Алар алдынгы карашлылар, такъвалы (Аллаһтан куркулы) һәм нечкә күңеллеләр. Дөнья малы белән кызыксынмаслар, иман һәм белем ияләре... Төннәрен гыйбадәтче, көндезләрен арсланнар. Корыч йөрәкле һәм көчле иман ияләре. Арыганлыкны белмәсләр, көчлеләр. Шул кадәр чыдамлылар ки, тауларга җибәрелсәләр, аларны тишәрләр, урыннарыннан кузгатырлар. Хак Тәгаләгә инанган, Хз. Мәхдигә итәгатъ итеп тәслим булган, шәхидлек гашыйклары, Аллаһка ирешү өчен җан атучы, куркынычлыклар һәм авырлыклар шартларында җитешкән фидакарьләр (фида кылучылар). Җәһд (тырышлык) һәм шәхидлек гашыйклары. Сабыр аларның сыйфатыннан. Тәвәккәллек (Аллаһка таяну) - аларның юл азыгы. Корыч йөрәкле, тимер ихтиярлы, төнге намазларын кылучылар, канәгатъ булучылар, һәрбере кырык егет көчендә кыю кешеләр. (Сафи Голпәйгани, Мунтахабуль Әсәр, бит 486) |
АЛАРНЫ КҮРӘМ СЫМАН: БЕР ҮК ТӨСТӘ, БЕР ҮК БУЙДА, ЙӨЗЛӘРЕ БЕР ҮК ҺӘМ КИМНӘРЕ ДӘ БЕР ТӨРЛЕ... БУЛГАН КИЛЕШ ХӘЗРӘТИ МӘХДИГӘ БИГАТЬ (АНТ) ИТӘРЛӘР. (Ибн Тавус, Әл Мәлаһимү Вәл Фитән, бит 122) |
Бу ике хәдис тә Җәвад Мухаддисинең “Өмет иртәсе” исемле китабының 55 нче битендә урын ала.