1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Юк! Кыямәт көне белән ант итәм!"
2. Юк! Шелтәләүче җан белән ант итәм!
3. Кеше Без аның сөякләрен һичкайчан да җыймабыз дип исәплиме әллә?
4. Әйе! Без аның бармакларын да элекке хәленә кайтарырга кодрәтлебез!
5. Әмма кеше үз алдында азып-тузарга тели.
6. Ул: «Кыямәт көне кайчан?» — дип сорый.
7. "Менә күзләр чагылдырылгач,"
8. "һәм ай тотылгач,"
9. "һәм кояш белән ай берләшкәч,"
10. ул көнне кеше: «Кая качырга?» — дип әйтер.
11. Юк инде! Качар урын юк!
12. Ул көнне сыену синең Раббыңа гына!
13. Ул көнне кешегә алдан кылган нәрсәсе һәм ахырдан кылганы турында хәбәр ителер.
14. "Ул көнне кеше үз-үзенә каршы шаһит,"
15. хәтта ул үзенең гафу үтенгәнен белдерсә дә.
16. Аны ашыктырыр өчен аның белән телеңне дә кузгатма.
17. "Хакыйкатьтә, аны җыю да һәм уку да — Безнең өстебездә."
18. "Һәм әгәр Без аны укысак, син аны уку артыннан ияр!"
19. "Моннан соң, хакыйкатьтә, аны аңлату— Безнең өстебездә."
20. "Юк инде! Сез бит ашыкканны яратасыз,"
21. һәм әхыйрәтне калдырасыз.
22. "Ул көнне йөзләр балкый,"
23. үз Раббыларына карап торалар.
24. "Һәм ул көнне йөзләр ямансу,"
25. "аларның умырткаларын җимерүне башкаралар, дип уйлыйлар."
26. "Юк инде! Ул умрау сөягенә килеп җиткәч,"
27. «Кем соң өшкерүче?» — дип әйтелер.
28. Һәм ул бу аерылу шушы икән дип уйлар.
29. Һәм балтыр белән балтыр очрашыр.
30. Ул көнне Раббыңа куып китерелү булыр.
31. "Һәм ул дөрес итеп танымады һәм намаз укымады,"
32. киресенчә ялганга исәпләде һәм йөзен борды.
33. Шуннан масаеп әһелләренә китте.
34. Үкенеч сиңа һәм үкенеч!
35. Моннан соң көенеч сиңа һәм көенеч!
36. Әллә кеше игътибарсыз калдырылган дип исәплиме?
37. Ул атылып чыга торган орлык тамчысы булмадымыни?
38. "Моннан соң ул укмашкан кан булды, һәм Ул аны бар итеп яратты һәм кыяфәткә кертте."
39. Һәм аннан ишне булдырды: ир белән хатынны.
40. Үлекләрне шушы терелтергә кодрәтле түгелмени инде?