Аллаһның барлыгы  –  ап-ачык хакыйкать
ucgen

Аллаһның барлыгы – ап-ачык хакыйкать

1808

Галәмнең  һәр ноктасы, үзенә охшаш булмаган, сәнгатьчә яратылышы белән Аллаһның барлыгына ишарәтләр белән тулы.  Күз алдыбызга күренгән  һәрнәрсә Аллаһның  соңсыз  көчен һәм бөеклеген  чагылдыра. Җир йөзендәге бөтен барлыкларның нигезләрендәге төгәл хисап һәм Дөньяны  тутырган  сансыз  физик һәм космик кануннар; Галактика, Кояш системасы, Кояш биргән җылылык, космосның киңәю тизлеге, суның сыйфатлары, Ай белән Җир арасындагы ераклык, атмосферадагы газларның хәрәкәте һәм  болар кебек  сансыз  физик күренешләр, диңгезләр, океаннар, таулар, күбәләкләр, тиеннәр, арысланнар һәм санап бетергесез башка бөтен барлыклар өстен һәм бөек  Раббыбыз – Аллаһның  барлыгын  шиксез икәнлеген ачыклый.

Кеше , космостагы нинди дә булса  барлыкны яки янындагы  нинди дә булса җан иясен  җентекләсә җентекләсен, бу барлыкта яки җанлыда яратылышларын чагылдыручы  югары дәрәҗә акылга ия Яратучысына күрсәтүче билгеләр күрер. Кечкенә берәр бөҗәк яки  диңгез караңгылыгында яшәүче берәр балыкның төзелеше аларның  яратылувына ишарәт итүче искиткеч һәм күп санлы  билгеләргә  ия.

Космосның һәр ноктасына  хаким булган  бу бөек акыл, әлбәттә ки, һәрнәрсәгә  хаким  булган өстен  бер Яратучыбызның ,  ягъни Аллаһның барлыгына дәлил.  Аллаһ бөтен җанлыларны югары дәрәҗә сыйфатларга  ия булган үзенчәлекләр белән яраткан һәм мондый билгеләр аша кешеләргә  Үзенең  барлыгына һәм көченә кагылышлы ап-ачык дәлилләр  күрсәткән. Бу чынбарлыкны күрә алу өчен биохимия лабороторияләренең яки геологик казылмаларының бик кирәге дә юк. Аллаһның барлыгы  хәтта бала аңларлык  кадәр ап-ачык. Күк йөзенең ,  тауларның ,  йолдызларның ,  бөҗәкләрнең ,  орлыкларның ,  хайваннарның ,  һәм һәртарафтагы сансыз  барлыкларның яратылышы (килеп чыгышы) хакында әз генә дә булса төшенгән кеше, Аллаһның ярату сәнгатенә шаһит булачак, шулай иттереп үзен һәм бөтен  Дөньяны  юктан бар иткән Раббыбызны танып, Аңа юнәләчәк.

Аллаһның барлыгы һәр тарафта чагыла

Кешеләрнең кайберләре матдәне, күз алларында җәелгән дөньяны беренче күренештәге гадилек белән кабул итәрләр һәм моны камиль буларак аңлаганнарын төшенерләр. Аллаһны исә (Аллаһны бөтен кимчелекләрдән пакь белербез), бу барлыкны сарып алган бер хыял  буларак танырлар.  Яки , Аллаһны күзләре белән күрмәгәнлекләре өчен, “һәрхәлдә Аллаһ безнең күрә алмаганыбыз  бер җирдә, галәмнең яки күкләрнең ерагындагы бер барлык” диярләр. Аллаһ хакында булган  (Аллаһны бөтен кимчелекләрдән пакь белербез) боларның барысы да бөек бер ялгышлык.

