ИншаАллаһ ифадәсе (аңламы) Аллаһ изен(рөхсәт) бирсә дигән мәгънәдәдер. Бөек Аллаһ Безгә Коръәни Кәримдә, Кәһеф Сүрәсенең 23 нче һәм 24 нче айәтләрендә “иншаАллаһ” дип әйтүнең кирәклеген шулай белдерә:
Бер нәрсә турында да: «Мин моны иртәгә эшләрмен», — дип әйтмә. Тик “Аллаһ теләсә генә” (“иншаАллаһ эшләрмен” - диген). (әл-Кәһеф:23-24)
Пәйгамбәр Әфәндебез (с.а.в.) дә иншаАллаһ диюнең мөһимлеген бик күп хәдисе аша белдертә.
Бер кешенең һәр сүз йөреткән вакытында иншаАллаһ диюе, аның иманының камиллелегеннәндер. (Табәрани)
“Инсаннар (кешеләр) өчен иншаАллаһ диюдән тагын да фазиләтле (ныклы) итәгатъ итү юктыр” (Хәдис Шәриф)
АДНАН ОКТАР: “ИншаАллаһ” бер зикердер. “Лә Илахә иллАллаһ” кебек, “субханАллаһ” кебек, “Аллаһу Әкбәр” кебек, “әлхамдүлИлләһ” кебек бер зикердер. Аллаһны зикер итү моңа күрә бәракәттер. (17 haziran 2010 aksu_tv_kackar_tv)
Бакчаңа кергәч, “МашаАллаһ, Аллаһтан башка куввәт юктыр” диюең кирәкмәс идеме? (әл-Кәһеф: 39)
Бу айәттә “машаАллаһ” сүзенең әһәмиятлелегенә игътибар җәлеб ителә. МашаАллаһ “Аллаһның теләге белән” аңламында кулланылган бер ифадәдер. Мөэминнәр Аллаһның яратылышындагы өстен сәнгатен һәм кодрәтен тасвирларга теләгән вакытта “машаАллаһ ни кадәр искиткеч матур яраткан” - дип Аллаһны тәсбих итерләр (хәтергә алырлар).
“МашаАллаһ” һәм “ИншаАллаһ” дип йыш-йыш кабатлауның әһәмияте
Кечкенә, зур һәр төрле вакыйга Аллаһның белеп торуы шартларында чынлыкка ашар. МашаАллаһ һәм ИншаАллаһ аңламын йөрәктән хис итеп куллану, тирә яктагы кешеләргә дә һәр нәрсәнең сахибе (хуҗасы) Аллаһ булганын, һәр вакыйганың кадәрдә (язмышта) икәнен һәм Аллаһ теләсә чынлыкка ашканын хәтерләтер. Һәр нәрсәне булдыручы Аллаһның барлыгын йыш-йыш хәтерләтү, кешеләргә бик зур файда бирер.
АДНАН ОКТАР: : ИншаАллаһ һәм машаАллаһ нигезендә бер сер бар. Ул сүзләрдә, ул зикердә, дөнья хәракәткә килә. Бу зикер эчендә үзенчәлекле бер тәэсир бар. Карагыз, “иншаАллаһ машаАллаһ, иншаАллаһ машаАллаһ ” дөнья чыдый алмый. Көферлек эри башлый, бу сүзләргә түзә алмый көфер. Һәм Мәһдиятнең кылычыдыр иншаАллаһ, машаАллаһ. Бер сер бар ки, без бу кадәр катгый сөйлибез, кабатлап сөйлибез. Аллаһ “йыш кабатлагыз”- дип әйтә, без дә кабатлап сөйлибез. (15 Ağustos 2011)
ИншаАллаһ һәм МашаАллаһ зикерләре ширкне тармар итәр.
Аллаһ һәр нәрсә өстендә Хаким итүче һәм һәр нәрсәне бер кадәр (язмыш) буларак яраткандыр. Бу кискен чынбарлыкка иман иткән мөэминнәр, үзләренең Аллаһка бәйле һәм тәслим (ышанып тапшырган) икәнлеген бер мәгънә буларак сүз йөрткәндә иншаАллаһ һәм машаАллаһ аңламын йыш-йыш кулланырлар.
