Аднан Октарның 2013 елының 2 нче апрелендәге А9 ТВ репортажыннан
АДНАН ОКТАР: Шайтаннан Аллаһка сыенам. Әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 204 нче аять: “һәм Коръән укылса, аны тыңлагыз” – ди Җәнаби-Аллаһ “һәм эндәшмәгез.” Мәчетләрдә дә кешеләр сөйләшәләр, югары тавыш белән Көръән укыла, Аллаһ нәрсә ди, карагыз: “шунда ук аны тыңлагыз”. Тыңламый кеше, “һәм эндәшмәгез” – ди, барыбер сөйләшәләр. Харамдыр. Көръән укылган вакытта сөйләшмәскә, тыңларга. “Шаять, сез мәрхәмәткә ирешерсез!” – ди Җәнаби-Аллаһ.
Шайтаннан Аллаһка сыгынам. Әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 188 нче аять: “Мин бит үгетләүче һәм иман китергән кавемне сөендерүче генә”. Әбҗәд саны 2026 нчы елны бирә. Карагыз “Мин бит иман китергән кавемне үгетләүче” үгетли, “һәм сөендерүче генә”. Кем белән? Хз. Мәһди (а.с.) белән, Хз. Иса Мәсиһ (а.с.) белән, җәннәт белән, “һәм сөендерүче генә” . Бер үк вакытта Хз. Мәһди (а.с.) гә караучы аять, әлбәттә Пәйгамбәребез (с.а.в.) гә турыдан-туры да карый, ишарәте Хз. Мәһди (а.с.) карый. 2026 нчы тарихын бирә.
Әл-Әгьраф (киртәләр) сүрәсе, 196 нчы аять: “Хакыйкатьтә, минем ярдәмчем — китапны иңдергән Аллаһ һәм Ул игелек кылучыларга” ихласлы булганнарга “ярдәм итә!” Хз. Мәһди (а.с.) гә каршы бернәрсә дә эшли алмаганнарының сере бу аятьтә, Хз. Иса Мәсиһ (а.с.) гә каршы бернәрсә дә эшли алмаганнарының сере бу аятьтә, Хз. Хызыр (а.с.) гә каршы бернәрсә дә эшли алмаганнарының сере бу аятьтә. Аеруча, шөгыльләнүчеләр булыр, тозак-мәкер коручылар булыр. Карагыз “Хакыйкатьтә, минем ярдәмчем — китапны иңдергән Аллаһ”, ярдәмче Аллаһ ягъни, “Ул игелек кылучыларга ярдәм итә!”. Аллаһның теләгеннән башка бернәрсә дә эшли алмаслар.