Бөек Аллаһның Рахман һәм Рахим сыйфатлары, Коръән аятләрендә бик күп мәртәбә кабатланыр. Аеручы “Тәүбә” сүрәсеннән тыш, калган 113 сүрәдә, Рахман һәм Рахим булган Аллаһның исебе белән башланыр. Мөэминнәр, тормышлары буена һәр мизгел Аллаһның Рахман һәм Рахим сыйфатларын чагылдыручы үрнәкләр белән каршылашыр. Мәрхамәт сүзе, гарәпчәдән Р, Х, М – табырыннан килер, һәм Саклау, Кору, Шәфкать күрсәтү, Кичерү, Гафу итү – мәгънәләрендә кулланылыр. Раббыбызның Рахман һәм Рахим сыйфатлары да, Мәрхамәт сүзе белән бер үк тамырдан килер. Коръән аятләрендә Рахман сыйфаты, махсус Аллаһның сыйфатын чагылдыру өчен кулланылыр. Бу сыйфат, “Рахмәте белән бөтен барлыкны биләп алган, бөтен яратылганнар хакында хәер, рахмәт һәм гүзәллек теләгән, сөйгәне белән сөймәгәнен аермыйча, сансыз уңайлыклар белән нигъмәтләндерүче” мәгънәгә ийә булып тора. Коръәндә, пәйгамбәребез (с.а.в.) өчен дә зикер ителгән “Рахим” сүзе, Аллаһның сыйфаты буларак кулланган вакытта, “Рахмәте ахирәттә бары тик мөэминнәрне биләп алган, биргән нигъмәтләрен игелекле кулланганнарга, тагын да өстен һәм сансыз нигъмәтләр белән каршылыгын бирүче” мәгънәсенә ийә булып тора.
Аллаһның соңсыз мәрхамәте, бөтен җанлыларга кагылышлыдыр. Аллаһ бөтен җанлыларны, кимчелексез һәм камил сыйфатлар чикләрендә яратып, аларның яшәүләрен булдыра алуларын һәм игътияҗларын күрә алулары өчен кирәкле һәр төрле шартларны да, янәшәләрендә бар кылкучы. Аллаһ һәр көн туфрак астыннан миллиардларча орлыкны ярдырып үстерткән, җимеш яшелчәләрне бар кылган, күктән тонналарча су иңдергән, бер үк вакытта дөньяның һәр тарафында миллиардарча ңәнлекләргә рыйзык биргән, тормышыбызны дәвам итә алуыбыз өчен яраклы булган һаваны бар кылучыдыр. Кешеләр өчен сансыз мәрхамәтле булган, кичерүче һәм гафу итүче Раббыбыз, бөтен тормышлары буена, безгә искиткеч нигъгәмтләр булдырып торыр. Аллаһның чиксез мәрхамәтенең чагылышын, һәр кеше үз тирә ягында да һәм үз гәүдәсендә тәртипкә салынган миллиардарча үрнәкләр аша күрә алыр. Раббыбыз, кешеләр өчен икрам иткән сансыз мадди хозурлык янәшәсендә, мәгънәви буларак та, бик куп нигъмәтләр булдырыр. Аларның хаталарын гафу итәр, тәүбәләрен һәм догаларын кабул итәр, хаталарын төзәтер, һидаятләрен арттырыр. Саклап торыр һәм дөрес юлга юнәлтер. Аллаһның кешеләргә карата бирелгән иң зур нигъмәтләренең берсе дә Коръәни Кәрим. Бер аяттә шулай боерылыр:
"Ул — сезне золым караңгылыкларыннан яктылыкка чыгарыр өчен Үз колына ачык аңлаешлы аятьләрне иңдерүче. Һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ сезгә карата, әлбәттә, түземле, рәхимле!" (Әл-Хадид: 9)