1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Сиңа каплаучы хәбәре килеп җиттеме әле?"
2. "Ул көнне йөзләр җиргә төбәлгәннәр,"
3. "талчыккан, интеккән,"
4. "кызган утта яналар,"
5. кайнар чишмәдән эчереләләр.
6. Даригъдан башка аларга тәгам булмас.
7. "Ул симертми дә, ачлыкны да басмый."
8. Ул көнне йөзләр шат булырлар.
9. Тырышлыклары белән разый булырлар.
10. Алар югары бакчада.
11. Анда ләгу ишетелмәс.
12. "Анда — агып тора торган чишмә,"
13. биек итеп күтәрелгән ятаклар
14. "һәм тулы касәләр,"
15. "һәм тезелеп куйган мендәрләр,"
16. һәм җәелеп куйган хәтфә келәмнәр.
17. Дөяләр ничек яратылганнар икән дип күз салмаслармы?
18. Һәм күк йөзенә күз салмаслармы? Ничек күтәрелгәннәр икән?
19. Һәм тауларга күз салмаслармы? Ничек өелеп куелганнар икән?
20. Һәм җиргә күз салмаслармы? Ничек җәелеп куелган икән?
21. "Үгетлә соң! Син, хаклыкта, үгетләүче бит."
22. Алар өстеннән хаким түгелсең!
23. Йөзен борган һәм кәфер булучы башкадан!
24. Аллаһ исә аларны иң бөек газап белән газаплаячактыр!
25. "Хакыйкатьтә, аларның кире кайтулары — Безгә!"
26. Соңрак — Безнең өстебездә — хисапланулары да.