Аллаһ, мөнафикъларның мөселманнар арасында булганда үзләрен алардан кебек күрсәтергә тырышучы, мөселманнардан ераклашканнан соң бөтен тырышлыклары белән мөэминнәргә һәм Исламга карата хыянәтле гамәлләре һәм мантыксызлыкларын Коръәндә җентекләп хәбәр итә. Мөнафиклар да, нәкъ шайтанның үз акылсызлыгына һәм әхлаксызлыгына карамастан Аллаһка ( Аллаһны бөтен кимчелекләрдән пак белербез ) акыл бирергә тырышканы кебек, һәр дайми рәвештә Аллаһның илчеләренә һәм мөэминнәренә акыл бирергә тырышырлар, үзләре исә акылсыз һәм түбән бер дәрәҗәдә. Пәйгамбәрләрдән динне үзләре дөресрәк беләләр, пәйгамбәрләрнең төшенә алмаганнарын төшенәләр, пәйгамбәрләрнең динне яшәүләре хаталы дип күрүче, соң дәрәҗәле ялгыш бер акыл ияләре.
Үзләрен динне тагында дөрес аңлаучылар һәм яшәүчеләр дип уйларлар, чынлыкта исә асыл максатлары кешеләрне дин әхлакыннан ераклаштыру. Аллаһның Коръәндә “ ... диндә сезгә авырлык йөкләнмәгәндер, атагыз Ибрахимның дине ( ндә булган кебек ) “ (Хаҗ сүрәсе, 78) аяте белән, кешеләрнең холкына иң якын, бик җиңел шикелдә куллана алынган, акыллы һәм ихласлы бер дин булган Исламны, ырымнар белән, хәләл һәм харам мәсьәләсендә үз кагыйдаләрен кертеп яшәнә алмаслык авыр хәлгә китерделәр. Мөнафикъ, Исламны үз акылына күрә ачулы, чикләнгән, бастыручы, кан түгүче бер дин буларак күрергә теләр. Мөнафикълар, кешелеккә, сафлыкка, сәнгатькә, мәдәнияткә, сөюгә, шәфкаткә, бәхеткә һәм сөенечкә, акылга, ихласлыкка – боларның барысына да дошман булучы динне теләр. Коръәндә һәм хәдисләрдә исә үзләренең икейөзлелекләренә һәм сабырсызлыкларына яраклы бер дин күрмәсләр, бу сәбәптән Аллаһ белдергән кебек “тел йөртә башларлар”. Ягъни чынлыкта булмаган күп кенә нәрсәне дингә бәйләп, ихласлык, акыл, вөҗдан, сафлык, төзәмлек, лаеклык кебек диннең нигезендә булган гүзәл сыйфатларны да дингә хас түел сыман күрсәтерләр. Хәләл булган нәрсәләр мөнафикъка борчу китерер. Ни кадәр күп харам булса динне шул хәтле болганчык һәм яшәүгә яраксыз дин буларак уйлаулары сәбәпле һәр нәрсәне үз башына күрә харам кылар. Шулай итеп кешенең үсешен, хәрәкәтен чикләр. Үз акылына күрә, мөнафикъ динне чикләнгән һәм кешеләрнең мондый шартларга күрә яши алмыячаклары сәбәпле диннән ераклашачакларын төшенер. Аятьләрдә, динне үзләренә күрә катлауландырып, Аллаһның динен үзгәртергә тырышулары хакында шулай хәбәр ителә:
Әйт: "Әйе күрдегезме Аллаһ сезнең өчен иңдергән ризыкларны, яки үз белдегегез илә кайберләрен хәләл, кайберләрен хәрам кылдыгыз". Янә әйт: "Шулай үз белдегегез белән хөкем итәргә Аллаһ сезгә рөхсәт бирдеме? Яки Аллаһуга ялганны ифтира кыласызмы? Әлбәттә, бу хөкемегез Аллаһуга ифтира. (Юнус сүрәсе, 59)
Аллаһуга ялганны ифтира кылыр өчен дәлилсез үз белдегегез белән бусы – хәрам вә бусы – хәләл, дип әйтмәгез! Чөнки хәләл, хәрам кылучы Аллаһу тәгаләдер. Аллаһуга ялганны ифтира кылучылар ґәзабтан котыла алмаслар.(Нәхел сүрәсе, 116)
Ий мөэминнәр! Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь нәрсәләрне үзегезгә хәрам кылмаган һәм Аллаһ сызган сызыктан тышкары үтмәгез! Дөреслектә сызыктан үтүчеләрне Аллаһ һич тә сөйми. (Майдә сүрәсе, 87)
Шуны да онытмаска кирәк, мөнафикъ ялган сөйләп, хәләлләрне харам кылып, динне яшәүгә яраксыз хәлгә китергән вакытта, үзе бу куйган тәләпләргә һич тә оемас. Чөнки мөнафикъның дине барытик башкаларга күрсәтү өчен генә.
