1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Көч белән тартып алучылар белән ант итәмен,"
2. "һәм кызганып суырып алучылар белән,"
3. "һәм тирәнлеккә чумучылар белән,"
4. "һәм ярышып ашыгучылар белән,"
5. һәм әмерне үтәүчеләр белән.
6. "Ул көнне селкенүче селкенәчәк,"
7. аның артыннан кабат селкенер.
8. Кальбләр ул көнне кайгыдан уйнарлар.
9. Күз карашлары алҗырлар.
10. "«Үлгәчтән, без элекке хәлебезгә кире кайтырбызмы?» — диярләр."
11. «Без череп беткән сөякләргә калгач терелербезме?»
12. "Алар: «Болай булса, зарарлы кире кайту!»—диделәр."
13. "Хаклыкта, менә бер быргы тавышы гына,"
14. һәм менә алар җир өстендә.
15. Сиңа Мусаның хәбәре килеп җиттеме?
16. "Менә аны Раббысы, изге үзәнлек Тувәдә өндәде:"
17. «Фиргавенгә бар! Ул читкә тайпылды!»
18. «Арынырга күңелең бармы?
19. "Раббыңа юлны күрсәтермен, Аннан курка башларсың», — дип әйт аңа."
20. Ул аңа иң бөек могҗиза күрсәтте.
21. Ул исә аны ялганга чыгарды һәм карышты.
22. "Моннан соң тыңлаусызлыгын арттырып борылып куйды,"
23. "һәм туплап, аларга тантаналы рәвештә әйтте:"
24. «Мин сезнең иң бөек Раббыгыз булучыдыр!»
25. "Аллаһ аны, һәркемгә гыйбрәт булсын дип, әхыйрәт һәм әүвәлгенең җәзасы белән һәлак итте."
26. "Хакыйкатьтә, Аллаһтан куркучыга монда гыйбрәт бардыр."
27. "«Сезне яратырга авыр идеме, әллә күкнеме?» Ул аны бина итеп кылды,"
28. гөмбәзен күтәреп аны кыяфәтенә кертте.
29. "Төнендә каралтты, көндезендә яктыртты."
30. Һәм моннан соң җирне җәелдерде.
31. "Аннан суын чыгарды һәм көтүлекләрен дә,"
32. "тауларны нык иттереп өеп куйды,"
33. үзегез һәм мал-туарларыгыз файдаланыр өчен.
34. "Бөек бәла килеп җиткәч,"
35. ул көнне кеше ни өчен тырышканын искә төшерер.
36. Күрүчегә тәмуг ачык итеп күрсәтелер.
37. "Кем рөхсәт ителгәннең чикләрен бозган булса,"
38. бу дөньяны артык күргән булса...
39. "хакыйкатьтә, сыеныр урыны тәмуг булыр."
40. "Кем Раббысы алдына барачагыннан куркып, нәфесен һәвәстән тыйган булса,"
41. сыеныр урыны җәннәт булыр.
42. Үзеңнән сәгать турысында сорыйлар: «Кайчан килеп җитәр соң?»
43. Нигә сиңа аны искә алырга ди?
44. Раббыңа гына очы-кырые мәгълүмдер.
45. "Хаклыкта, син — аннан куркучыларны үгетләүчедер."
46. "Алар, ул көнне аны күргәч, нәкъ кич яки аның иртәсен үткәргән кебек кенә тоярлар."