Аднан Октарның 2013 елының 7 нче гыйнварындагы А9 ТВ репортажыннан
ДАМЛА ПАМИР: Әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 112 нче аять: "Тәүбә итүчеләр, гыйбадәт кылучылар, данлаучылар, ураза тотучылар, рәкәгать кылучылар, сәҗдә кылучылар, яраклы эшкә боеручылар, ярамаган эштән тыючылар, Аллаһның чикләрен саклаучылар ... һәм иман китереп инанучыларны шатландыр!"
АДНАН ОКТАР: Мөэминнәрнең вазыйфасы нәрсә, тагын бер тапкыр санап кит.
ДАМЛА ПАМИР: "Тәүбә итүчеләр, гыйбадәт кылучылар, данлаучылар, ураза тотучылар, рәкәгать кылучылар, сәҗдә кылучылар, яраклы эшкә боеручылар, ...”
АДНАН ОКТАР: Ягъни “әмр-и би´л ма´руф вә нәһй-и мүнкәр”. Әйе.
ДАМЛА ПАМИР: “...ярамаган эштән тыючылар, Аллаһның чикләрен саклаучылар ... һәм иман китереп инанучыларны шатландыр!"
АДНАН ОКТАР: Бөтен мөэминнәргә мөрәҗәгать итүче бер аять бу. “Әмр-и би´л ма´руф вә нәһй-и мүнкәр” – яхшылыкка өндәүче, начарлыктан тыючы. Көръән хөкемнәрен тарату, Аллаһның барлыгын, берлеген кешеләргә аңлату мөэминнәрнең вазыйфасы.
ДАМЛА ПАМИР: Мәрйәм сүрәсе, 97 нче аять: "Һәм, хаклыкта, аның белән тәкъвалык ияләрен сөендерер өчен һәм аның белән кире беткәннәрне үгетләр өчен Без аны синең телеңдә җиңеләйттек."
АДНАН ОКТАР: Бу Пәйгамбәр (с.а.в.) гә юнәлгән бер мөрәҗәгать.
ДАМЛА ПАМИР: Йунус сүрәсе, 2 нче аять: "Әллә үз араларыннан булган кешегә Безнең: «Кешеләрне үгетлә һәм иман китереп инанганнарны, Раббыларында алар өчен ышанычлы өстенлек бар дип сөендер»,— дип вәхи бирүебез кешеләргә гаҗәп булдымы? Кәферләр: «Бу — ачыктан-ачык сихерче!» — диделәр."
АДНАН ОКТАР: Мәсьәлән бу да Пәйгамбәр (с.а.в.) гә мөрәҗәгать.
ДАМЛА ПАМИР: Ибраһим сүрәсе, 44 нче аять: "Кешеләрне үзләренә газап килә торган көн белән үгетлә! Һәм золым кылганнар әйтерләр: «Раббыбыз, безне якын әҗәлгә кадәр кичектер — без Синең чакыруыңны кабул итәрбез һәм рәсүлләргә иярербез». Сезгә үзгәрү юк дип ант иттегез түгелме соң сез?"