Аднан Октарның   2013 елының 7 нче гыйнварындагы  А9 ТВ репортажыннан

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ:  Әл-Маидә (аш табыны) сүрәсе, 67 нче аять: "Ий, рәсүл! Раббыңнан сиңа иңдерелгәнне җиткер. Әгәр син моны эшләмәсәң, Аның йөкләгән эшен тапшырган булмассың. Һәм Аллаһ сине кешеләрдән яклар. Хакыйкатьтә, Аллаһ кәферләрне туры юлдан алып бармый!"

АДНАН ОКТАР: Мондагы бу мәсьәлә, Пәйгамбәр Әфәндебез (с.а.в.) өчен бер аять. Карагыз барытик бу аятькә күрә, чагыштыра. Бу аятьтә, “син хакыйкатькә чакыр” – ди Пәйгамбәр (с.а.в.) гә. Җәнаби-Аллаһ Пәйгамбәребез (с.а.в.) белән бәйле вазыйфаны биргән, ачыклаган. Әмма башкаларында  “Әй мөэмин ирләр һәм мөэмин хатын-кызлар” – ди Аллаһ. “Әй Мөселманнар” – ди. Мөселманнарга мөрәҗәгать итә. Монда Пәйгамбәр (с.а.в.) гә мөрәҗагәть итә. Ул эшенә яраклыларын алган.

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ:  .Әл-Әхзәб (аерым төркемнәр) сүрәсе, 39 нчы аять: "Аллаһның җибәргәннәрен җиткерүчеләргә һәм, Аннан гына куркып, Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмаганнарга! Һәм Аллаһның хисапчы булуы җитә төшкән!"

АДНАН ОКТАР: Монсы да тулысынча Пәйгамбәрләргә  белдерүче аять. Алар өчен дә шулай ук хакыйкатькә чакыру фарз.

ГУЛШАН ГҮЧЬЕТМӘЗ:   Ән-Нисәә (хатын-кызлар) сүрәсе, 165 нче аять: "Шатлык хәбәре белән сөендерүче һәм үгетләүче пәйгамбәрләрне, пәйгамбәрләрдән соң кешеләрнең Аллаһка каршы дәлилләре булмасын дип. Аллаһ гыйззәт, хикмәт иясе бит!

АДНАН ОКТАР: Ягъни бу да илчеләрнең вазыйфалары белән бәйле, алар да хакыйкатькә чакыру белән вазыйфалы. Илчеләргә булган хөкемләр ачык билгеле. Әмма мөэминнәргә Аллаһ аерым бер хөкем йөкли. “Мөэмин ирләр һәм мөэмин хатын-кызлар” , Мөэминнәргә мөрәҗәгать итә Җәнаби-Аллаһ. Мөэминнәргә вазыйфасын белдерә.