Вөҗдан һәр кешегә күркәм булган тәртибен һәм фикерен күрсәткән, бер кешенең төпле акылы булуын, дөресен ялгыштан аеру белүен күрсәткән мәгънәви үзенчәлек.

Вөҗданың мөһим үзенчәлеге - бар кеше өчен дә уртак булуы. Ягъни кешенең вөҗданына күрә дөрес булган бер нәрсә, шундый ук шартларда башка кешеләрнең вөҗданларына да яраклы. Вөҗданларда бервакытта да каршылыклар булмый. Буның сәбәбе вөҗданын чыганагында, чөнки вөҗдан Аллаһның ильһамы. Узенең ризалыгы көтелгән гамәлләрнең иң дөресе һәм иң күркәме булган, Аллаһ һәр кешегә вөҗдан аркылы күрсәтә.

Куръән Кәримдә Шәмс сүрәсендә вөҗдан Аллаһ ильһамы булуын белдерә:

Нәфес белән һәм аны яраштырган Аллаһ белән ант итәм. Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм тәкъвалекне ильһам итте. Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше. Тәхкыйк Аллаһның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка батырган кеше. (Шәмс сүрәсе, 7-10 аять)

Югарыдагы аятьләрдә Аллаһ нәфескә явызлыкны, гөнәһка керү, ялган сөйләү, фетнәче булуы, хакка каршы булуы, тәртипне бозуы, әхлак бозылуы һәм шулай да бу бозыклардан саклануы ильһам итүен белдергән. Димәк кешене төрле явызлыклардан сакландырган  һәм дөресен күрсәткән вөҗдан бар.

Вөҗданын иң мөһим үзенчәлектән бере – кешегә үз-үзенә дөресен табуын ярдәмчесе була. Вөҗдан дөресен күрсәтер, хәттә бер кем дә әйтмәсә дә. Әммә мөһиме - кешенең вөҗданына мөрәҗәгать итүе, аның нәрсә дигәнен тыңлауы һәм каршылыксыз әйткәннәрне гамәлгә ашыру. Димәк вөҗдан тавышын тыңлауы - дини әхлакын асыл өлеше булуын әйтә алабыз.

Һәр нәрсәдән дә моны истән чыгармауы кирәгер: һәр кеше аңлый алырлык яштән Аллаһ Тагаля биргән ильһамы вөҗдан, сөйләгәненең җавабын  тотар. Тирә-юньдәге хәлләрен төшенүы башлаган, фикер йөртү сәләте булган һәр кеше инде вөҗдан тавышын ишетер. Нәфес белән вөҗдан арасында аерманы күрер һәм хуҗа булыр вөҗданы тыңлау ихтыяр көченә. Моннан соң инде төрле хәлләр белән очрашкан заманында нинди юлны сайлап алудан хисап көнендә соралыр. Вөҗданы тыңлап гамәлләрен тормышка ашырса - Аллаһын ахыры булмаган җәннәтенә керү лаеклы күренер, әммә  нәфесенне тыңлап гамәлләрен тормышка ашырса – “капкалары ябык” ахыры булмаган ут белән каршылашыр.