АДНАН ОКТАР: Берәр нәрсә күргәнебез вакыт, “машаАллаһ, Аллаһ ни кадәр матур яраткан”. Бу рәвешле ширктән котылган булабыз. “ИншаАллаһ” та, Аллаһның бар кылуы белән, Аллаһның кадәрдә (язмышта) яратканы белән. Һәр икесе дә анти-ширк кәлимәләре (сүзләре) дер “ИншаАллаһ һәм МашаАллаһ”. Ширкне җимерер. Ширкне тармар итүче ике сүз. “Нур” сүрәсендә Аллаһ, Аллаһка ширк кылмаучыларның дөньяга хаким булачакларын ачыклый. “Иртәгә мин берәр нәрсә эшләрмен”- дисәм, Аллаһны онытып сөйләсәм, Аллаһның яратачагы хакында онытсам, бу ширк булыр. Әмма, “иншаАллаһ”, “Аллаһның теләге (рөхсәте) белән”. “Аллаһның кадәрдә(язмышта) яратуы белән” эшлим дип әйтсәң, ул вакытта ширктән котылган буласың. Мөшрик булмассың. Башка очракта исә, берәр нәрсәгә, “матур” дисәң, ул нәрсәгә илаһлык теркәгән булырсың. Әмма, “Аллаһ ни кадәр матур яраткан” – дип әйтсәң, ширктән котылган булырсың. “ИншаАллаһ” һәм “МашаАллаһ” ахыр заманда ширкне җимерүче Аллаһның ике зикередер(мактавы). Бу ике зикер ширкне җимерер. Потларны җимерүчедер, иншаАллаһ... (17 haziran 2010 aksu_tv_kackar_tv)
иншаАллаһ һәм МашаАллаһ аңламларының, Исламның Дөньяга Хакимиятендәге Әһәмияте.
МашаАллаһ һәм ИншаАллаһ сүзләре, Коръәни Кәримнең бары тик “Кәһеф” сүрәсендә бер арада урын алыр. Кәһеф сүрәсе, ахыр заманга юнәлгән бик мөһим ишарәтләр ташыр.
Бу сүзләрнең әбҗәд нигезләре дә могъҗизалы бер шәкелдә ахыр заманга һәм Исламның дөнья хакимлегенә ийә булган тарих билгеләрен бирер..
МашаАллаһ сүзенең әбҗәд нигезе: шәддәсез 1987 гә, шәддәле 2016
ИншаАллаһ сүзе шәддәсез 1997, шәддәле 2027
АДНАН ОКТАР: ИншаАллаһ, машаАллаһ дигән саен, дөнья хакимияте адым-адым якынлашыр. Моның билгеле бер саны бар, иншаАллаһ һәм машаАллаһ. Ул санга ирешкән вакытта, хакимият тә җитешкән булыр иншаАллаһ. Моның өчен күп-күп итеп “иншаАллаһ” һәм “машаАллаһ” ны кардәшләребез куллансыннар. ..ИншаАллаһ, машаАллаһ адым адым Исламга, Иттихад-и Исламга (Ислам Бердәмлегенә) якынлашу диюдер. Һәр әйткәндә, бер адым тагын якынлашырсың, һәр әйткәнеңдә бер адым тагын якынлашырсың. Аллаһ билгеләгән бер лимит (чикләр) бар, алар тулгач тәмамдыр, иншаАллаһ
ИншаАллаһ һәм машаАллаһ зикере, Хз. Мәһди (а.с.) таләбәләренең (укучыларының) середер. Пәйгамбәр әфәндебез (с.а.в.) бер хәдисендә Хз. Мәһди (а.с.) таләбәләре хакында “Алардан (Хз. Мәһди (а.с.) нең таләбәләреннән) берсе, берәр эш башкарырга теләгән вакытта, иншаАллаһ бу эшне үтәрмен дияр” дип бойырды.
АДНАН ОКТАР: Һич бер нәрсә турында да, моны иртәгә әлбәттә эшләрмен дип әйтмә. Тик, Аллаһ теләсә иншаАллаһ эшләрмен диген. Күбесенчә иң йыш итеп “иншаАллаһ” ны Хз. Мәһди таләбәләреннән (укучларыннан) ишетербез. “ИншаАллаһ, МашаАллаһ” ны иң күп итеп алар кулланыр, бу бикле сүзләр белән дөньяга хаким булачаклар, иншаАллаһ. Середер дөньяның, иншаАллаһ, машаАллаһ. Дөнья хакимиятенең середер. Мәһди таләбәләренең середер, бикле сүзедер, Кәһеф сүрәсендә ачыклангандыр бу иншаАллаһ