1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Алдап үлчәүчеләргә үкенеч!"
2. "Кешеләрдән үзләренә үлчәтеп алсалар, төгәл булалар,"
3. инде аларга асып яки болай үлчәгәндә алар киметәләр!
4. "Алар төшенмәсләрдер, тереләчәк булачакларына"
5. бөек көн өчен.
6. Ул көнне кешеләр галәмнәр Раббысы каршында торырлар.
7. "Юк инде! Бозыкларның китабы, әлбәттә, сиҗҗиндә."
8. Сиңа сиҗҗиннең нәрсә икәнлеген ни белгертер соң?
9. Теркәгән китаптыр.
10. Ул көнне ялганчыларга — үкенеч!
11. Алар кыямәт көнен ялганга чыгаручылар булдылар.
12. "Аны һәр дошманлык кылучы, гөнаһлы заттан башка беркем дә ялганга чыгармас!"
13. Әгәр аңа Безнең аятьләребез укылса: «Әүвәлгеләрнең әкиятләре!» — диячәк.
14. Юк инде! Киресенчә кәсеп иткәннәре йөрәкләрен чорнап алыр.
15. Юк инде! Алар ул көнне Раббыларын күрүдән мәхрүмнәр.
16. "Соңрак аларны,әлбәттә, тәмугка кертәчәкләр!"
17. "Соңрак исә аларга: «Сезнең ялганга чыгарганыгызга — шулдыр», —дип әйтәчәкләр."
18. Юк инде! Тәкъваларның китабы ул көнне гыйллийиндәдер.
19. Гыйллийиннең нәрсә икәнлеген үзеңә ни белгертер?
20. Теркәлгән китаптыр.
21. Аның турында Аллаһка якын булучылар шәһадәт бирәләр.
22. "Хакыйкатьтә, изгелек кылучылар — нигъмәтлектә!"
23. Алар анда карап ятакларда ятып торалардыр.
24. Йөзләрендәге муллык яктысы белән танырсың.
25. Аларны тамгаланган чиста хәмер белән сыйларлар.
26. Мөһере исә — мисектер. Һәм моңа таба ярышырга теләүчеләр ярышсыннар!
27. Ул тәсним белән катнашкан.
28. Якын булганнар гына эчәрләр аны чишмәсеннән.
29. "Хакыйкатьтә, гөнаһ кылучылар иман китереп инанучылардан көлгәләгәннәр иде."
30. Алар яныннан үткән саен күз кыскалаган иделәр.
31. "Әһелләренә кире кайтканда, аларны мыскыл итеп кайталар иде."
32. "Әгәр аларны күрсәләр: «Хакыйкатьтә, болар ялгыш юлга кереп китүче», — дип әйтәләр иде."
33. Болар бит аларның өстеннән сакчылар буларак җибәрелгән иде.
34. "Бүген исә иман китереп инанучылар кәферләрдән көләрләр,"
35. "төрле-төрле якларга карап, ястыклар өстендә ятып торып."
36. Кәферләр кылганнарына карата савапка ирештеләрме инде?