2010 нчы елның 16 нчы октяберендә Алманияның Люнән шәһәрендә, хыялга һәм нигезсез фаразларга таянган әверелү тәгълиматының белем буларак яраксыз икәнлегенә тагын бер тапкыр күргәзмәле рәвештә конференция узды. Конференциядә әверелү тәгълиматының нибары алдаудан гыйбарәт икәнлеге, бу ялган фәлсәфәнең ясалма һәм табигый үзгәрешләрнең үз-үзеннән башкарылмаганлыгы хакында белем яктан ачыкланды.
Хөрмәтле Аднан Октар күрешүгә видео элемтә корып катнашты һәм әверелү тәгълиматының фән буларак гомумән яраксыз икәнлеген ачыклады. Боларның тагын да тирәнтеп төшенүләренең әһәмиятлеген белдерде. Алманиянең - иншАллах - бик якында Яратылыш хакыйкатенен аңлавына таба баруы хакында сүз йөрткән Аднан Октар, мөселманннарның үз араларында берлек коруларының кирәклеге хакында да әйтеп китте.
Конференциядә миллионнарча еллык фосилияләрнең, төрле җанлыларның һич тә әверелү кичермәгәнлекләрен, бер мизгелдә һәм кимчелексез шул ук сойларда барлыкка килгәннәрен төгәл хисап нәтиҗәсендә исбатланганлыгы ачыкланды. Әверелү тәгълиматының исә фәнни яктан җиңелгәнлеге тагын бер кат күргәзмәле рәвештә ачыкланды. Шулай итеп әверелү тәгълиматының асылында белемдән тыш һәм белем кебек күрсәтелергә тырышылган бер хикәя икәнлеге, җанлыларның үз-үзеннән бар булмаганлыклары, Аллаһ тарафыннан яратылганлыклары чынбарлыгы исбат ителде.
Алманиянең Люнән шәһәрендә "Ringhotel am Stadtpark" отелендә 2010 нчы ел 16 нчы октяберендә уздырылган конференциядә "яшәүче фосилия" үрнәкләре тамашачыларга күрсәтелде. Бүгенге көндә дә яшәп килүчеләрнең фосилия казылмалары хәлендәге миллионнарча еллык үрнәкләренә карарга килүчеләр, җанлыларның миллионнарча ел һичнинди үзгәрешсез, ягъни бернинди дә әверелү кичермәгәнлекләре хәлдә яшәп килгәнлекләренә турыдан-туры шаһит булдылар.