• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Һәм таң белән ант итәмен."
  • 2. "Һәм ун кичә,"
  • 3. "һәм так һәм җеп белән,"
  • 4. һәм кичнең йөргәне белән.
  • 5. Болар да гакыл иясенең анты түгелме соң?
  • 6. Раббың Гадь белән нәрсә кылганны күрмәдеңме син?
  • 7. "Баганалар иясе — Ирам белән,"
  • 8. "илләрдә аңа тиң булганны ясый алмаганнарны,"
  • 9. "һәм үзәнлектәге кыя ташларын тишкән сәмүдләр белән,"
  • 10. "һәм казыклар иясе фиргавен белән,"
  • 11. "илләрдә азгынлыкның чигеннән чыгучылар,"
  • 12. һәм анда бозыклык арттыручылар белән?
  • 13. Һәм Раббың аларның өстенә газап камчысын яудырды.
  • 14. "Хакыйкатьтә, Раббың бит яшерен күзәтеп тора."
  • 15. "Кеше исә... Раббысы үзен сынап хөрмәтләсә, нигъмәтләренә ирештерсә, ул: «Раббым үземне хөрмәтләде», — дип әйтер."
  • 16. "Инде үзен сынап, ризыгын билгеләп куйса: «Раббым үземне кимсетте», — диячәк."
  • 17. Юк әле! Үзегез ятимне санламыйсыз
  • 18. "һәм мескенне тукландырырга бер-берегезне өндәмисез,"
  • 19. "һәм мирас малын туемсыз үзләштереп ашыйсыз,"
  • 20. һәм малны бөтен күңелегезне биреп сөясез.
  • 21. "Юк әле! Җир йөзе кисәк-кисәк коелса,"
  • 22. һәм Раббыңның кодрәте саф-саф торучы фәрештәләр белән килсә...
  • 23. "Һәм ул көнне җәһәннәм китерелер, кеше исенә төшерәчәк. Тик искә төшерү кемгә кирәк икән?"
  • 24. Ул: «Бу тормышым өчен хәзерләп куйган булиде!» — дип әйтер.
  • 25. Улем көнне Аннан башка һич беркем дә газап бирә алмас.
  • 26. Ул көнне Аннан башка һич беркем дә аны богаулар белән богауламас.
  • 27. "Ий, тынычлыкка ирешкән җан!"
  • 28. Раббыңа разый-канәгать булып кире кайт!
  • 29. Һәм Минем колларым арасына кер!
  • 30. Һәм Минем җәннәтемә кер!
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс