Исламны тарату, хакыйкатькә чакыру фарздыр. Хакыйкатькә чакыру белән бәйле аять ачыкламалары -1.
ucgen

Исламны тарату, хакыйкатькә чакыру фарздыр. Хакыйкатькә чакыру белән бәйле аять ачыкламалары -1.

852

 

Аднан Октарның   2013 елының 7 нче гыйнварындагы  А9 ТВ репортажыннан

ГӨРКӘМ ӘРДОГАН:  Шайтаннан Аллаһка сыгынам. "Һәм сездән изгелеккә чакыра торган, хупланган эшкә өндәүче, яраксыздан тыя торган өммәт булсын. Алар бәхетлеләр бит!"  (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 104 нче аять)

АДНАН ОКТАР:  “яраксыздан тыя торган”, ягъни нәһй-и анил мүнкәр, әмр-и би´л ма´руф , “моны эшләгән Мөселманнар булсын” ди Җәнаби-Аллаһ. Башкалары да нигез әзерлиләр. Ягъни әзерлек алып баралар. Башка ихтияҗлары белән шөгелләнәләр. Барлык мөселманнарга да фарз әмма барысыда бер юлы хакыйкатькә чакыра алмаганы өчен, ягъни бер өлеше башка ихтияҗлары белән шөгелләнгәне өчен, башка темаларда эшләгәне өчен, Җәнаби-Аллаһ бер эш өммәте өчен сөйләгән. Бездә дә шулай, мәсьәлән дусларыбызның  бер өлеше читтә акча эшлиләр, бер өлеше башка нәрсәләр белән шөгелләнәләр, бер өлеше читтә чирле кешеләр булса, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булса яннарына китеп аларга ярдәм итәләр, бер өлеше тырышлык белән хакыйкатькә чакыру белән шөгелләнәләр. Әмма акча эшләүче акча эшләп хакыйкатькә чакыруны дәвам итә. Хакыйкатькә чакыру бөтен мөселманнарга фарз. Барысыда хакыйкатькә чакырачак.

ГӨРКӘМ ӘРДОГАН:  "Аллаһ юлына хикмәт һәм күркәм вәгазь белән чакыр һәм алар илә яхшырак нәрсә турында сүз көрәштер. Хакыйкатьтә, Раббың— Ул кемнең Аның юлыннан язганын да, кемнең туры итеп барганын да яхшырак белә!" (ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 125 нче аять)

АДНАН ОКТАР: Монда хакыйкатькә чакыру ачык итеп  бирелә. Барысынада фарз булганы ачык күренә. "Аллаһ юлына хикмәт һәм күркәм вәгазь белән чакыр”-ди. Кемгә? Мөселманнарга. Раббыңның юлы нәрсә?  Көръән. “Көръәнгә хикмәт һәм күркәм вәгазь белән чакыр”-ди Җәнаби-Аллаһ. Хуҗам дәвамын укырга башкасына бир.

ДАМЛА ПАМИР: Шайтаннан Аллаһка сыгынам. Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 142 нче аять: “Әллә арагыздан көчен биреп тырышкан һәм сабыр иткәннәрне Аллаһ белмичә җәннәткә керербез дип уйладыгызмы?” (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 142 нче аять)

АДНАН ОКТАР: Димәк тырышлык күрсәтү фарздыр. Моны башкармаганнар кайда китә? Җәһәннәмгә ди. Тагын укы аятьне.

ДАМЛА ПАМИР: ИншаАллаһ. “Әллә арагыздан көчен биреп тырышкан һәм сабыр иткәннәрне Аллаһ белмичә җәннәткә керербез дип уйладыгызмы?” (Әәл Гыймран (Гыймран гаиләсе) сүрәсе, 142 нче аять)

АДНАН ОКТАР:  Җәннәткә керү өчен җиһад,  Аллаһның динен тарату, аңлату фарз. Ачык аять, һичшиксез.  “Моны үтәмәсәгез җәннәткә кермәссез”-ди. Өченче бер урын булмаганы өчен җәһәннәмгә керү диелә. Аңлашылмаслык түгел. Әйе,  дәвам ит.

