Хз. Мәһди (а.с.) укучылары, аны дәстәкләүчеләре бик зур хиянәт һәм авырлыклар белән каршылашыр. Хәтта үзләренең мадди һәм казаныш ягыннан заралы булачаклары дип уйлаучылар, Мәһди таләбәләренең хаклы булганын белгәннәре килеш, аларны аңламамышка салышыр, алар белән гайлә корудан да ваз кичерләр, хәлләрен белешмәсләр, хәтта вафат булганнарыннан соң да, җаназаларына килмәсләр. Каршылашкан авырлыкларына карамастан, Мәһди (а.с.) һәм аңа тирән күңелдән бәйле булган, аның Аллаһ юлындагы хезмәтләрендә ярдәмче булган таләбәләре шундый чыдый алмаслык сынаулар белән каршылашып та, тырышлык күрсәтүдән ваз кичмәүләре, хәтта янәшәдәге күзәтүче фәрештәләрне дә шаккатырлык дәрәҗәдә булыр. Башка кеше булган очракта, инде күптәннән өметсезлеккә бирелеп, ялгышып китеп, Аллаһтан күңелен кисә торган булса, хз. Мәһди таләбәләре, барыбер үз хезмәтләрен дәвам итәр, хәлләре булган кадәр, соңгы сулышларына кадәр, нинди генә авыр булуга карамастан, гаделсезлеккә каршы күрәш алып барырлар. Шул ук вакытта, авырлык килгән чакта, хз. Мәһдидән ераклашучы зындык, хорафатчы һәм ике йөзлеләр дә бик күп булачак. Чын мәгънәдә Аллаһка иман итмәгәннәре өчен, гаделлекә инанмаганнары өчен, гаделсезлек үзләренә тагын да уңайлы булганлыгы өчен, аыерылып китерләр. Алтын гасыр килгән дәвердә, инде Мәһди хәзрәтләре (а.с.) уртага ачык буларак чыккан (зухур) иткән вакытта, инде бөтен нәрсә ап-ачык аңлашылыр. Мәһди һәм аның таләбәләренә бик зур ихтирам күрсәтелер. Авыр вакытларда, үзләренең мин-минлегенә һәм дөнйага алданган, ераклашып хыянәт иткәннәр өчен исе, бу дөнйада дә, бигрәк тә мәңгелек булучы ахирәттә сөртелмәс оятлык һәм рәзилият теркәлер.
АДНАН ОКТАР: "Без иң саваплы елларда яшибез. Әйе бик авыр чаклар булгалый һәм булыр да. Әмма хәзерге вакытта, иттихад өчен, Мәһдият өчен хезмәт күрсәтүчеләр, миллионнарча савап алыр. Биш-ун ел узгач, инде ике-өч савап кына алыр кеше мондый гамәлләр өчен. Аллаһ безне иң хәерлеләрдән кылсын иншаАллаһ."
Хәдисләрдә белдерелгәне кебек, хз. Мәһди (а.с.) таләбәләре (укучылары), дөнйага береккән, хак иманнан йырак булучылар өчен, иң хәерсез кешеләр сыман күренер. Аллардан туганнары, якыннары һәм үзләрен белем-гыйлем ияләре дип таныткан фукухалар (шәригатъ белгечләре) йыраклашыр. Алларны төрле яла ягып мыскылларга һәм авырлык китерергә тырышлырлар. Моның үрнәкләре Көръәни Кәримдә дә күп кенә урында бәян ителә.
Хз. Мәръям анабызны, ырымчы һәм ике йөзле, тышкы кыяфәттән акыллы сыман күрсәтүчеләр төрле ялалар ягып,
- әдәпсезлектә
- гонһада
- динсезлектә
гаепләп, үзләрен хак чыгарырга теләделәр.
Әмма араларыннан хаклыкны аңлап сөйләрлек бер кем булмагач, Аллаһ Үзе хз. Гайсә (а.с.) (әле генә туган сабый) аша, дөреслекне уртага чыгара.
Бәлки дә, бу вакыйга, ахыр заманда яшәнәчәк ифтиралар(яла ягулар) һәм гаделсезлеккә каршы, уртага хз. Гайсә (а.с.) чыгып, гаделлек өчен сүз йөретәчәгенә бер ишарәт булырга мөмкин.
Иң дөресен белүче тик Аллаһ үзе генә.