Эчендә тормыш кайнаган галәмнең  нинди шартларда бар булувы,  космосның нинди кануннарга карата төзелгәне хакында булган сорауга җавап эзләү, фикерләү, фән әхелләре арасында күптәннән башланган.  Моңа карата күп кенә теорияләр , ачышлар тәкъдим ителгән.

20 нче гасыр башында космос хакында бердәнбер  дөрес  теория буларак ”статик теория” таныла.  Бу теория галәмнең  мәңге булганын һәм хәрәкәтсез хәлдә мәңге булачагын белдереп ул заманның фәнендә чагылыш таба.

Космосның һич үзгәрешсез булувын тәфсилләгән статистик теорияга таянып, бу теориянең галәмнең яратылмавы,ә үзеннән-үзе бер барлык дип танылган фикергә дә кушылып, җәмгыятьтә материализм агышлары да көчәеп китә.

Материализм исә, бары тик матдәнең барлыгын һәм камиллеген генә таный. Моннан тыш һичбер нәрсәнең дә юклыгын бәян итә.  Бу теория нигезендә 19 нчы гасырда яшәгән Карл Маркс тарафыннан диалектик матдәчелек карашлары барлыкка килә.

19 нчы гасырда космосның яратылмавын тәфсилләгән статистик теория һәм материализм фәлсәфәсе, бер-берсенә бәйле рәвештә  Аллаһның юклыгын исбатлауга таба хәрәкәт башлый. Шулай ук,замандашлары булган материалист фәлсәфәче Георг Полицер космосның статистик теориясенә таянып ,“Фәлсәфәнең башлангыч адымнары” исемле китабында: “Әгәр галәм яратылган булса иде, ул вакытта аның Аллаһ тарафыннан кинәт, юктан барлыкка килүвен тасвирлаган күренешләр күзәтелүве тиешле”, –  дип яза.

Полицер үзен хаклы дип белүве сәбәбле – 19 нчы гасырда “космосның статистик халәте”  теориясе дөрес  дип танылды. Әмма 20 нче гасырда технологияләр алга киту аркылы тагын да тирәнрәк  һәм  дөресрәк үткәрелгән  ачышлар, моңа кадәр хаклы дип танылган статистик теорияне һәм материализм фәлсәфәсен тамырыннан җимерде, ялгыш булувын ачыклап бирде.

21 нче гасырда физиклар тарафыннан моңа кадәр фән өчен ышаныла алмаслык булган  ачыш - галәмнең бер мизгелдә юктан барлыкка килүве  фәнни яктан исбатланды. Бу теория “Бөек шартлау” исеме белән билгеләнде. Бу ачыш  космосның асылында юктан яратылувын һәм һәрдаим хәрәкәттә булувын дөньяга танытты. Моңа кадәр булган “галәмнең статистик теориясенә“ капма-каршы килгән “Бөек шартлау”  ачышы,бөтен дөнья галимнәре һәм  төрле фән тармаклары тарафыннан бердәм буларак  танылды.

“Бөек шартлау” ачышының  тарихы:

1929 елында, АКШның  Калифорния Монт Вилсон планетариясендә Америка галиме-астроном Эдвин Һаббл  телескоптан космос җисемнәрен җентекләп  күзәтә һәм йолдызларның ераклашувына бәйле булган яктылыкның кызыл спектрга таба ашкынувын күрә. Астрофизикада  кызыл спектрга ия булу – йолдызларның бер-берсеннән ераклашу хәрәкәтендә  икәнлеген белдерә. Кызыл спектр шуны ачыклый. Димәк космос зурая, киңәюгә таба хәрәкәт итә.

Бу ачышны тагын да абстракт хәлдә тасвирлау өчен , нокталар ясалган шарны кабартып, бу шардагы нокталарның бер берсеннән ераклашу белән чагыштырырга мөмкин.

Асылында, бу хакыйкать тагын да элегрәк бөек галимнәрнең берсе, физик  Алберт Энштейн тарафыннын да ачыкланган иде. Әмма, ул үз  заманында танылган “статистик теорияга” каршы була алмавы сәбәпле, бу ачыш хакында белдертмәгән. Бу хәлне А. Энштейн тагын да соңрак “ каръераның иң зур хатасы” дип белдерәчәк.

“Бөек шартлау”  ачышының әһәммите:

Бу теорияне кулланганда, космосның киңәю процесын һәм  вакытны кирегә таба борып каралган вакыт, һәрбарлык кире “бер нокта” га кайта. Димәк ,космос бер ноктаның шартлап киңәю сәбәпле барлыкка килгән. Тагын да ачыграк әйткәндә, бу нокта – һич авырлыгы булмаган бер юклык. Ягъни космос, галәм юктан барлыкка килгән. Бу ноктаның шартлавы “Бөек шартлау”  , инглизчә исә "Big Bang" теориясе дип исемләнгән.

Фән тарафыннан бугенге көндә генә ачылган хакыйкат ь исә, Көръәндә инде 14 гасыр элек аңлатылган:

“Аллаһ күкләрне һәм җирне юктан бар итүче.”  (Әман сүрәсе , 101 аять)

Аңлашылганча, Big Bang  теориясе бөтен барлыкның, матдәнеңң бер вакытта  юктан барлыкка килувен ачыклый.

Бу хакыйкать  исә Көръәндә шулай ук 14 гасыр элек аңлатылган:

“Инкар итучеләр курмиләрме әллә, иң башта күкләр җир белән берләшкән иде, без аларны аердык(ерклаштырабыз) һәм һәрбер җанлыны судан яраттык. Һаман да ышанмыйлармы?” (Көръән, Әнбия (Пейгамбәрләр) сүрәсе, 30 аять)

Бу аятьнең  “Бөек шартлау”   теориясе белән килешувен һәм бөтен барлыкның юк булган бер ноктадан – юклыктан барлыкка килүве көн кебек ачык.

Шулай ук 14 гасыр элек Көръәндә болай хәбәр ителгән:

“Без күкне бөек кодрәт белән бина иттек һәм шиксез Без  (аны) киңәйтүчеләрдәнбез.” (Зарият сүрәсе,47)

“Бөек шартлау”  ачышы  бөтен космосның юктан бар булувын  һәм бу яратылышның  башыннан алып азагына хәтле бик  төгәл хисап белән идарә ителгәнен , боларның барысы өчен  дә өстен  көч, кодрәт иясе бер Яратучы кирәклеген һәм Аллаһның барлыгын исбатлый.  Биг  Бангның бу җиңүве аркылы материалист фәлсәфәнең фундаменты булган “мәңгелек маддә” төшенчәсе дә тарихта калды. Шулай икән, Биг Бангтан алда нәрсә бар иде һәм “юк” булган космосны  шул бөек шартлау аркылы  бар иткән көч  ни? Әлбәттә ки, бу сорау бер Яратучының барлыгын күрсәтә. Мәшһүр атеист фәлсәфәче Антони Флеу бу тема белән бәйле буларак  шуларны белдерә:

“ Ачылу кешенең рухына әйбәт  тәэсир иткәнен сөйләрләр. Мин дә ачылып шуны белдерергә телим, Бинг Банг моделе атеист кешегә бик  борчу китерә. Бүгенге белем дини чыганаклар тарафыннан якланган нәрсәләрне исбат итте. Космосның бер башлангычы булганын ачыклады. Бары космосның бер соңы һәм бер башлангычы булмаганын кабул иткән вакытыбызда гына, космосның хәзер бар булувын  ачык рәвештә яклый алабыз. Мин һаман да бу рәвештәге ачыкламага ышанам, ләкин бу ачыклауны Биг Банг каршында яклау бик җиңел һәм рәхәт хәл булмаганлыгын белдерүвем кирәк.”

Үзен атеист ясар өчен дем сукырларча булуны шарт дип алмаган күп кенә галимнәр исә, космосның яратылышында чиксез көч иясе булган бер Яратучының роль уйнаганын кабул итә. Бу Яратучы һәм маддәне һәм вакытны яратырга тиеш булучы, ягъни икесеннән дә бәйсез барлык булырга тиешле. Мәшһүр Америка астрофизигы Хах Росс  бу хакыйкатьне шулай ачыклый: “Әгәр заман һәм маддә шартлау белән берлектә барлыкка килгән икән, ул вакытта космосны барлыкка китергән сәбәпнең космостагы вакыт һәм урыннан бөтенләй бәйсез булувы кирәк. Бу безгә Яратучының космостагы бөтен булганнан өстен булувын күрсәтер. Шулай ук Яратучының, кайберүәләр тарафыннан якланылганы кебек, космосның үзе булмаганлыгын, космоста урын алып та, бары шул космос эчендәге бер көч булмаганлыгын белдерер.

Бу галимнәр тарафыннан ачык белдерелгәнчә, маддә һәм вакыт бөтен бар булганннардан бәйсез һәм чиксез көч иясе бер Яратучы тарафыннан бар ителгән. Ул Яратучы – күкләрнең һәм җирнең бөек Раббысы булган Аллаһ.