"Без аларга һич золым кылмадык, ләкин алар үзләренә үзләре золым кылдылар..."(Худ сүрәсе,101 аят)
Кеше бер мәсьәлә белән каршылашканда һәр вакытта үз урынына башкаларны гаепләргә бирелүчән.
Башкаларның эшләгән эшләре аркасында үзенең хаталарга төшкәнене уйлар һәм аларны гаепләр. Әммә сәбәбнең төбен үзендә эзләргә кирәк. Чөнки кешенең үз үзенә китергән матди мәгънәви зыянлары, башкаларның китергән зыянлардан караганда бик тә җитди була алыр.
Аллаһ нәфесне һәм шайтаны махсус барлыкка китерде, кешеләрне сынау өчен. Тормыш ахырына кадәр кешене Аллаһны инкарь итүенә тартыр, көрәшер. Кеше нәфесен тыңлап, бер эштә булса да шайтанның вәсвәсәләренә ияреп үзенә иң зур зыянларга юл ачар.
Аллаһ Коръәндә белдерде,һәр кеше кем Коръән буенча яшәсә Аллаһа сыенып бу начар уйлардан җиңел котылыр. Урынсыз вәсвәсәләр, начар, кыюлыкны алган, туры юлдан яздырган, вакытны сарыф иткән уйлар, сүз көрәштерү ярата торган кешеләргә көч бирү, кешенең тәнен һәм акылын көчен юк иткән һәм иң мөһиме Коръән ахләкына каршы булган хәрәкәтләр.
Мөэмин, бу начарлыклар шайтандан булганын белеп үз үзене кыен хәлләргә китерү яхшы санамаз. Коръән әхлакына туры килми торганы белә торып үз үзенә зыян китергән система эченә керүе зур акылсызлык булыр. Хәттә дә мөэминең вәсвәсәләр белән булуы, үз үзенә ясалма мәсьәләләрне уйлап чыгаруы һәм аларны хәл итүенә вакытны сарыф итүгә мөмкинлеге юк. Гомер бик кыска, һәм дә мөэмин шул нәрсәләргә вакытны сарыф итергә рөхсәт итмәс. Җир шарында Коръән әхлакыннан ерак яшәгән кешеләр булуы, дөньяның күп җирләрендә мөселманнарга золым итүләре мөэмин вөҗданыны уяндырыр, хәрәкәтләндерер. Аз вакытын да нәфеснең урынсыз шикләнүләренә вакытны аеру кабул итмәс.