Кеше Аллаһ тарафыннан бер максат белән яратылгандыр. Кешенең яратылыш максатын һәм бик тиз үтә торган дөнья тормышы буена нинди бер гомер кичерергә кирәклеген өйрәтүче чыганак, Аллаһның колларына бер юнәлтүче итеп иңдерелгән Коръәндер.
Аллаһ: “Әллә Без сезне уен-көлке өчен яраттык та һәм сез Безгә кайтарылмаячаксыз дип исәпләдегезме?” (әл-Мүъминүн сүрәсе, 115 нче аять ) аятендә кешеләрнең билгеле бер максат белән яратылганнарын белдергән. Бу максатның нәрсә булганы башка аятьләрдә дә тасвирлана. Кешеләрнең яратылу максаты: “...кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар диюдән гайре барлыкка китермәдем” (әз-Зәрийәт сүрәсе, 56 нчы аять ) аяте белән хәбәр ителгәнчә, Аллаһка коллык итүдер.
Аллаһка гыйбадәт итү өчен яратылган кешенең алдында уртача алтмыш-җитмеш еллык кыска бер гомер бар. Бу гомер, бер ком сәгатендәге кебек һич тә туктамыйча ага, кеше ахирәттәге иң әһәмиятле тормышка туры һәм өзлексез бер кире исәпләү эчендә яши бирә. Барысы да үзе өчен билгеләнгән бер вакытка кәдәр җир йөзендә калачак һәм бу вакытның билгесе барытик Аллаһ катында гына саклана. Кешенең тормышы үзе һәм башкалар тарафыннан үзгәртелә алмаган хәлендә, Аллаһ билгеләгән бер рәвештә көйләнелгән.
Җир йөзендәге бар нәрсә дә кыямәт вакыты килгәч юк булачактыр. Ачык булган чынлык : “...бу дөнья тереклеге исә ахыйрәткә карата файдалану гына бит!" (әр-Рәгьд сүрәсе, 26 нчы аять) аятендә дә белдерелгәнчә, чиксез ахирәт тормышы янында дөнья тормышының бик кыска булувы. Бөтен дөньяда барнәрсә дә искерүгә, картаюга һәм юк булуга таба бик бер бөек бер тизлек белән алгарыш ала. Вакыт барысын да һәм бар нәрсәне дә һичшиксез юк итүгә дучар итәчәк һәм бу үтүче дөньяга бәйләнгәннәр бик бөек бер югалту эченә төшәчәкләр.
Үзенә күп кенә нигъмәт бирелгән, акыл, вөҗдан һәм чиста мәгънәгә ия булган бер барлык булучы кешенең яратылу максатының, җитешсезлекләр белән тулы булган бу кыска дөнья тормышында, үтүче файданы гына алу булмаганлыгы нык ачыктыр. Кеше монда имтихан ителә һәм ахыргы максаты да чиксез ахирәт гүзәллеген казануыдыр.
Кеше дөньяда каршылашкан вакыйгалар каршысында күрсәткән хәрәкәтләре, ия булганы әхлак һәм эчендә йөреткән нияте белән сынала һәм барытик “иман иттем” диюве белән генә котыла алмый, әлбәттә бу гына җитми. Иманын гамәлләре белән дә күрсәтергә тиеш. Кыямәт көнендә, дөнья тормышындагы яшерен һәм ачык барнәрсә дә уртага чыгачак, бик хас, нечкә бер хисап булачак.
Бу хисапта “...хөрмә кабыгы кадәр дә җәберләнмәс!” (ән-Нисәә сүрәсе, 49 нчы аять ) хәтле дә хаксызлык эшләнмәс. Яхшылык-изгелекләре авыр булучылар чиксез гүзәллекләр белән бизәлгән җәннәт йортында күңел ачканда, начарлыкны һәм золымлыкны үзләренә юл итүчеләр җәһәннәм газабында җәзаландыралачаклар. Чөнки Аллаһ, бу кыска тормышны, кешеләрне имтиханнан үткәреп, яхшы һәм дөрес булганнарны башкалардан аеру өчен яраткан. Әл-Мүльк сүрәсендә бу чынлык шулай белгертелә:
"Ул сезне сынар өчен һәм дә гамәлләрегезгә карата кайсыгыз яхшырак икәнлеген күрер өчен үлем белән тереклекне яратучы..." (Әл-Мүльк сүрәсе, 2 нче аять ).
Тормыш чынлыкта Аллаһның безне сынауы һәм өйрәтүе өчен яратылган бер мизгел. Кеше бу мизгел буена уйлану, шулай ук Аллаһны тану, Аның хәкемнәрен үтәү һәм Аллаһның ризалыгын эзләү, Аллаһ ризалыгына омтылудан җаваплы.
“Кешене диннән ераклаштырган иң мөһим хата, уйланмау. Кеше, “ничек бар булдым, мине яратучы кем, кайда табан барам” кебек төп сорауларда уйланмаса дөреслекне таба алмас. Көндәлек тормышының буш бәхәсләре һәм тәкәбберлекләре эчендә батар.”
Харун Яхья