• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Үз ире турында синең белән сүз көрәштереп һәм Аллаһка шикаять илә зарланган хатынның сүзен Аллаһ ишетте бит. Аллаһ сезнең әңгәмәгезне ишетеп торды, Аллаһ, хакыйкатьтә, ишетүче һәм күрүче!"

  • 2. "Арагыздан үз хатыннарын, аналарының сыртлары дип йөртүчеләр, әлбәттә, күңелгә ятышсызны Һәм ялганны сөйлиләр. Алар бит аларның аналары түгел, хакыйкатьтә, аларның аналары аларны тудыручылар гына бит. Аллаһ, хакыйкатьтә, гафу итүче, ярлыкаучы!"

  • 3. "Үзләренең хатыннарын аналарының сыртларына охшатып, аннан соң әйткән сүзләреннән кайтсалар, алар бер-берсенә кагылышканчыга кадәр, кол га ирек бирергә кирәк. Моның белән сезне вәгазьлиләр. Һәм Аллаһ — сез кылганнардан хәбәрдар!"

  • 4. "Кем тапмаса инде... бер-берсенә кагылышканчыга кадәр, бер-берсе артыннан ике ай буена ураза тоту. Кем монысын да эшли алмаса — алтмыш мескен ярлыны туйдыру. Бу сез Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инансын өчен! Болар — Аллаһның билгеләгән чикләре, кәферләргә исә үзәк өзгеч газап!"

  • 5. "Аллаһка һәм Аның рәсүленә каршы төшүчеләр, аларга кадәр булганнар аударып ташланганнар кебек, аударып ташланырлар. Без ачык аятьләрне иңдергән идек, кәферләргә исә хурлыклы газап!"

  • 6. "Ул көнне Аллаһ аларның барысын да кабат торгызыр һәм аларга кылган гамәлләре турында хәбәр итеп бирер. Аллаһ моны хисаплап куйды, алар исә аны оныттылар. Аллаһ һәрнәрсәгә шаһит бит!"

  • 7. "Аллаһның күкләрдә һәм җирдә булганнарны белеп торганын күрмисеңмени син? Өчәү арасында яшерен сөйләшү булмас, Ул аларның дүртенчесе булмыйча. Бишәү арасында булса— Ул аларның алтынчысыдыр. Моннан азрак яки күбрәк булганда да, алар кайда булсалар да, Ул алар белән бергә. Моннан соң, кыямәт көнендә, Ул аларга нәрсә кыл ганнарын хәбәр итеп бирер. Аллаһ, хакыйкатьтә, һәрнәрсәне белүче!"

  • 8. "Үзләренә яшерен сүз тыелган булганнарны күрмәдеңмени? Моннан соң алар тыелган нәрсәгә кайталар һәм бер-берсе белән гөнаһлык һәм дошманлык, һәм рәсүлгә каршы мәгъсыять кылу турында яшерен сүз куешалар. Әгәр инде алар яныңа килсәләр, үзеңне хәтта Аллаһ сәламләмәгән килеш исәнләшерләр, эчләреннән алар: «Болай әйтүебезгә Аллаһ безгә ни өчен газап бирмәс икән?» — дияләр. Аларга җәһәннәм җитәр, алар анда янарлар. Никадәр начар бит бу кайту!"

  • 9. "Ий, иман китереп инанучылар! Яшерен сөйләшкәндә гөнаһ, дошманлык һәм рәсүлгә каршы мәгъсыять кылу турында сөйләшмәгез, яхшылык һәм тәкъвалык турысында сөйләшегез һәм сез Үзенә җыелачак Аллаһтан куркыгызчы!"

  • 10. "Яшерен сөйләшү, иман китереп инанучыларны көендерү өчен, шайтаннан булыр. Аллаһның изен-рөхсәтеннән башка ул һичнәрсәдә аларга зыян итә алмас. Иман китереп инанучылар Аллаһка тәвәккәлләсеннәр!"

  • 11. "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сезгә: «Мәҗлесләрдә урын бирегез!» — диелсә, урын бирегезче! һәм Аллаһ та сезгә урын бирер! Әгәр исә: «Торыгыз!» — диелсә, торыгыз. Сезләрдән иман китереп инанучыларны һәм гыйлем китереп бирелгәннәрне Аллаһ дәрәҗәләргә югары күтәрер! Һәм Аллаһ —сезнең кылганыгыздан хәбәрдар!"

  • 12. "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сез рәсүл белән күзгә-күз сүз алып барасыз икән, әңгәмәгез алдыннан садәка бирегез, бу сезнең өчен хәерлерәк һәм гаять пакь булыр. Әгәр тапмасагыз... хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

  • 13. "Әңгәмәгез алдыннан садәкалар бирергә куркасызмы әллә сез? Әгәр сез моны эшләмәсәгез һәм Аллаһ сезне кичерсә... намаз үтәгез һәм зәкәт бирегез, һәм Аллаһка, һәм Аның рәсүленә итагатьтә булыгыз. Һәм Аллаһ — кылган гамәлләрегез турында хәбәрдар! "

  • 14. "Аллаһның ачуы астында булган кавем белән дус булганнарны күрмәдеңмени син? Алар сездән дә түгел, алардан да түгелләр. Алар белә торып ялган ант итәләр."

  • 15. "Аллаһ аларга каты газап әзерләде, аларның кылганнары, хакыйкатьтә, бик начар!"

  • 16. Алар үз антларын калкан итеп алып тоталар һәм Аллаһ юлыннан яздыралар. Һәм аларга — хурлыклы газап!

  • 17. "Маллары да, балалары да аларны һич бернәрсәдә Аллаһтан коткармас. Алар — ут әһелләре, анда алар мәңгегә калалар!"

  • 18. "Аллаһ аларның барысын да янә торгызган көнне, алар, сезгә ант иткән кебек, Аңа да ант итәрләр һәм үзләрен нәрсәнеңдер өстендә дип исәпләрләр. Әйе! Алар, хакыйкатьтә, ялганчылардан түгелмени?"

  • 19. "Аларга шайтан хуҗа булды һәм Аллаһны искә алудан үзләрен оныттырды. Алар шайтан фиркасе түгелме соң? Әйе, хакыйкатьтә, шайтан фиркасе — хәсрәт күрүчеләрдән!"

  • 20. "Аллаһ һәм Аның рәсүленә каршы төшүчеләр, хакыйкатьтә, җирәнгечләр арасында."

  • 21. "Аллаһ: «Әлбәттә, Мин җиңәрмен.һәм Минем рәсүлләрем дә!» — дип язып куйды. Аллаһ, хакыйкатьтә, көчле, гыйззәт иясе!"

  • 22. "Син Аллаһ һәм әхыйрәт көненә иман китереп инанучылар кавеме арасында Аллаһка һәм Аның рәсүленә каршы төшүчеләрне яратканнарны тапмассың, хәтта алар аталары, яки уллары, яки ир туганнары, яки аларның кардәшләреннән булсалар да. Боларның кальб-күңелләренә Ул иманны язып куйды, һәм аларны Үз рухы белән ныгытты, һәм аларны астында елгалар агып торган бакчаларга кертер, һәм алар анда мәңгегә калырлар. Аллаһ алардан разый. Алар да Аллаһтан разыйлар. Болар — Аллаһ фиркасе. Әйе! Аллаһ фиркасе, хакыйкатьтә, уңышка ирешүчеләрдән түгелмени!"

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo