1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Йолдызлыклар иясе булучы күк йөзе белән,"
2. "вәгъдә ителгән көн,"
3. шаһит булучы һәм аның шаһитлыгына кагылыш булган нәрсә белән ант итәмен!
4. Чокыр ияләре юкка чыксыннар иде
5. очкыннар иясе — утта.
6. Менә алар аның өстендә утырып торалар
7. һәм мөэминнәр белән кылганнарны карап торалар.
8. "Алар гыйззәтле һәм мактауга ия булучы Аллаһ ка иман китергән сәбәпле генә аларга ачу сакладылар,"
9. күкләр һәм җир падишаһлыгы—Анда. Һәм Аллаһ — һәрнәрсәгә шаһит.
10. "Иман китереп инанган ирләр һәм хатын-кызларны, фетнә белән җәзалап, соңында тәүбә кылмыйча калучыларга — җәһәннәм газабы һәм утлы җәзалау."
11. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучыларга һәм игелекле эшләр кылучыларга агым сулы бакчалар. Менә шулдыр инде ул бөек җиңү!"
12. "Хакыйкатьтә, Раббыңның җәзасы катыдыр."
13. "Хакыйкатьтә, Ул башлап бар итә һәм кире кайтара."
14. "Һәм Ул — ярлыкаучы һәм сөюче,"
15. гареш хуҗасы һәм данлыклы булучы.
16. Ул теләгәнен хәл итүче.
17. Үзеңә гаскәриләрнең хәбәре килеп җиттеме
18. фиргавен һәм Сәмүд кавеме турында.
19. Әйе! Кәфер булучылар — алдауда.
20. Аллаһ аларның артларыннан чолгап тора.
21. "Әйе! Бу — данлыклы Коръәндер,"
22. сакланыла торган ләүх тактасында.