Җәннәттәге хуш исләр.
ucgen

Җәннәттәге хуш исләр.

49767

 

Җәннәт исе биш йөз еллык ераклыктан тоелыр. Кем  дөнья тормышын ахирәттән артыграк күрсә, җәннәтнең хуш исен тоймас. [Рамуз әл-Әхадис-1, б. 292/31]

Хуш ис – кешеләргә Аллаһ тарафыннан бирелгән бөек нигъмәттер. Әммә дөньяның иң хуш, тәмле иснең йогынтысы кыска гына вакыт  дәвам итә. Ис вакчыкларыныж һавада таралуы һәм бераздан борының бу искә өйрәнүе белән, хуш ис тою тәме югала башлар. Шуңа күрә тәмле иснең дәвамлылыгы да бик мөһим булып тора.

Пәйгамбәребез (сгс) хәдисендә җәннәтнең ис хушлыклары һәм йогынтысы турында шулай әйте:

 Әгәрдә һуриләрдән бере бармакларыннан хәттә бер бармагын күрсәтсә дә, бөтен җир-күктә яшәүчеләр аның хуш исен тояр. [Рамуз әл-Әхадис-2, б. 355/4]

Ашаганда алган ис ләззәтен дә зур роле бар. Мәсьәлән яңа гына пешерелгән шоколадлы кекс үзенең шоколад тәмле исе белән кызыктыра.  Шулай да утта кыздырылган ит, әфлисун, томат, каһвә һәм башка ашамлык һәм эчемлекләр тәмле ризык исләре белән ләззәт алуда  мөһим сәбәбләрдән булып тора. Әгәр ис сизү булмаса без ашаган ризыклар бер-берсеннән аерылмас иде һәм төрле-төрле тәмләрнең ләззәтен алу мөмкин булмас иде. Бу яктан  тәмдән алган ләззәтне ис тулыландыра.

Аеруча җәннәт исләре кешеләргә рәхәтлек китергән бер нигъмәт булу максаты белән булдырылган һәм дә бу тормышта еш кына очратканыбыз начар исләрдән һичбер нинди дә анда булмаячак. Бу төр исләр кешеләргә дөньяның кимчелекләрен хәтерләтеп, аларның җәннәт бакчаларын сагыну хисенә сәбәп булган бу дөньяга бәйле кимчелекләр. Җәннәттә бу төр кимчелекләр юк булыр һәм кеше рухына ләззәт биргән тәмле исләр тирә-ягын чолгап алыр.

Һәр тарафтан хуш исләр дулкын-дулкын исәр...[Рамуз Әл-Әхадис-1, б. 170/1]

 

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo