Корал төзеп ясаган каргалар.
ucgen

Корал төзеп ясаган каргалар.

1746

 

Соңгы елларда Тын океанның көньягында Көньяк Каледония урманларында яшәгән каргаларның искитәрлек сәләтләре булганы ачыкланды. Бу каргалар ихтыяҗларына күрә коралны төзеп ясаганнан соң аулый башлый. Караңгы һәм дымлы агач кабыкларнын эчендә сакланган кортларны урынларыннан чыгаруы Каледония каргаларның башкара ала торган эше. Башта карга  урманда яраклы булган корал эзләргә башлый. Кечкенә бер ботак кисәген табып томшыгы белән аны тотып агач куышына тыга, ботак кисәген кармавыч кебек кулланып акрын гына кечкенә куыштан кортны чыгара. Ләкин карга кайвакытларда тагы да кыен хәл белән очрашканда, башка бер корал куллана. Бу өлкәдә үскән озын һәм кытыршы яфраклар булган Панданус үсемлеге бу эш өчен бик яраклы. Әммә озын яфрак карганын эшенә яраклы түгел. Шуңа күрә карга үсемлекнең яфрагын кирәген кадәр кисә. Шуны эшләгәндә яфрагын кытыршы бер ягын калдыра. Һәм аулау коралы әзер. Карга чыбык кебек кискән яфрагыны агач куышына тыгып кортны эләктергә тырыша. Коралын кытыршы булганы эшне җиңеләйтә. Әммә карганын тырышуы бу белән бетми. Карга кармавыч  кебек корал ясау белән бергә ыргак кебек коралны да ясый ала. Шуның өчен нечкә һәм кечкенә агач ботагын эзләп таба һәм иң башта аны яфрактан чистарта. Шуннан соң бу нечкә ботагын кырый ягыннан томшыгы белән тотып ыргак хәленә китергәнче кадәр бөгә. Шулай итеп карга кармавыч эшкә ярамаган читенлек хәлдә дә аулауыны дәвам итә. Карганын хәйранга калдыра торган осталык күрсәтүе Аллаһның күктә һәм җирдә барлыкка китергән тәртипнең мөкәммәллеген күрсәткән ап-ачык дәлилләрдән булып тора. Каргага бу коралларны ясарга илһам иткән Аллаһ. Аллаһ барлыкка китергән җан ияләренә акыл илһам иткәнен Коран аятьләре шулай белдерә:

“Раббың бал кортларына вәхий кылды: "Ий бал кортлары тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз!

Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!" – дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр.” (Нәхел сүрәсе, 68-69 аять)

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo