Әйләнә-тирәдәге таулар, үзәннәр, диңгезләр, гомумән безнең күзгә күренә торган күренешләр, барлык кешеләр, хайваннар, кошлар яки диңгездә яшәүчеләр белән беррәттән Аллаһ тарафыннан юклыктан барлыкка килгән. Ләкин без, кешеләр, бу тормыш формаларының асыл күренешләрен күрергә, тоярга яки ишетергә сәләтле түгел, чөнки безнең баш мие күрсәтә торган аларның күчермәләрен генә күрәбез. Һәм бу чыннан да шулай. Ничек кенә гаҗәп һәм ышанмаслык булып ул сезгә тоелмасын, бу фәнни асыл. Барлык медицина югары уку йортларында табибларга бу белем төп нигезе итеп укытыла.
Матдәне үзгәрүчән күренеш итеп тану - матдәне юк дип әйтү түгел ул. Киресенчә, матди дөньяны без күрмәсәк тә, ул бар. Ләкин без, кешеләр, бу матди дөньяны төп нөсхә итеп түгел, ә күчермә буларак күрәбез. Шуңа күрә дә кеше өчен матди дөнья - безнең үзләштерү әгъзалары тудырып һәм баш миендә күрсәтүче үзгәрүчән күренеш, күчермә ул. матди дөньяны без генә түгел, Аллаһ тудырган башка яратылганнарга күрә. Мәсьәлән, Аның фәрештәләре, кеше гамәлләрен теркәп баручы фәрештә-язузылары, Аллаһ дөньяның башка үлчәмдә күрү сәләтен биргән Пәйгамбәрләр. Бу хакта Көръәндә ачык әйтелә:
“Уңында һәм сулында кабул итеп утыручы ике фәрештә кабул итеп торалар. Бер сүз әйтмәс ки, аның янында хәзер күзәтүче булыр." (Көръән, 50:17-18)
Иң әһәмиятлесе шул: Аллаһ безнең һәрбер адым белән кылган эш-гамәлләребезне күреп тора. Иң вак кисәкләргә кадәр җиһазлап Аллаһ тудырган бу кимчелексез дөньяны һәм дә Аллаһ Үзе тудырган дөньяның барлык яшерен почмакларын күреп тора. Ышанучыларга мөрәҗәгать ителгән Көръәннең үгет-нәсихәтен искә төшерик:
“...Аллаһтан куркыгыз һәм белеп торыгыз: хакыйкатьтә, Аллаһ сезнең кылганыгызны күреп торадыр!" (Көръән 2:233)
Аллаһ дөнья һәм һәр адәм иясе турындагы барлык мәгълүматларны Үзенең китабында, барлык китаплар Анасы -Хранимой Скрижали (Левх-и Махфуз)да саклавын бер дә онытмыйк:
"Һәм, хакыйкатьтә, ул китап анасында булып, Бездә, югары, хикмәтледер." (Көръән, 43:4)
"Һавада һәм җирдә бернинди яшерен әйбер юк, ул ачык Китапта теркәлми калмас иде (Левхи Махфуз)":
"Һәм, хакыйкатьтә, ул китап анасында булып, Бездә, югары, хикмәтледер." (Көръән, 43:4)
Алардан җир тартып алганны Без белгән идеек инде. Саклаучы китап — безнең хөкемебездә. ((Көръән, 50:4)
"Һәм күкләрдә дә, җирдә дә аңлаешлы китапта булмаган бер яшерен нәрсә дә юк. (Левхи Махфуз)" ((Көръән, 27:75)