ДАМЛА ПАМИР:  ИншаАллаһ. Әл-Хуҗурат (бүлмәләр) сүрәсе, 15 нче аять: "Иман китереп инанучылар, хаклыкта, бары шулар: алар Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инанганнар, аннан һич шик тотмаганнар, һәм алар үз маллары һәм җаннары белән Аллаһ юлында көрәшкәннәр.” (әл-Хуҗурат (бүлмәләр) сүрәсе, 15 нче аять)

АДНАН ОКТАР: Маллары һәм җаннары белән тырышлык күрсәтә, динне тарата, аңлата  Мөселманнар.

ДАМЛА ПАМИР:  ИншаАллаһ. “Алар — ихлас ышанучылар!" (әл-Хуҗурат (бүлмәләр) сүрәсе, 15 нче аять)

АДНАН ОКТАР: “Ихлас һәм дөрес булучылар...” Димәк башкалары ышанмаучылар. Ягъни күсе һәм ялганчы була башкалары.  Дөрес лектә булганнар бу гүзәл фазыйфаны үтәгәннәр була. Мәрвә Хуҗам боерыгыз, сез дә бу аятьләрне укыгыз.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК: Шайтаннан Аллаһка сыгынам. "Әллә сез хаҗ кылучыга су эчерүне һәм изге мәчетне җанландыруны Аллаһка, әхыйрәт көненә иман китереп инанган һәм Аллаһ юлында җиһад кылган белән бер итәсезме? Аллаһ каршысында алар бертигез түгел! Һәм Аллаһ залимнәр кавемен туры юлдан алып бармый!" (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 19 нчы аять)

АДНАН ОКТАР: Аллаһ юлындагы җиһадны - Аллаһ иң өстеннәрдән саный аятьтә. Иң мөһим вазыйфа итеп күрә. “Чагыштыргысыз” –ди Җәнаби-Аллаһ. Әйе, дәвам ит.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК: "Әгәр аталарыгыз, улларыгыз, бертуганнарыгыз, хатыннарыгыз, якыннарыгыз...” (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 24 нче аять)

АДНАН ОКТАР: Ягъни өйләнү, бала-чага, бар бит монда ханымнар язган кебек, хатынның абыйсы, җиңгә фәлән. Әйе.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК: “Диде: “...кәсеп белән тапкан малларыгыз, туктап калуыннан сез курыккан сәүдә һәм сезне канәгатьләндерә тора торган урыннарыгыз сезгә Аллаһтан, һәм Аның рәсүленнән һәм Аллаһ юлындагы җиһадтан да сөйкемлерәк булса...”  (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 24 нче аять)

АДНАН ОКТАР:  “Аллаһтан, һәм Аның рәсүленнән һәм Аллаһ юлындагы” , Аның юлы нәрсә ?  Көръән юлы.  “Исламның юлында тырышлык күрсәтү, Исламны тарату тагында сөйкемлерәк булса” – ди Аллаһ. Әйе.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК: “...Аллаһның Үз әмере белән килгәнен көтеп торыгыз!”

АДНАН ОКТАР:   Ягъни “Аллаһ башыгызга бәләне китергәнчегә кадар көтеп торың” – ди Аллаһ.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК: “Аллаһ исә азгыннар кавемен туры юлдан алып бармый”. (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 24 нче аять)

АДНАН ОКТАР:    Әйе. Дәвам итик.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК: “Аллаһ турында тиешле тырышлык белән тырышлык күрсәтегез. Ул сезне сайлап алды...”

АДНАН ОКТАР:  Кирәклечә Аллаһ юлында тырышлык күрсәтегез. Аллаһның динен таратыгыз.

 МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК: “... атагыз Ибраһим өммәтендә кебек үк, сезгә диндә авырлык ясамады. Ул сезне мөселман дип атады, элек тә һәм монда да, хәтта рәсүл сезгә шаһит булсын өчен, сез исә кешеләргә шаһит булсын өчен! Намаз үтәгез, зәкәт бирегез, Аллаһка тотынып торыгыз! Ул — сезнең яклаучыгыз. Никадәр яхшы яклаучы һәм никадәр яхшы ярдәмче!” (әл-Хәҗҗ (хаҗ) сүрәсе, 78 нче аять)

АДНАН ОКТАР:   МашаАллаһ.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК:  “Иман китереп инанучы ирләр белән хатын- кызлар — бер-берсенә дуслар. Алар хупланган эшкә әмер итәләр, тыелганнан тоткарлыйлар,”

АДНАН ОКТАР:   Нәрсә эшлиләр Мөселманнар, җиңгә? Мөселманнар нәрсә эшлиләр? Тагын бер тапкыр укы тыңлыйбыз.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК:  “Иман китереп инанучы ирләр белән хатын- кызлар — бер-берсенә дуслар. Алар хупланган эшкә әмер итәләр, тыелганнан тоткарлыйлар,”

АДНАН ОКТАР:   Хакыйкатькә чакыралар. “әмр-и би´л ма´руф вә нәһй-и мүнкәр”,  “Бу мөселманның вазыйфасы” – ди Аллаһ. “Мин моңа мөселман диям” – ди Җәнаби-Аллаһ, бу вазыйфада булганнарга. “әмр-и би´л ма´руф вә нәһй-и мүнкәр”, ягъни хакыйкатькә чакырган; Исламны, Көръәнне таратканга.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК:   “намаз үтиләр, зәкәт бирәләр, Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьлек кылалар. Боларга Аллаһ рәхмәтен кылыр. Аллаһ — гыйззәт, хикмәт иясе!” (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 71 нче аять)

АДНАН ОКТАР:   Кара, фарз булганнарын сөйли Аллаһ; намаз үтиләр, зәкәт бирәләр. Яулык дими Аллаһ. Яулык дими, япма ди. Яулыкны эшегезгә туры килмәгәне өчен сөйләмисез. Бу бик мөһим, бу бөек зур вакыйга һәм бик искитәрле. Мин яулыкны һич ишетмәдем, һич.  Япманы өзлексез ишетәбез. Әмма яулыкны бердә авызларынада алмыйлар.  Искиткеч нәрсә бу, нәфескә авырлык китерә. Мәсьәлән Мәһмүт Хуҗабыз, ачык кеше, ихласлы. Яулык түгел, япма. Дөресе. Һич ишеттегезме Мәһмүт Хуҗадан яулык дигәнен ? Һәрвакыт япма ди.

 МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК:   "Кемдер тырышлык күрсәтсә, хаклыкта, үзе өчен тырышлык күрсәтә. Хакыйкатьтә, Аллаһ гамәлләргә мохтаҗ түгел!" (әд-Гъәнкәбүт (үрмәкүч) сүрәсе, 6 нчы аять)

АДНАН ОКТАР:   “Җәнаби-Аллаһ сезнең гамәлләргә мохтаҗ түгел "-ди, фарз әмма мохтаҗ түгел. “үтәмәсәгез  җәза бирербез” – ди Аллаһ.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК:   "Безнең өчен тырышканнарны Без, әлбәттә, Үз юлларыбыздан алып барырбыз!”

АДНАН ОКТАР:   Аллаһ юлында хакыйкатькә чакыручыларга, Исламны таратканнарга, “Үз юлларыбыздан алып барырбыз!” . Нәрсә эшли Җәнаби-Аллаһ? Акча да бирә, мөмкинчелекләр дә бирә, кешеләр бирә, китаплар бирә, “җитәр сез җиһадта, тырышлыкта, Исламны таратуда көч сарыф итең” – ди Җәнаби-Аллаһ.

МӘРВӘ БӨЕКБАЙРАК:   “Һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ яхшылык кылучылар белән бит!” (әд-Гъәнкәбүт (үрмәкүч) сүрәсе, 69 нчы аять)

АДНАН ОКТАР:   Нәрсә бүләк итә? Гомерен бүләк итә, яшьлеген бүләк итә, акчасын бүләк итә, мал-мөлкен бүләк итә, Исламны тарата. Мөселманның вазыйфасы.