Чөнки Аллаһ , барытик күкләрдә түгел, чынлыкта исә һәркайда. Аллаһ, абсолют Зат буларак, бөтен Дөньяны: кешеләрне, җирләрне, күкләрне - һәрьякны (идарәсе, кануннары белән) сарып алган һәм (идарәсе, кануннары белән)  Аллаһ бөтен барлыкларда һәм галәмнәрдә чагылыш таба. Хәдисләрдә дә риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез (с.а.в.) Аллаһның күктә булганлыгын сөйләгән бер шәхескә дөрес әйткәнен белдергән. Әмма, бу риваять Аллаһның һәрьякта булувы чынбарлыгына каршы килми. Чөнки, дөньяның сез булган ноктасында  берәр кеше кулларын күккә юнәлтеп Аллаһка дога кылса һәм Аллаһның күктә булганлыгын  төшенсә, Көнчыгышта башка берәр кеше дә шулай ук Аллаһка юнәлсә, Көнбатыш якларындагы берәр башка кеше дә шулай ук кулларын (догада) күккә юнәлдерсә, Япониядәгә кеше, Америкадагы кеше, Экватордагы кеше да шул ук хәлдә кулларын күккә юнәлтеп Аллаһка догада булсалар, бу  шартларда һәр әйтеп кителгән юнәлешне күзаллап, Аллаһның урынын билгеләп, Аның хакында сүз йөртү мөмкин түгел. Шул ук хәлдә космосның һәм ераклыкларындагы төрле нокталарыннан булган җеннәр, фәрештәләр, шайтаннар да күккә юнәлеп дога кылсалар, билгеле бер як яки урын  хакында сүз йөртү мөмкин булмас, бу хәл бөтен галәм өчен үзгәрешсез калачак.
 
Аллаһ вакыт һәм урын төшенчәләреннән пакъ. Аның мөстәкыйль һәм абсолют Зат булувын онытмаска кирәк. Аллаһның идарәсе исә һәрьякта. Берәр кеше берәр бүлмәгә керсә һәм “монда Аллаһ юк” – дисә, Аллаһны инкярь итүчеләрдән булыр. Аллаһның идарәсе ул бүлмәдә дә бар һәм һәрҗирдә. Сез кайсы якка юнәлсәгез дә, Аллаһның идарәсе, кануннары, сәнгате шунда булыр.  Аллаһның һәрьякны сарып алувы, безгә муен (шаҺ) тамырыннан да якын булувы,  һәркая юнәлсәк тә  Аллаһның йөзен, ягъни яратылыш сыйфатларын күрәчәгебез Көръәннең бик күп аятьләрендә  хәбәр ителә. Үрнәге, Аллаһ Бакара сүрәсенең 255 нче аятендә: “... Аның тәхете (идарәсе), бөтен күкләрне һәм җирне каплап тулдыргандыр...”   диеп белдертә. Худ сүрәсенең 92 нче аятендә исә: “... Шиксез, минем Раббым эшлиячәкләрегезне (кылачак гамәлләрегезне) саручыдыр ” диеп, Аллаһның кешеләр кылачак гамәлләрне алдан белүвен белдерелә.

Көръәндә  белдерелгән чынбарлык ачык:  Аллаһ барытик күкләрдә түгел. Аллаһ һәрьякны (идарәсе белән) тулдырган.  Бу безгә  Коръән аша белдерелгән.  Матдә артындагы сер белән бәйле  чынбарлыкны аңлау исә, бу аятьләрнең кешеләр тарафыннан тагын да  ачык иттереп аңлашылувына  һәм җентекләнүвенә сәбәп булачак. Матдәнең камиль барлык булмаганлыгын аңлаган кешеләр, Аллаһның һәрьякта булганын, һәрзаман үзләрен күзәтүвен һәм ишетүвен, һәрнәрсәгә шаһит  булганын һәм үзләренә шаһ тамырыннан  тагын да якын булганлыгын, һәр дога кылганның догасын ишетүвен бөтен ачыклык белән аңлаячаклар.

Белем Аллаһның барлыгын исбатлый

Космос һәм эчендәге бөтен барлыкларны җентекләү һәм Аллаһның  ярату сәнгатен белдертүче ачышларны уртага салу һәм кешеләргә ирештерүнең юлы – белем. Шулай итеп, дин белемне Аллаһ яратылышындагы детальләргә ирешүдә арадашчы буларак алып, аңа (белемгә) юнәлдерә,этәрә.

