Дөрестән, нык һәм көчле иманлы кеше иман итмәгән кешеләрдән дөньяга караш һәм тормышы белән аерылып тора. Иманлы кешенең тормышы һәр мизгеле шатлы һәм бәхетле үтәр, бер нәрсә дә аны кайгыга салмас, бер ничек тә өметсезлек килмәс, бер нинди сәбәп тә аның әхләкын бозмас, яман күренгән кебек нәрсәләр башка килгәндә тыныч һәм басынкы булыр. Бу, иман иткән һәм иман итмәгән кешеләр арасында аерманын ачык үрнәкләре.
Кайбер кешеләр Аллаһның әмерләрен һәм насихәтләрен үтәп яшәүе үз акылларына күрә бәхетсез булуын уйлыйлар һәм диндән ераграк торырга тырышалар. Ләкин, киресенчә, дин әхлакындан ерак булуына күрә бәхетсезләр. Бәхетсезлекләрның сәбәпләрен бер ничек тә аңла алмыйлар, һәм бәхетсезлектән качу өчен башка төрле юллар эзлиләр. Әммә ничек тә тырышмасыннар, чын мәгънәдә бәхетле була алмыйлар. чын бәхетлек бары тик Аллаһа юнәлеше белән килер.
Иман итмәгән кешеләр иман иткән кешеләрнең һәр вакытта шат күңелле, куанычлы һәм тәвәккәл булуына хайран калалар, һәм моның сәбәбенә бер ничек тә төшенә алмыйлар. Аеруча мөселманнарның башларына төшкән һәр кыенлыкларга хәер итеп карауы аларны шаккатыра. Үзләре бер нинди авыр хәл булганда бик тиз күңелсезлеккә, хәсрәткә төшәләр, әммә мөселманнар шул ук хәлләрдә кайгыларга, хәсрәтләргә төшмәс, һәр вакытта сабырлы, тыныч булыр, хәлләргә хәер һәм хикмәт белән карар.
Мөэминнәр төрле кыенлыклар белән өчрашалар. Мәсәлән хурланыр,тәнкыйтьителер, яла ягылыр һәм башка төрле психологик басымларына дучар булалар. Тарих буенча мөселманнар дине инкяр итүчеләрдән төрле басымларга дучар булганнар. Ачык үрнәкләрдән пәйгамбәрләргә һәм тәкъва мөэминнәргә үлем белән куркытулары. Әммә пәйгамбәрләрләрның Аллаһ юлында өчраткан кыенлыклар тагы да дәртләндерүләрен сәбәбе булган. Аллаһ Коръәндә шулай әйтә:
"Пәйгамбәрләр белән бергә Аллаһка бирелгән күпме мөэминнәр сугышларга чыктылар. Алар сугышларның катылыгыннан ирешкән авырлыктан курыкмадылар, дошманның гаскәре күплегеннән зәгыйфьләнмәделәр вә гаҗизлек тә, мескенлек тә күрсәтмәделәр, бәлки гайрәт белән сугыштылар. Гайрәт белән сугышучыларны вә авырлыкны күтәрүче сабырларны Аллаһ сөяр." ( АлиИмран сүрәсе, 146 аять)
Тәква мөселманның максаты - Аллаһтан куркуы, Аны сөюе, һәр аң Аны уйлауы, пәйгамбәрләрнең юлы артыннан баруы һәм ни дәрәҗәдә мөмкин булса иманлы яшәүе. Бу кыска һәм фани дөнья тормышында мөселманның каршысында иң мөһиме үзенең никадәр ирешергә мөмкинлеге булса Аллаһтан куркуы һәм сөюе, иман дәрәҗәсен үстерүе. Вөҗданлы мөэмин һәр вакытта савабы күбрәк юлны сайлар. Шактый тырышлыгы белән Аллаһа якынаюда тотрыклылык күрсәткән кеше Аллаһның дусларыннан булыр.