Аднан Октарның 2013 нче елның 21 нче июньдәге А9 ТВ репортажыннан
Аднан Октар: Сөю бар икен, шәфкатъ бар икән, Алаһны сөячәксең, Аллаһтан куркачаксың. Гыйбадәтләр соң дәрәҗәдә бик җиңел Исламда. Хәләлләрне гомерең буена санасаң да санап бетерә алмассың. Карагыз, хәләлләрне санарга тырышсагыз гоммерегез җитмәс. Харамнарны санау, бармак белән санаган кебек, бик аз. Бик бик аздыр харамнар. Хәләлләрнең башы-азагы юк. Аллаһ безнең рәхәт булуыбызны тели. Җәннәттә кебек яшәгәнебезне тели. “ Аллаһ сезгә иза чиктереп тә ни әшләсен” – ди, Җәнаби Аллаһ аятьтә. Әмма, монда, буддист динендә дә, иске диннәрдә дә газаплану, үзеңә авыртулар чиктерү Аллаһка якынаюның бер юлы кебек күрсәтелер. Кеше бердән, кинәт кенә барып кадаклар өстенә ята. Үзен ач калдыра, бер ничә көн ашамый. Шундый бер нәрсәләр эшли. Шулай ук безнең кайбер дуслар да, “бер кием кисәге, бер телем ипи кисәге, караңгы берәр җирдә утыру, аерылу, бер кем белән дә сөйләшмәү, берничә көн йокламау, ризык ашамау, кырык кисәктән дә күбрәк ашамау,” кирәк диләр. Моның азагында да тәнеләренә, акылларына зарар китерәләр, Аллаһ сакласын. Исламга да зарар китерәләр.