Татлым син укы.

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ: ИншаАллаһ Хуҗам, әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 35 нче аять; шайтаннан Аллкаһка сыгынам: "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз! Һәм Аңа якын булуның чарасын эзләгез һәм Аның юлында тырышлык күрсәтегез! Шаять, сез җиңүгә ирешерсез!"

АДНАН ОКТАР:   Мөселманнарның вазыйфасы нәрсә? Аллаһ юлында җиһад итү. Җиһад итү нәрсә. Кулларны төшереп утыру түгел.

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ: "Җиңелчә дә, авыр йөк белән дә чыгыгыз, Аллаһ юлында малларыгыз белән дә, җаннарыгыз белән дә җиһадта катнашыгыз! Әгәр белсәгез иде, бу — сезнең өчен хәерлерәк!" (әт-Тәүбә (тәүбә) сүрәсе, 41 нче аять)

АДНАН ОКТАР:   “малларыгыз белән дә, җаннарыгыз белән дә” – ди. Нинди йөк белән? Хәзерге йөк нәрсә? Китап, CDлар, фәнни фильмлар,алар белән хакыйкатькә чакырачаксың. Тырышлык күрсәтү будыр. “Көч сарыф итең”

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ:  Ән-Нәхел (бал кортлары) сүрәсе, 110 нчы аять: "Шуннан соң Раббың, фетнәләреннән соң йорт-җирләрен ташлап китеп көрәшүчеләргә һәм сабыр булганнарга, хакыйкатьтә, Раббың моның соңыннан ярлыкаучы, рәхимле!"

АДНАН ОКТАР:   Димәк Мөселманнар фетнәгә дә эләгә, кайгыгада төшә, авырлыклар да чигә, әмма җиһад итә. Фәтнәләргә эләксә дә җиһадтан кирә кайтмый. Хакыйкатькә чакыруны дәвам итә. Җиһад итү тырышлык күрсәтү, көч сарыф итү, Исламны тарату – Мөселманнарның вазыйфасы. Карагыз, күпме аять укыдык. Түземсез кардәшләребез аңламамышка салышалар, аларга файда китерми. Пәйгамбер Әфәндебез (с.а.в.) үтәгән, тема ябылды.

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ:  Әт-Тәхрим (хәрам итү) сүрәсе, 9 нчы аять: "Ий, пәйгамбәр! Кәферләр һәм монафикълар илә тырышып көрәш. Һәм алар белән каты бул. Аларның тору урыннары — җәһәннәмдер. Ахырлары бигрәк начарсана!"

АДНАН ОКТАР:   Монафикларга карата каты мөнәсәбәттә бул. Йомшак мөнәсәбәт түгел. Каты дигәне чынлыкта башын яру, күзен чыгаруны аңлатмый. Ягъни карарлы һәм көчле көрәш, үз-үзеңне кулда тотып көрәшү. Ягъни бу гасырда нәрсә ул? Китаплар, CDлар, фәнни фильмлар, һәр нәрә булырга мөмкин. Ягъни бик көчле, бик карарлы көрәштән сүз алып бара Җәнаби-Аллаһ. Ягъни һич оялмыйча, билгеле, иншаАллаһ.

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ:  Әс-Саффъ (сафлар) сүрәсе, 11 нче аять: "Ул сәүдә — сезләрнең Аллаһ һәм Аның рәсүленә иман китереп инанудан, малларыгыз һәм җаннарыгыз белән Аллаһ юлында көрәшүдәндер. Бу сезнең өчен хәерлерәк, әгәр белсәгез иде!"

АДНАН ОКТАР:   Аллаһ юлында көрәшү Мөселманнарның иң мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора. Ягъни кара, бу аять, шулай ук җиһадны, Исламны таратуны фарз итә. Әйе.

 

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo