Имам Раббани (к.с.) hәм Хз. Мәхдинең (г.с.) килу тарихы
ucgen

Имам Раббани (к.с.) hәм Хз. Мәхдинең (г.с.) килу тарихы

2507
Имам Раббани Хз. Мәһдинең  Пейгамбәребезнең( с.а.в.)   вафатыннан 1000 (мең) ел үткәннән соң, “мең яки икенче мең еллар арасында” киләчәген белдергән:

“Әмма көтелгән ул ки; арадан мең ел үткәч бу яшерен дәүләт тәҗдид ителә (яңалана). Аңа бер өстенлек бирелеп суны табувы, арттырыла...шулай итеп камиллекнең (фазыйләтләрнең, камиллекләрнең) асылы пәйда булып аның түбәнчелеген каплый...Һәм бөек баглылыкка игътибар бирүче Хз.Мәһди килә бирә. Аллаһ анардан разый булсын.” (Мәктубат- и Раббани, 1/569).

“Шәриатны билгеләү вакыйгалары, милләтне тәҗдид (яңарту) бу икенче меңдә. Бу миссиянең дөрес булувында гадел шаһит: Исаның (а.с.), Хз. Мәһдинең (р.а.) бу мең эчендә бар булувы.” (Мәктубат- и Раббани, 1/611).

“Рәсүлуллаһның (с.а.в.) өммәте арасыннан чыкканнар бик камилләр. Ягъни Рәсүлуллаһның (с.а.в.) иртихале (вафаты) артыннан мең ел үткәннән соң әз булсалар да. Аларның камиль булулары шуның өчен ки: шәриатның көчләнүве бик бөтен шикелдә барлыкка килә. Арадан мең ел үткәннән соң Хз.Мәһдинең килүве дз моның өчен. Аның бәрәкәтле килеше белән Хатәмүр-рәсүл Рәсулуллаh (с.а.в.) шатландырган, Иса (а.с.) дә арадан мең ел үткәннән соң иңәчәктер.” (Мәктубат- и Раббани, 1/440)

Пәйгамбәр Әфәндебезнең (с.а.в.) үлеме артыннын мең ел үткәннән соң икенче мең елга керелә. Имам Раббани Хазрәтләренең югарыдагы аңлатуларына күрә, Хз. Иса hәм Хз. Мәhди бу мең белән икенче мең ел арасында киләчәктер.         

Бөек Ислам галиме Имам Суюти исә, Пәйгамбәрнең (с.а.в.) хадисләрендә өммәтенең гомере 1500 елны узмаячагын белдерүве турында хабәр бирә:         
 
“Бу өммәтнең гомере мең (1000) елны үтәчәк, ләкин мең биш йөз (1500) елны узмаячак.” ( Кыямәт галәмәтләре, 299 бит) (Җәлаледдин Суютиның "Әлкәшфү фи муҗазавәти хазинәл үммәти әл әлфә әлләзи далләт аләйһи ал асар " исемле китабыннан алынды).        


Моңа күрә, Ислам хакимияте хиҗри 1500гә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай итеп, 1500-1600 еллар арасында бозылулар яшәнер hәм артыннан да кыямәт көтеләчәк  (иң дөресен Аллаh белер ).      

Бәддиуззаман Саид Нурси Хазрәтләре дә шулай ук өммәт гомренең 1506 елына кадәр булачагын белдергән:          

“...Беренче җөмлә мең биш йөз (1500) елны Ахыр замандагы бер мөҗаһитлар төркеменең (дин өчен тырышканнарның, җиhaдта булганнарның ) соңгы вакытларына; hәм икенче җөмлә мең биш йөз алты елына хәтле җиңеп барылган көрәшнең датасына...ишарәт итәр. (...) бу датага кадәр (1506) ачык һәм яратылып, бәлки җиңеп дәвам итүвенә рәмзгә якын рәвештә (ишарәт ысулы) ишарәт итәр.” (Сиккә-и тасдик-и гайби, 46нчы бит).

Бәддиүзаман да Имам Суюти кебек Ислам әхлакының хакимияте  һиҗри буенча 1500 елларына кадәр дәвам итүвен, аннан соң да бозыла башлавына ишарәт итә.

Имам Раббани бу сорауны ачыклаучы башка бер сүзендә дә, Хз. Мәhдинең уртага чыгуын йөзьел башында булачагын белдергән: “Һәм аның (Хз. Мәһдинең)  уртага чыгувы йөзьел башында булачак.” (Мәктубат-ы Раббани, , 3/158-159).

Мөхәммәт өммәтенең гомере 1500 ( мең биш йөз ) елны ашмый икән, һиҗри буенча 1500 елына җитәр өчен йөз ел гына кала. Бу да һиҗри 1400 ел башларына туры килә. Шулай итеп, Хз. Мәhдинең чыгу вакыты һиҗринең 1400 нең башы булып чыга.

Пейгамбәребезнең (с.а.с) хадисенә курә, Ислам әхлакының хакимияте бер йөз ел үткәннән соң, якынча бер йөз ел да начарлык hәм имансызлык идарә итәчәк, hәм моның артыннан Кыямәт көтеләчәк (иң дөресен Аллаh белер ).      

Рәсүлуллаh (с.а.в.) боерды: “Кыямәт җир йөзендә Аллаhка гыйбадәт ителмәген бер йөз ел утмичә купмас.” (Китаб-уль бурхан фи алямәти Хз. Мәһдииль ахир заман, 92нчы бит)

Пейгамбәребезнең (с.а.в.)  хадисләрендә hәм Ислам галимнәренең сүзләрендә хабәр бирелгән бу билгеләргә курә, Ислам өммәтенең гомере һиҗринен 1500 елын узмаячак. Шуңа күрә, Хз. Мәhдинең  һиҗринең 1400 нче ел башларында килүе кирәк.

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo