1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Синең хозурыңа монафикълар килгәч: «Хакыйкатьтә, син Аллаһның рәсүле икәнлегенә шәһадәт китерәбез», — дип әйтәләр. Аллаһ исә синең рәсүл булуыңны белүче, һәм Аллаһ монафикъларның ялганчы булуларын раслый."
2. "Нәкъ калканнар белән шикелле, алар, антлары белән яшеренеп, Аллаһның юлыннан тайпылдылар. Хакыйкатьтә, аларның кыла торганнары — әшәкедер."
3. "Бу башта иман китереп, инанып, моннан соң исә көферлек кылганнары өчен шулай. Йөрәкләренә мөһер сугылгандыр һәм алар аңлап төшенә алмыйлар."
4. "Әгәр син боларны күрсәң, аларның гәүдәләре сине хәйран калдырадыр. Әгәр алар әйтәләр икән, син аларның сүзләренә колак саласың. Алар нәкъ коймага терәп куйган бүрәнәләр шикелледер. Һәр каты тавышны алар үзләренә каршы итеп саныйлар. Алар — дошманнардандыр, һәм алардан саклан! Аллаһ үзләрен юк итсен. Никадәр алар ялгышканнар икән!"
5. "Аларга: «Килегез, Аллаһның рәсүле сезне кичерер өчен үтенер», — дип әйтелсә, алар башларын гына кәкрәйтерләр. Аларның тәкәбберләнеп каршы төшүләрен күреп торасың!"
6. "Алар өчен кичерү үтенсәң дә, үтенмәсәң дә — барыбер, Аллаһ аларны кичермәс. Аллаһ азгынлыкка бирелгән кавемне тугры юлдан алып бармый!"
7. "Алар: «Аллаһ рәсүле белән булучыларга, аны ташлап китмичә, бернәрсәдән дә өлеш бирмәгез!» — дип әйтүчеләрдән. Күкләрнең вә җирнең барча хәзинәләре— Аллаһта. Ләкин монафикълар исә моны аңламыйлар!"
8. "Алар: «Әгәр без шәһәргә кире кайтсак, һичшиксез, көчле булучы аннан куәтсезне куып чыгарыр!» — дип әйтәләр. Гыйззәт исә Аллаһта, аның рәсүлендә һәм мөэминнәрдәдер, ләкин монафикълар моны белмиләр."
9. "Ий, иман китереп инанучылар! Малларыгыз һәм бала-чагаларыгыз үзегезне Аллаһны искә алудан читкә юнәлдермәсеннәр. Кем булса да шулай итсә, зарарга ирешүчеләрдән булачак."
10. "Берәвегезгә үлем килеп җиткәч: «Йә Раббым, әгәр кыска гына вакытка әҗәлемне кичектереп торсаң, садәка таратып күркәм күңеллеләрдән булыр идем»,— дип әйткәнче Без үзебез биргән ризыклардан өлеш чыгарыгызчы!"
11. "Әгәр берәр җан әҗәле килеп җитсә, Аллаһ аны һич кичектермәс. Аллаһ бит сезнең кылган эшләрегез дән хәбәрдар."