• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Төннең томалаган вакыты белән,"

  • 2. "һәм көннең ачылып, яктыртып торган вакыты белән,"

  • 3. һәм ир белән хатынны юктан бар итеп яратучы белән ант итәмен.

  • 4. "Хакыйкатьтә, сезнең омтылышларыгыз төрледер."

  • 5. "Кем булса да, биреп, тәкъвалык иясе булган икән,"

  • 6. һәм иң яхшы булучыны рас итеп танучыга.

  • 7. Без җиңеллеккә аңа җиңеләйтербез.

  • 8. Кем булса да саранланып баеп яткан булса һәм

  • 9. "иң яхшыны ялганга санаган булса,"

  • 10. Без авырлыкка аңа җиңеләйтербез.

  • 11. Бәреп ташлаган вакытта малы аңа һич файда китермәс.

  • 12. "Хакыйкатьтә, тугры юл да — Безнең өстебездә. "

  • 13. "Һәм әхыйрәт тә, беренчесе дә — Бездә."

  • 14. Мин сезләрне гөрләп яна торган ут белән үгетләдем.

  • 15. "Иң бәхетсез генә анда яна,"

  • 16. "ялган итеп санаучы, йөзен борып куючы."

  • 17. Иң тәкъва исә аннан еракта булыр.

  • 18. Арыныр өчен малын тотучы.

  • 19. Һәм аның һич беркемгә дә нигъмәт итәрдәй бурычы да юктыр.

  • 20. Иң бөек Раббысының савабына омтылудан булмаса...

  • 21. "Һәм ул, әлбәттә, разый булачак."

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo