АЛЛАҺ МӨСЕЛМАННАРГА БЕРДӘМ БУЛУЛАРЫН ӘМЕР КЫЛГАНДЫР, БЕРДӘМ БУЛУ ФАРЫЗДЫР.
Аллаһ Көръәндә мөэминнәрнең бердәм булуларын, инкарчылыкка каршы иман йагыннан саф тотуларын, бер-берләрен кардәш кебек йакын күрү; бер-берләренә карата мәрхамәтле, кичерүче вә йаклаучы булулары кирәклеген әмер итә һәм бүленеп айырылудан катгый рәвештә тыйа.
БӨТЕН МӨСЕЛМАННАР КАРДӘШТЕР ҺӘМ БЕРДӘМ ТУПЛЫКТЫР.
Чыннан да, сезнең бу өммәтегез тик бер өммәттер. Мин исә сезнең Раббыгыз, шуңа күрә Миңа гыйбадәт итегез. Алар, эшләрен үз арасында тар-мар китереп таркаттылар (диннәрендә айырымлык китерделәр); һәммәсе Безгә әйләнеп кайтыр. (Әнбийа: 92-93)
Аллаһның арканына барыгыз да берләшкән хәлегездә ныклап йабышыгыз. Таралып айырылмагыз. Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, йәнә бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм йарының читенә килгән идегез, шуннан сезне коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә айәтләрен ачык бәйан итәр. Бәлки аңлап, дөрес гамәл кылып һидайәткә йүнәлерсез. (Али Имран: 103)
Мөэминнәр, әлбәттә бер-берсенә кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең арасын килештерегез, тезелегез, Аллаһудан куркыгыз, мөэминнәр арасына фетнә дошманлык салудан сакланыгыз, шайәт Аллаһудан рахмәт ителерсез. (Хүҗүрат: 10)
Аллаһка һәм Рәсүленә итәгать итең һәм үзара низаглашмагыз, әгәр низаглашсагыз көчегез, гайрәтегез китәр. Сабыр итең! Аллаһ, шиксез сабырларга йәрдәм бирәчәк. (Әнфәл: 46)
Инкарчылар бер-берсенә дистәкләүчедер. Әгәр сез моны үтәмәсәгез (бер-берегезгә йәрдәмчел һәм дус булмасагыз), җир йөзендә фетнә вә бөйек бер бозгынлык (фәсат) булыр. (Әнфәл: 73)
АЛЛАҺ БӨТЕН МӨСЕЛМАННАРГА, ГОМУМӘН БЕРДӘМ ДИНСЕЗЛЕККӘ КАРШЫ ФИКРИ КӨРӘШ АЛЫП БАРУНЫ ӘМЕР КЫЛА.
Сезгә ни булды ки, Аллаһ йулында вә: “Йә Раббыбыз, безне халкы залим булган бу өлкәдән чыгар, бизгә Үз хозурыңнан бер вәли (саклаучы) күндер, безгә Үз хозурыңнан бер йәрдәм йулла”- дип йалваручы, зәгыйф калган ирләр, хатыннар һәм балалар иминлеге өчен көрәш алып бармыйсыз? (Ниса: 75)
Фетнә бөтенләй беткәнче һәм диннең барчасы Аллаһ дине генә булганчы, аларга каршы көрәш алып барыгыз. Шайәт көфердән иманга кайтсалар, Аллаһ аларның эшләрен күрүчедер. (Әнфәл: 39)
Вә араларыннан берсе залимнәрдән хаксыз җәберләнсә, бергәләшеп йәрдәм итеп ул җәберләнгән мөэмин кардәшләрен коткарырлар. (Шура: 39)
Шөбхәсез, Аллаһ йулында, беркетелгән хәлдә бер-берләренә койып куйган бина сыман саф булдырып, көрәш алып баручыларны Аллаһ сөйәр. (Саф: 4)
МӨСЕЛМАННАР ДИНСЕЗЛЕККӘ КАРШЫ ОЙЫШМА БУЛДЫРЫП ФИКРИ КӨРӘШ АЛЫП БАРАЛАР.
Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне йараткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз. ВӘ МӨШРИКЛӘР СЕЗНЕҢ БЕЛӘН БАРЧАСЫ, ОЙЫШМА БУЛДЫРЫП, КӨРӘШКӘН КЕБЕК, СЕЗ ДӘ БАРЧАГЫЗ БЕР БУЛЫП (ОЙЫШМА БУЛДЫРЫП) МӨШРИКЛӘРГӘ КАРШЫ КӨРӘШЕГЕЗ, бер-берегезгә йәрдәмдә булыгыз, ташламагыз! Вә белегез, Аллаһ тәкъвалылар белән бергәдер. (Тәүбә: 36)
Бу айәтләдән вә Көръәннән гомумән аңлашканы кебек:
· Мөселманнарның бердәм булулары,
· Кардәшләрчә бер-беренә карата сөйү һәм шәфкатле булулары,
· Чилегеп тартышмаулары,
· Бер берләренә йаклаучы һәм дус булулары,
· Бер-берсен һәр төрле очракта да саклаулары,
· Бер-берсе белән һәр мәсаләдә киңәшләшүләре,
· Бер-берләренә беркетелеп койылган бина сыман, динсезлеккә каршы, саф хәлендә фикри көрәш алып барулары фарыздыр.
Мондый очракта, бөтен әйтеп киткәннәрнең киресен үтәү;
· Берләштерүче түгел айыручы булу,
· Мөселман кардәшләренә каршы сөйү һәм шәкатле булмау,
· Мөселман кардәшләренә карата гафу итүче, саклаучы һәм уңайлаштыручы булмау,
· Инкарчылыкка каршы көрәш алып бару йулында Мөселманнар белән беркетелгән бина самын берлек сафын булдырмау – хәрамдыр.