1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, пәйгамбәр! Син хатыннарыңның ризалыгына ирешим дип, ни өчен Аллаһ сиңа хәләл иткән нәрсәләрне хәрам итәсең? Аллаһ — кичерүче, рәхимле."
2. "Аллаһ сезгә антларыгыздан кире кайтырга юл билгеләде. Ул — сезнең химаячегез һәм Ул — белүче, хикмәтле."
3. "Һәм менә хатыннарының бәгъзесенә пәйгамбәр хәбәр сөйләгәч, ул бу хәбәрне башка берсенә сөйләп биргән. Аллаһ моны пәйгамбәргә ачып биргәч, ул Аллаһның ачып биргәненең бер өлешен сөйләде, бер өлешен исә сөйләүдән тыелды. Аңа хәбәрне җиткергәч, ул сорады: «Моны сиңа кем хәбәр итте?» Ул: «Белүче, һәрнәрсә турында хәбәрдар булучы миңа сөйләде»,— диде."
4. "Әгәр икегез дә Аллаһ алдында үкенсәгез, икегезнең дә кальбләре авышкандыр. Әгәр инде икәүләшеп аңа каршылык кылсагыз, аның химаячесе — Аллаһ, Җибрил, һәм мөэминнәрнең турылыклылары, һәм моннан соң фәрештәләр дә ярдәмчеләрдер."
5. "Ихтимал ул сезне аерса, Раббысы, сездән артыграк булучы, үзләрен Аллаһка тапшыручы, инанучы, динчел, тәүбә кылучан, гыйбадәт кылучы, ураза тотучы, тол булучы һәм кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән алыштырыр."
6. "Ий, иман китереп инанучылар! Үзегезне әһел-гаиләләрегез илә ягулыгы кешеләр һәм ташлар булучы уттан саклагызчы! Алар өстендә Аллаһның боерганына каршы килмәүче һәм кушканны үтәүче зур гәүдәле кырыс фәрештәләрдер."
7. "Ий, кәферлек кылучылар! Бүген үзегезне акламагыз, сез кылганыгызга карата җәза чигәчәксез."
8. "Ий, иман китереп инанучылар! Ихлас тәүбә илә Аллаһка әйләнегезче! Шаять, Раббыгыз үзегезнең гөнаһларыгызны кичерер һәм үзегезне Аллаһ пәйгамбәрен һәм аның белән берлектә иман китергәннәрне хурлыкка төшермәячәк көнне агым сулы бакчаларга кертеп җибәрер. Нур балкыр аларның алдында һәм аларның уң куллары ягыннан. Әйтерләр алар: «Ий, Раббыбыз! Тәмамла соң безгә нурыбызны һәм кичер безне! Хакыйкатьтә, Син — һәрнәрсәгә кодрәтле!»"
9. "Ий, пәйгамбәр! Кәферләр һәм монафикълар илә тырышып көрәш. Һәм алар белән каты бул. Аларның тору урыннары — җәһәннәмдер. Ахырлары бигрәк начарсана!"
10. Аллаһ гыйбрәт буларак кәфер булучыларга Нух хатыны һәм Лут хатыны үрнәген китерә. Икесе дә безнең колларыбыз арасыннан турылыклы булучы колларыбыз илә никахта иделәр һәм икесе дә ирләренә карата хыянәт кылдылар. Аларны Аллаһның ачуыннан бернәрсә дә саклый алмады һәм: «Икегез дә җәһәннәмгә керүчеләр белән керегез!» дип әйтелде.
11. "Инанучыларга Аллаһ фиргавен хатынының үрнәген гыйбрәтләнер өчен күрсәтте. Менә ул: «Ий, Раббым! Миңа җәннәттә йорт булдырсаң иде! Үземне фиргавеннән һәм аның гамәленнән коткарсаң иде. Үземне залимнәр кавеменнән коткарсаң иде!» — диде."
12. "Үз әгъзаларын саклаучы Гыймран кызы Мәрйәмне. Аңа рухыбыздан өреп керттек, һәм ул Раббысының сүзләрен вә язмаларын хаклык дип кабул итте, һәм ул буйсынганнар арасыннан булды."