Дин фәнни эзләнүләргә этәргәне сәбәпле, дин белдергән хакыйкатьләр буенча  юнәлгән фәнни эзләнүләр дә бик тиз һәм төгәл ачышларга китерер. Чөнки, дин космосның һәм җанлыларның ничек барлыкка килүве соравына иң дөрес һәм төгәл җавап бирүче бердән бер чыганак.  Гомүмән, дөрес бер ноктадан башланган эзләнүләр ,  космосның һәм  җанлыларның бар булувына кирәкле шартлар турындагы серләрне , иң аз  тырышлык белән һәм  мәгънәсез вакыт югалтудан сакланып, дөп-дөрес ачышларны уртага салачак. 20 нче гасырның иң бөек белем шәхесләренең берсе саналган Альберт Энштейнның да әйткәне кебек: “Динсез белем аксактыр.” Ягъни дин күрсәтмәгән юлны алган фән алга китә алмас, нәтиҗә бирмәс , төгәл ачышларга ирешү өчен бик күп вакыт сарыф ителәчәк һәм эзләнүләрнең күбесе соңына кадәр җитештерелмәячәк, тәмамланмаячак.  Белем барытик Аллаһның соңсыз кодрәтен, космостагы яратылышны күрсәтүче дәлилләрне табу ниятен кабул итеп, бу максат белән хәрәкәт иткән вакытта гына дөрес җавапларга ирешәчәк. Дөрес юнәлеш шартларында хәрәкәт ясаучы фән, кыска вакыт эчендә дөрес нәтиҗәләргә ирешер.

Аллаһ кешеләрне күк йөзен, яңгырны, бөҗәкләрне, хайваннарны, тууны, географик үзенчәлекләрне һәм башка мәсьәләләрне җентекләргә өнди. Аллаһ кешеләрне кирәкле мәсьәләр хакында төшенүләренә  өндәве кайбер аятьләрдә шулай  белдертелә:

Ул гафилләр өсләрендәге күккә карамыйлармы? Без аны ничек терәксез төзедек вә ул күкне йолдызлар белән зиннәтләдек вә ул күктә һич нинди ярык, кимчелек юктыр. Дәхи җирне киң кылдык вә анда таулар салдык вә җирдә үстердек һәр үсемлекне аталы-аналы итеп, ул үсемлекләр күңелләрне хуш кыладыр. Күңел күзе илә күреп фикерләмәк һәм вәгазьләнмәк өчен һәрбер Аллаһка кайтучы инабәтле (эченнән Аллаһка юнәлүче) бәндәләргә. Дәхи Без күктән файдалы булган суны иңдердек, аның белән бакчалар үстердек вә үстердек урып алына торган игеннәрне.  Вә озын, төз хөрмә агачын үстердек, ул хөрмәнең тезелгән бөреләре бардыр. (Каф сүрәсе 6-10 аятьләр)

Ул – Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне яратты. Аллаһ яраткан нәрсәләрдә үлчәүсезлекне күрмәссең. Күзеңне кайтарып күккә карагыл, анда берәр ярыкны, кимчелекне күрерсеңме?   (Мүлек сүрәсе 3 аять)

Адәм баласы үзенә карасын, нәрсәдән яратылды? (Тарыйк сүрәсе 5 аять)

Кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар? Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән?  Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар?   Вә җиргә карамыйлармы – ничек таралып түшәлгән?  (Гашыйә сүрәсе 17-20 аятьләр)


Фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә уртага чыккан билгеләр кешеләргә яратылыш серләрен, Аллаһның чиксез гыйльмен, акылын һәм көчен ачыклар.   Һәм тарих буенча кешелеккә бөек хезмәтләр күрсәткән галимнәрнең бөек өлеше  Аллаһка  инанган диндар шәхесләр булуларының сәбәбе дә шулдыр ки – фәннең Аллаһ көдрәтен  исбатлаучы бер юл булувы.....

 


БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo