Хз. МӘҺДИНЕҢ (А.С.) ШӘКЕРТЛӘРЕНЕҢ ӨСТЕН ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.
2 НЧЕ БҮЛЕК
Хз. Мәһдинең (а.с.) таләбәләренең саны аз булачак.
Хз. МӘҺДИ (а.с.) ТАЛӘБӘЛӘРЕНЕҢ САНЫ АЗ БУЛАЧАК
Хәдисләрдә хз. Мәһди (а.с.) гә иярүчеләр саны бик аз булачагы, 313 кеше булганы белгертелә. Бу 313 шәхес Аллаһ тарафыннан йөрәкләренә иман урнаштырылган бик ихласлы (эчкерсез) булачаклар.
Әбу Басыйр Имам Абдуллаһның (а.с.) шулай боерганын белдерә: “Гарәпләрдән бик аз кеше Каим (Мәһди) (а.с.) белән БЕРЛЕКТӘ БУЛАЧАК.” (Şeyh Muhammed b. İbrahim-i Numani, Gaybet-i Numani, s. 239)
Саннары Бәдер сәхабәләре (313) кадәрдер. Әввәлгеләр аларны кичә алмаганнары кебек, соңыннан булучылар да, аларга ирешә алмас. Аларның саны Талут белән елганы кичүчеләр кадәрдер. (Kitab-ul Burhan Fi Alamet-i Mehdiyy-il Ahir Zaman, səh. 57)
Араларында хатын-кызлар да булган 314 шәхестән гыйбарәт бер җәмәгать. Алар бөтен залимнәрне җиңәчәкләр. Аларның йөрәкләре тимер кебектер. Һәм көндезләрен арысланнар, кичләрен исә габидтерләр (гыйбадәт итүчеләр). Ни әввәлгеләр ни дә соңыннан килүчеләр фидакарълектә аларның дәрәҗәсенә җитә алмаслар. (Kitab-ul Burhan Fi Alamet-il Mehdiyy-il Ahir Zaman, səh. 57-68)
Аднан Октар: Мәһдият бер гәүдә кебек. Рәсүлуллаһ (с.а.в.) “313 шәхестерләр”- дигән. Ягъни Мәһди (а.с.) шәкертләре 600 күзле, 600 колаклы, 300 миле бер берлык кебек. Аларны беркем дә җиңә алмас, чөнки дөньяда мондый бер барлык юк. Алардан өстен килү мөмкин түгел.
Карагыз, Аллаһ боера: “Әгәр арагызда 20 кеше сабырлы булса (кәферләрдән) 200 ен җиңәр.” Мәһди (а.с.) шәкертләре дә, аз саннары белән бөтен дөньядагы атеист, дарвинист, материалист системаны җир белән бер итәчәкләр иншаАллаһ. Иса Мәсиһнең (а.с.) шәкертләре дә әз булачак. 1400 кешедән гыйбарәт.
Аллаһның рөхсәте белән 1400 кеше бөтен дөньяга хаким булачаклар. “Әгәр арагызда 100 кеше сабырлы булса, кәферләрдән 1000 не җиңәр.” Аллаһ монда сыйфатның әһәмиятенә игътибар итә. Ягъни сан-күплек мөһим түгел, сыйфат әһәмиятле. Күплек түгел, сыйфат әһәмиятле. Бу мәгънә аңлатылыр.
Хз. Мәһди (а.с.) шәкертләренең саннары бик аз, әмма тәэсирләре мәгънәви гаскәр кебек булулары күренә. Бу Мәһдинең (а.с.) һәм мәгънәви гаскәре булучы шәкертләрендә ихлас һәм тугрылык, дәвамлылык кебек сыйфатларның бик югары дәрәҗәдә булачагы аңлашыла. Ни кадәр аз булсалар да, мәгънәви яктан бер гаскәр кадәр көчле һәм кыйммәтле булачаклар.
Хз. МӘҺДИНЕҢ (а.с.) 30 КЕШЕЛЕК ГЫЙЛЬМИ ЭЗЛӘНҮЛӘР ТӨРКЕМЕ БУЛАЧАК.
Хз. Мәһдинең 313 шәкерте арасыннан, аның белән берлекте гыйльми эшчәнлек күрсәтүче 30 кешелек гыйльми эзләнү төркеме булачак.
Имам (хз. Мәһди (а.с.) КӨЧЛЕ УТЫЗ ЯРДӘМЧЕСЕ БЕЛӘН ялгыз түгел. (El-Sahife El-Mehdiye'den Seçme Dualar, Seyyid Murtaza Müçtehidi Sistani, səh. 49, Al-Bihar 52:153)
Аднан Октар: Галимнәр әйтә ки, “дәҗҗалиятне, дарвинизмны, материализмны тар-мар иткән вакытында аның шәкертләреннән гыйбарет булган кечкенә генә аерым бер төркем аңа бу юнәлештә ярдәм итәчәк.” Ягъни “дарвинизмны, материализмны тар-мар итүче әсәрләрне, китапларны әзерләгән вакытларында белгечләр тарафыннан эшләнгән әсәрләрдән файдаланып, дарвинизмга, материализмга каршы китаплар, әсәрләр хәзерләячәкләр”. Һәм “боларны булдырыр өчен, Мәһди (а.с.) вакыты чикләнгән булачак. Мәһди (а.с.) шәкертләре белән берлектә, бу вазыйфаны җиренә җиткерәчәк”- диелә. “Шәкертләренең бер өлешен бу эш белән мәшгуль итәчәк һәм ... ШУЛ ШӘКЕРТЛӘР КИТАПЛАРНЫ ХӘЗЕРЛӘЯЧӘКЛӘР ҺӘМ ШУЛАЙ ИТЕП БЕРЕНЧЕ ВАЗЫЙФАНЫ БАШКАРГАН БУЛЫРЛАР”.