1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Күк йөзе ярылып киткәч"
2. "һәм йолдызлар коелгач,"
3. "һәм диңгезләр бер-бере белән тоташкач,"
4. "һәм каберләрнең асты өскә килгәч,"
5. җан үзенең кылган һәм кылмаган гамәлләрен беләчәк.
6. "Ий, кеше! Юмарт булучы Раббың турысында үзеңне нәрсә алдады соң?"
7. Ул сине яратты да үзеңә кыяфәт бирде һәм үзеңә чамаларын билгеләде.
8. Үзе теләгән сурәткә үзеңне Ул кертте.
9. Кыямәт көнен сез ялган итеп саныйсыз.
10. "Сезнең өстегездә саклаучылар бар бит,"
11. күркәм язучы — күзәтүчеләр буларак.
12. Алар сез кылганны белеп торалар.
13. "Хакыйкатьтә, изгелек кылучылар нигъмәтлектә."
14. "Хакыйкатьтә, бозык затлар исә тәмуг эчендәдер."
15. Алар анда кыямәт көнендә керерләр.
16. Алар берничек тә аннан кала алмаслар.
17. Җәза көне нәрсә икәнен сиңа нәрсә белгертсен соң?
18. "Янә, җәза көне нәрсә икәнен сиңа нәрсә белгертсен соң?"
19. Ул көнне һичбер җанның башкага бернәрсә белән дә көче җитмәс. Ул көнне әмер — Аллаһта.