20 нче гасырдагы нәтиҗәсез эзләнүләр
ucgen

20 нче гасырдагы нәтиҗәсез эзләнүләр

826

20 нче гасырда тормышның ничек килеп чыгышын беренче буларак мәшһүр эволюционист, рус биологы Александр Опарин җентекләде. Опарин, 1930 нчы елларда уртага аткан берничә тезислары аркылы, җанлы күзәнәкнең очраклы рәвештә килеп чыга алуын исбат итәргә        тырышты. Ләкин, бу эзләнүләр уңышсызлык белән соңланачак һәм Опарин шуны белдерергә мәҗбүр калачак:

“Кызганычка каршы, күзәнәкнең килеп чыгышы – Әверелү теориясен бөтенләй үз эченә алучы иң караңгы ноктадан гыйбәрәт.”(Alexander I. Oparin, “Origi of Life”, (1936) New York, Dover Publications, 1953(Reprint), 196 нчы бит).

Опарин эзләреннән баручы эволюционистлар, тереклекнең килеп чыгышын чишелешкә китерәчәк эксперементлар эшләргә тырыштылар. Бу эксперементларның иң мәшһүре Америкалы химик Стэнли Миллер тарафыннан 1953 нче елда үткәрелде.

Миллер беренчел дөнья атмосферасында булганлыгын белдергән газларны бер эксперементаль җиһазында берләштереп һәм бу кушылмага энергия өстәп, протеиннарның төзелешендә кулланылган берничә органик молекуланы (аминооксидны) синтезлады. Ул елларда эволюция өчен әһәмиятле бер ачыш кебек танытылган бу эксперементның яраксыз булуы һәм эксперементта кулланылган атмосфераның шул вакыттагы чын дөнья шартларыннан бик тә аермалы булганлыгы киләчәк елларда уртага чыгачак иде. (“New Evidence on Evolution of Early Atmosphere and Life”, Bulletin of the American teorological Society, 63 нче җилд, ноябрь 1982, 1328-1330 нчы битләр).

Озын итеп дәвам иткән бер тавышсызлыктан соң, Миллер үзе дә кулланылган атмосфераның чын булмаганын белдерде. (Stanley Miller, “Molecular Evolution of Life: Current Status of the Prebiotic Synthesis of Small Molecules, 1986”, 7 нче бит).

Тереклекнең килеп чыгышын ачыклау өчен 20 нче гасыр буенча күрсәтелгән бөтен эволюцион тырышлыклар гел уңышсызлык белән нәтиҗәләнде. Сан Диегоның Скрайс институтының мәшһүр геохимигы Джефрей Бэйда, эволюцион “Earth” журналында, 1998 нче елда чыккан бер мәкаләсендә бу хакыйкатьне шулай кабул итә:

“Бүген, 20 нче гасырны артта калдырганыбыз вакыт, һаман 20 нче гасырга кергәнебездә ия булганыбыз иң бөек чишелә алмаган проблема белән кара-каршыбыз: тормыш җир йөзендә ничек башланды?”(Jeffrey Bada, Earth, февраль 1998, 40 нчы бит).

 

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo