1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһка тәсбих әйтә. Һәм Ул — гыйззәт, хикмәт иясе."
2. "Ул — әһле китаптан кәфер булучыларны йорт- җирләреннән беренче җыелышта алып чыгаручы. Сез алар чыгып китәрләр дип уйламадыгыз да. Алар ныгыткан кальгалары үзләрен Аллаһтан яклап калыр дип уйладылар. Аллаһ исә аларга исәпләмәгән төштән килде. Һәм Ул йөрәкләренә курку атып кертте. Алар өйләрен хәрабә хәленә үз куллары һәм иман китереп инанучыларның куллары белән җиткерәләр иде. Ий, күрә алучылар, гыйбрәтләнсәгез иде!"
3. "Әгәр Аллаһ аларга чыгып китүне язмаган булса, Ул аларны, әлбәттә, бу дөньяда газаплар иде. Һәм аларга әхыйрәттә дә ут газабы булыр."
4. "Бу — Аллаһка һәм Аның рәсүленә каршы булганнары өчен. Кем Аллаһка каршы икән, Аллаһ, хакыйкатьтә, җәза бирүдә көчледер."
5. "Сез нинди генә хөрмә агачларын киссәгез дә яисә тамырларында утыртып калдырсагыз да, бу — Аллаһның рөхсәте белән һәм азгыннарны Аллаһ хурлар өчен."
6. "Аллаһ табыш итеп алардан рәсүленә нәрсә бирсә дә, сезгә моның өчен атларны да, дөяләрне дә куарга туры килмәде бит. Ләкин Аллаһ рәсүлләренә Үзе теләгәннең өстеннән хөкем кылырга кодрәт бирә. Ьәм Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"
7. "Аллаһ табыш итеп карья әһелләренең малларыннан Үз рәсүлләренә нәрсә бирсә, ул — Аллаһка һәм Аның рәсүленә, һәм якын-туганнарга, һәм ятимнәргә, һәм мескен-ярлыларга, һәм мөсафирларга — үзләрегездәп булган байлар арасында бүленеп куелудан булмасын өчен. Рәсүл сезгә нәрсә булса да бирсә, сез аны алыгыз, нидән булса да сезне тыйса, аннан тыелыгыз! Һәм Аллаһтан куркыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ җәза бирүдә көчле бит!"
8. "... Үз йорт-җирләреннән һәм малларыннан куылган, Аллаһның фазылын һәм ризалыгын өмет итеп, Аллаһка һәм Аның рәсүленә ярдәм итү өчен — фәкыйрь Мөһаҗирләргә. Болар — рас булучылар!"
9. "Алардан алда үз йортларында һәм иманда ныгыганнар аларга күчеп килгәннәрне сөяләр, һәм үз күңелләрендә тегеләргә бүләк итеп биргән нәрсәгә хаҗәт тоймыйлар. Аларның үз хәлләре авыр булса да, тегеләрне үзләреннән артык күрәләр. Кем үзенең саранлыгыннан сакланган булса — алар уңышка ирешүчеләр булыр!"
10. "Алардан соң килгәннәр: «Раббыбыз! Безне Һәм бездән алда иман китереп инанган туган кардәшләребезне ярлыка! Иман китереп инанучыларга карата күңелләребездә нәфрәт булдырма. Раббыбыз, Син, хакыйкатьтә, миһербанлы, рәхимле!» — диләр. "
11. "Монафикъ булганнарны күрмәдеңмени син? Алар үзләренең әһле китаптан булган кәфер кардәш-туганнарына: «Әгәр сезне куып чыгарсалар, без дә сезнең белән чыгарбыз, һәм сезгә каршы һич беркемгә дә итагатьтә булмабыз. Әгәр сезнең белән сугышсалар, без сезгә, һичшиксез, ярдәм итәрбез», — диләр. Аллаһ исә шаһитлык кыла: алар, хакыйкатьтә, ялганчылар!"
12. "Әгәр алар куылса, алар белән чыкмаслар, әгәр алар белән сугышсалар — ярдәм итмәсләр, әгәр исә алар ярдәм итсәләр, әлбәттә, артка чигенерләр, һәм моннан соң аларга ярдәм булмас."
13. "Әлбәттә, сез аларның күкрәк түрләрендә Аллаһтан да гаять куркынычрак! Бу — аларның аңламас кавем булганнарыннан!"
14. "Сезнең белән аларның барысы да сугышмас! Фәкать ныгытылган кальгаларда яки дивар-койма лар артыннан гына сугышырлар. Аларның үз араларында гайрәтләре көчле һәм син аларны бердәм дип исәплисең, аларның йөрәкләре исә аерым. Бу — алар гакыл йөртә алмый торган кавем булганлыктан!"
15. "Аларга кадәр күптән түгел генә булганнар шикелле: алар эшләренең һәлакәтен татыдылар, һәм аларга үзәк өзгеч газап!"
16. "Нәкъ шайтан шикелле. Менә ул кешегә: «Кәфер бул!» — диде. Инде ул кәферләнгәч: «Мин синнән ваз кичәм. Галәмнәр Раббысы Аллаһтан куркамын»-, диде."
17. "Аларның икесенең дә ахырлары утта булудан булды, анда алар мәңгегә калырлар. Залимнәрнең җәзасы шулдыр!"
18. "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз! Иртәгәге көн өчен һәр җан нәрсә әзерләгәнен күрсен. Аллаһтан куркыгыз! Аллаһ — сез кылган гамәлләрдән хәбәрдар!"
19. Аллаһны онытканнар кебек булмагыз! Ул ал арга үзләрен оныттырды. Болар— азгыннар!
20. Ут әһелләре белән оҗмах әһелләре бертигез булмаслар. Оҗмах әһелләре — җиңүгә ирешүчеләр.
21. "Әгәр Без бу Коръәнне тау өстенә төшерсәк, Аллаһтан куркып, тауның түбәнчелек белән ярылганын күрер идең. Мондый мисалларны Без кешеләргә китерәбез. Шаять, алар фикер йөртеп карарлар!"
22. "Ул — Аллаһ, Аннан башка иләһ юк. Яшерен нәрсәне дә, ачыкны да белүче. Ул — шәфкатьле, рәхимле!"
23. "Ул — Аллаһ! Аннан башка иләһ юк! Ул — падишаһ, изге, тыныч, тугры, саклаучы, бөек, куәтле, югары күтәрелгән! Аллаһка дан! Ул — Аңа кушып сөйләгәннәрдән өстен!"
24. "Ул — Аллаһ! Яратучы, төзүче, сурәткә кертүче. Иң гүзәл исемнәр — Аныкы. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аңа тәсбих әйтәләр. Ул — гыйззәт, хикмәт иясе!"