Башка кешеләр үзләрен күргән шартларда мөнафикълар намаз кылар, ураза тотар,теләр-теләмәс малларын сарыф итәрләр, әмма янәшәләрендә үзләрен күзәтүче булмаган вакытта гыйбадәтләренең һич берсен үтәмәс. Аллаһ Коръәндә Хз. Муса(а.с.) белән (аның кавемендәге) мөнафикълар арасында яшәнгән әңгәмәне үрнәк биреп, икейөзлеләрнең вакчыл, әхлаксыз гамәлләрендәге тәртипсезлекне һәм мантыксызлыклары хакында шулай хәбәр итә:
Янә Мусаның сезгә сыер бугазларга әмер иткәнен хәтерләгез! Муса кавеменә әйтте: "Дөреслектә Аллаһ сезгә сыер бугазларга боера". Алар әйттеләр: "Безне сыер бугазларга кушып мәсхәрә кыласыңмы?" Муса әйтте: "Сезне мәсхәрә кылып ахмаклардан булудан Аллаһуга сыгынамын". (Яһүдләрдән бер кеше үтерелгән иде, ләкин кем үтергәнлеге мәгълүм түгел иде. Муса г-мгә килеп: "Үтерүчене табарга безгә ярдәм ит", – диделәр. Муса әйтте: "Бер сыер бугазлагыз һәм шул сыерның койрыгы белән мәеткә сугарсыз, мәет терелер һәм үтерүчеләрне әйтер). ( Бакара сүрәсе, 67)
Мөнафикъларның “Безне мәсхәрә кыласыңмы?" дип әйтүләреАллаһка, дингә һәм Аллаһның саф илчеләренә каршы ни кадәр тәккәбер булганнарын ачыклар өчен бик мөһим бер үрнәк. Мөнафикълар Аллаһың илчеләренә һәм пәйгамбәрләргә каршы һәр заман итәгатьсез, хөрмәтсез һәм әдәпкә килешмәгән холыкка ия булырлар.
Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора – сыерның сыйфатларын безгә ачык бәян итсен!" Муса әйтте: "Аллаһу таґәлә әйтәдер: сыер карт та, яшь тә булмасын, урта яшьләрдә булсын! Күп сорашып тормагыз, Аллаһ кушканны эшләгез".( Бакара сүрәсе, 68)
Бу аятьтә тагын бер кат мөнафикъларның түбәнчелекләре һәм тәккәберлекләре хакында хәбәр ителә. Аллаһның исемен зикер иткәндә, чынлыкта Аллаһка күңелдән иман итеп һәм Аны бик яратып түгел һәм “Раббинә” дип әйткәндә хөрмәттән ерак булган бер мөнәсәбәт белән Аны хәтерләрләр. Шөбһәсез бу, аларның акылсыз һәм тәртипсез булуларыннан килә.
Әйттеләр: "Ий Муса Раббыңдан сора ул сыерның төсе нинди, әйтсен!" Муса әйтте: "Аллаһ әйтә, ул сыерның төсе ачык сары булыр, аңа караучыларны ґәҗәбләндерер", – дип.
Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсен! Ул сыер кырда утлап йөрүчеме? Яки җир сөрүчеме? Бер-берсенә охшаган сыерларны күрдек, ләкин үзебезгә кирәк сыерны аера алмадык. Әгәр ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсә, Аллаһ теләсә, ул сыерны табарбыз"(Бакара сүрәсе, 69-70)
Игътибар ителсә, Мөнафикъларның вакчыл икәнлекләре һәм Аллаһның хөкемен уңайлы икәнлеген кабул итмәүләре ачыкланыр. Моның өстәвенә үз тотышларын “Аллаһ теләсә без дөреслекне таба алабыз” дип аклап үзләренчә туры юлны табу өчен, яхшылык өчен бик катлаштыруны теләрләр. Югыйсә Аллаһ аларның чынлыкта йөрткән ниятләре хакында аятьләре аша хәбәр итә:
Муса әйтте: "Дөреслектә Аллаһ әйтәдер: ул сыер, әлбәттә, җир сөреп, җир сугарып мәшәкать чикмәгән сыердыр, ул сыерда чуарлык юк һәм һәр кимчелектән пакь". Алар. "Хәзер сыерның бөтен хәлен бәян кылдың, инде табарга мөмкин булыр", – диделәр һәм сыерны таптылар, бик зур бәягә сатып алып бугазладылар. Ләкин сыерның бәясе бик югары булу сәбәпле, аны сатып алудан гаҗиз була яздылар.(Бакара сүрәсе, 71)
Мөмкин кадәр күп төрле вакчыл сораулар белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына, Аллаһның хөкемен үтәргә риза булдылар. Моңа карамастан, "Ләкин...аны сатып алудан гаҗиз була яздылар" дип Аллаһ, бу кешеләрнең чын йөзен һәм әхлаксызлыкларын ачыклый. Бу аятьләр; мөнафикъларның шайтани кирелекләрен, тискәре булганлыкларын мантыксыз икәнлекләрен һәм үзләренең чикләнгән фикерләренә күрә Аллаһның хөкемнәреннән һәм пәйгамбәрләрдән шикләнүләрен( Аллаһны һәм илчеләрен дөрес танырбыз), үз тотышлары белән мөселманнар сыман кыланып яхшылык телиләр кебек янәшәдәгеләргә үзләрен танытырга тырышулары хакында хәбәр итә.