31. "Ут сакчыларын Без фәрештәләрдән генә булдырдык һәм аларның саннарын кәфер булучыларга сынау гына иттек. Бу — китап бирелгәннәр инансыннар өчен, һәм иман китереп инанганнарның иманнары ныгысын өчен, һәм китап бирелгәннәр һәм иман китереп инанганнар шик-шөбһә тотмасыннар өчен, һәм күңелләрендә авыру булганнар һәм кәферләр: «Аллаһ бу мисал белән нәрсә тели икән?» — дип әйтсеннәр өчен. Аллаһ менә шулай теләгәнен адаштыра һәм теләгәнен туры юлга алып бара, һәм Аллаһның гаскәриләрен Аннан башка беркем дә белми. Бу исә кешеләргә тик искә төшерү генә."