Кыямәт көне

2395

 

Кыямәт көне

Яшәвебезне юнләндергән кешеләргә, булып киткән вакыйгаларга бер игътибар итегез. Тормышыбыздагы бик күп нәрсәләр вакытыгызны алып, үзегезне тирән улйнуларга, кайгыртуларга китерә. Әмма ләкин, бөтен хаятыгыз буена төшенүдән ераклашканыгыз һәм чынлыкта исә тагын да тирән уйланырлык мәсаләләр бар. Сездән башка калган кешеләр дә мондый шартларга ия булган хәлдәдер. Барсыгыз да охшаш кайгыртулар кичерәсез, әмма чынлыкта исә тагын да әһәмиятле булган "Үлем" һәм "Кыямәт Көне" хакында уйланулардан үзегезне ераклаштырасыз. Чөнки аларны хыялый һәм чынбарлыктан аермалы буларак күрәсез. Кыямәт Көне исә чынлыкка ашачак һәм бу беркемнең дә кача алмаячак көне хакында билгеләрегез бик аз.

Кыямәт Көне - бөтен доньяның (кешеләрнең, хайваннарның, ңанлыларның, без белгән Галәмнең) соңыдыр. Һәм шул ук вакытта ахырсыз булган ахирәтнең башлангычыдыр. Бу көнне кешеләр бөтенесе дә терелеп , Дөньядагы яшәгәннәренә хисап бирү өчен Аллаһ каршысына килерләр. Бу көн - иман итүчеләр җәннәткә ирешү, инкар итүчеләр исә җәһәннәмгә мәңгегә сөреләчәк көндер.

Бер кеше йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни Аллаһуның барча хөкемнәренә риза булып, бөтен вөҗүден Аллаһуга тапшырса, һәм яхшылыкны, изге гамәлләрне кылучы булса, аның әҗере Раббысы хозурында, аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас. (Бакара сүрәсе :112)

Ий мөэминнәр, Аллаһуга тәүбә итегез чын ихлас тәүбә белән, ягъни кылган гөнаһларның һәммәсе өчен үкенеп Аллаһудан гафу сорау белән, Коръән күрсәткән юлга кереп динне ныклап тоту белән һәм тәүбәне һичкайчан бозмау белән тәүбә итегез! Чын тәүбә белән тәүбә итсәгез, Раббыгызның сездән яманлыкларыгызны капламаклыгы һәм асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертмәклеге өметледер, шул көндә Аллаһ пәйгамбәрне вә иман китереп пәйгамбәр белән бергә булганнарны рисвай кылмас, аларның нурлары алларыннан вә уңнарыннан йөрер. Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә нурыбызны тутырып бир һәм гөнаһларыбызны ярлыкагыл, тәхкыйк Син һәрнәрсәгә кадирсең!" (Тәхрим сүрәсе : 8)

Бу сайт - сезләр өчен кыямәт көне һәм ул көнне чынлыкка ашачак яшәнешләрне ачыклау, сезгә бу дәһшәтле киләчәк хакында бер кисәтүдер. Чынлыкта бу һичшиксез киләчәкне төшенмәү һәм моны инкар итү акылсызлыктыр. Бу китап: Көръән аятьләренә нигезләнеп китерелгән ачыкламалар, сезнең төшенүвегез өчен бер үгет-нәсихәт.

Максатыбыз - каршылашачагыгыз көнгә сезне әзерләү, кисәтү һәм чынлыкта әһәмиятле булган мәсаләләргә тирән уйлану белән игътибар итүвегезгә өндәүдер.



БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo