)
Шулай итеп, Без аны гарәпчә бер Коръән буларак иңдердек һәм анда куркылачак нәрсәләрне төрле шикелләрдә ачыкладык, куркып сакланырлар яки алар өчен фикерләү (сәләтен) бар итәр дип. (Таха сүрәсе, 113)
Аллаһның илчеләре аңы капланган кавемнәрне фикерләргә чакыра
Әйт ки: “Сезгә Аллаһның хәзинәләре янымда дип әйтмим, яшеренне дә белмим һәм мин сезгә мин - фәрештә дип тә әйтмим. Мин, миңа ваһи ителгәннән башкасына иярмәм”. Әйт ки: “Сукыр булган белән күрүче бер булырмы? Шулай да фикерләмиячәксезме?” (Әнгам сүрәсе, 50)
Кавеме аның белән тартыша (бәхәсләшә) башлады. Әйтте ки: “Ул мине туры юлга ирештергәч, сез минем белән Аллаһ мәсьәләсендә бәхәскә керәсезме? Сезнең Аңа ширк кушувыгыздан мин куркмыйм, фәкать Аллаһның минем турында берәр нәрсә теләве – башка. Раббым гыйлем ягыннан һәрнәрсәне уратып алгандыр. Шулай да дәрес алып фикерләмиячәксезме?” (Әнгам сүрәсе, 80)
Аллаһ кешене шайтанның тәэсиренә каршы чыгу өчен фикерләргә чакыра
Әгәр сиңа шайтаннан бер котырту (вәсвәсә) килсә, шунда ук Аллаһка сыен. Чөнки Ул ишетүче, белүче. (Аллаһтан) сакланганнарга шәйтаннан бер вәсвәсә килгәндә (башта)яхшылап уйларлар. (Аллаһны зикер итеп искә алырлар), соңыннан күреп аңларлар. (Шәйтанның) туганнары исә, аларны туры юлдан тайпылдырырлар, соңыннан (аларны буш) иректә калдырмаслар. (Араф сүрәсе, 200-202)
Аллаһ дәгъва ясалган (чакырылган) кешене фикерләугә юнәлтергә киңәш итә
Син һәм туганың аятьләрем белән бергә китегез һәм Мине зикер итүдә сүлпән булмагыз. Икегез Фиргавенгә барыгыз, чөнки ул азган. Аңа йомшак сүз сөйләгез, бәлки дәрес алыр яки эче тетрәнеп куркыр. (Таха сүрәсе, 42-44)
Аллаһ кешене үлем һәм йокы турында фикерләргә чакыра
Аллаһ үләчәк вакытларында җаннарын алыр, үлмәгәнне дә йокысында (бер төрле үлемгә хөкем итәр). Шулай итеп үзе турында үлем карары бирелгәнне (ң рухын) тотар, икенчесенең дә билгеле бер әҗәлгә кадәр соңга калдырыр. Шиксез, монда фикерләгән кавем өчен чыннан да аятьләр бардыр. (Зүмәр сүрәсе, 42)
Аллаһ...Аннан башка иляһ юктыр. Тередер, даимидер. Аны йокы басмас. Күкләрдә һәм җирдә ни булса – барысы да Аныкыдыр. Рөхсәте булмыйча Аның Катында кем шәфәгать (яклау) итәчәк? Ул, киләчәктәгеләрне һәм үткәннәрне белер. (Алар исә) теләгән кадәреннән тышында, Аның гыйлеменнән бернәрсәне дә ала алмаслар. Аның көрсие (тәхете) бөтен күкләрне һәм җирне каплагандыр. Аларның сакланышы Аңа авыр килмәс. Ул, бик Бөектер. (Бакара сүрәсе, 255)