1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, пәйгамбәр! Хатыннарыгыз илә талак кылып аерыласыз икән, аларны тиешле гыйддәткә карата аерыгыз, һәм гыйддәтне хисапка салыгыз, санап барыгыз вә Аллаһтан куркыгыз! Аларны өйләреннән куып чыгармагыз, әгәр ап-ачык хәлсезлек кылма салар, алар аннан чыкмасыннар да! Болары исә Аллаһ күрсәтмәләре! Кем исә Аллаһның күрсәтмәләрен бозса, ул — үз-үзен рәнҗетүчедер. Белмисең син, бәлки Аллаһ моннан соң башкача хәл итәр."
2. "Әгәр исә алар тиешле вакыт ахырына кадәр җитсәләр, аларны яки яхшылык илә үзегездә калдырыгыз, яки яхшылык илә аерылышыгыз һәм араларыгыздан ике гадел булучыны — шаһит булырга чакырып алыгыз. Һәм Аллаһ алдында шаһитлыкны исбатлагыз. Бу — Аллаһка вә әхыйрәт көненә инанучыларга бер вәгазьләнү. Аллаһ үзеннән куркучыга берәр чыгу урынын бирер."
3. "Һәм дә Ул аңа көтмәгән урыныннан ризык бирер. Кем исә Аллаһка өмет баглый, тәвәккәлләнә, аңа шунысы җитәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ һәр әмерен ахырына кадәр җиткерә. Аллаһ һәрнәрсәгә бер үлчәү билгеләде."
4. "Хатыннарыгыздан күремнәре туктаганнарына, әгәр шикләнсәгез — куелган вакыт өч айдыр, йөкләнә алмаучыларга, шулай ук инде, корсаклы булучыларга вакыт— корсакларыннан бушаганчыга кадәр. Кем булса да Аллаһтан курыкса, Ул аңа эшендә берәр җиңеллек бирер."
5. "Бу сезгә Аллаһтан иңгән боерыктыр. Кем Ал-лаһтан курыкса, Ул аңа начарлыкларын төзәтер һәм әҗерен арттырыр."
6. "Аларны көчегездән килгәнчә үзегез тора торган урыннарда тотыгыз. Аларны авыр хәлгә куяр өчен зарар китермәгез. Әгәр исә корсаклы булсалар, бала тапканчыга кадәр аларны асрагыз. Инде сезнекен имезсәләр, аларга хакын бирегез, бер-берегез белән сүзне яхшы тотыгыз. Әгәр килешә алмасагыз, инде башка имезүче имезсен."
7. "Хәленнән килүче хәленә карата бирсен; кемнең ризыгы санаулы булса, Аллаһ аңа биргәннән бирсен. Аллаһ һич беркемгә дә көченнән килмәгәнне йөкләмәс. Кыенлыктан соң, Аллаһ җиңеллек бирәчәк."
8. Раббыларының һәм аның рәсүлләренең әмеренә карышып азган күпме карьяләр бар иде. Без аларны каты җәзага дучар иттек һәм аларны авыр газап илә газапладык.
9. Һәм алар кылган гамәлләренә карата җәзаның тәмен белделәр. Эшләре үзләренә каршы зарарга әйләнделәр.
10. "Аларга Аллаһ авыр җәза хәзерләп куйды. Ий, инанган гакыл ияләре, Аллаһтан куркыгызчы. Аллаһ сезгә зикер иңдерде."
11. "Иман китереп, игелекле гамәлләр кылучыларны караңгылыклардан нурга чыгарыр өчен сезгә Аллаһның ап-ачык аятьләрен укучы рәсүл җиткерәдер. Кем Аллаһка инанган исә вә игелекле гамәлләр кылган икән, Ул аны асларыннан агым сулар агып тора торган бакчаларга кертәчәк. Алар анда мәңгелеккә калачаклар. Аларга Аллаһ ризыкның гүзәлен биргән."
12. "Аллаһ — җиде кат күкне һәм шуның хәтле җирне яратучы. Алар аркылы Үзенең һәрнәрсәгә кодрәтле булуын һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ һәрнәрясәне белеме белән әйләндереп алганлыгын Аллаһның әмере сезгә белгертер өчен иңәдер."