• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһ һәм Аның рәсүле алдында алга омтылмагыз һәм Аллаһтан куркыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ишетүче, белүче!"
  • 2. "Ий, иман китереп инанучылар! Сез пәйгамбәр тавышыннан тавышларыгызны югары күтәрмәгез, бер-берегез белән кычкырышып сөйләшкән кебек, аңа кычкырып сүз белән кагылмагыз. Югыйсә үзегез дә тоймыйча калырсыз: гамәлләрегез әрәмгә китәр."
  • 3. "Хакыйкатьтә, Аллаһның рәсүле алдында тавышларын түбәнәйтеп сөйләшүчеләр, кальбләрен Аллаһ тәкъвалык өчен сынаганнардандыр. Аларга — ярлыкау һәм бөек әҗер."
  • 4. "Сине бүлмәләр артыннан кычкырып чакыручыларның күбесе, хакыйкатьтә, гакыл йөртеп карамыйлар!"
  • 5. "Әгәр алар синең үзләренә чыкканыңны көтсәләр иде, алар өчен хәерлерәк булыр иде. Аллаһ исә ярлыкаучы, рәхимле!"
  • 6. "Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сезгә азгын берәр хәбәр белән килсә, наданлыктан кавемгә зыян итмәс өчен һәм кылганыгызга карата үкенмәс өчен, сез аны ачыклагыз!"
  • 7. "Һәм белегез: сезнең арагызда — Аллаһның рәсүле. Әгәр күп эшләрдә ул сезгә итагатьтә булган булса, сез нужага чумар идегез. Ләкин Аллаһ сезгә иман сөюне тудырды һәм аны сезнең кальб-күңелләрегездә бизәкләп куйды, һәм сезне көферлеккә, азгынлыкка, һәм буйсынмаучылыкка карата нәфрәтләндерде. Менә болар — туры юлдан баручылар,"
  • 8. "Аллаһның фазылы һәм нигъмәте белән! Аллаһ гыйлем, хикмәт иясе бит!"
  • 9. "Әгәр иман китереп инанучылардан ике төркем сугышып-кырылышса, аларның арасын килештерегез. Әгәр берсе икенчесенә каршы чыгып җәберләүче булса, ул Аллаһның боерыгына кайтканчыга кадәр каршы чыгып, җәберләүче булганы белән сугышыгыз! Әгәр исә ул Аллаһның боерыгына кайтса, гаделлек белән аларның араларын килештерегез һәм турылык кылыгыз! Аллаһ, хакыйкатьтә, турылыклыларны сөядер!"
  • 10. "Иман китереп инанучылар, хаклыкта, кардәш туганнар. Ике кардәш туганыгызны да килештерегез! Һәм Аллаһтан куркыгыз! Шаять, сез рәхимле леккә ирешерсез!"
  • 11. "Ий, иман китереп инанучылар! Бер кавем икенчене мәсхәрә итмәсен, ихтимал ки, алары болардан да хәерлерәктер, һәм бер хатыннар икенче хатыннарны, ихтимал ки, алар болардан хәерлерәктер. Үз-үзегезне хурламагыз һәм кушамат исемнәр бирешмәгез! Иманнан соң азгынлык исеме бик начар бит. һәм кем тәүбә итмәүче булса... алар — за лимнәрдән."
  • 12. "Ий, иман китереп инанучылар! Күп уйлардан ваз кичегез, хакыйкатьтә, кайсыбер уйлар — гөнаһтыр! Һәм шымчылык кылмагыз, һәм бәгъзеләрегез икенчеләрегез турында гайбәткә керешмәсен. Сезнең берәре-гез үлгән кардәшенең итен ашарга теләрмени, сез аннан җирәнәсез ич. Аллаһтан куркыгыз! Аллаһ, хакыйкатьтә, тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле!"
  • 13. "Ий, кешеләр! Без сезне ир белән хатын буларак яраттык. Бер-берегезне белеп-таныр өчен сезне халыклар һәм кабиләләрдән ясадык. Арагыздан Аллаһ кар шысында иң хөрмәтлегез — иң тәкъва булучыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ — белүче, хәбәрдар!"
  • 14. "Бәдәви гарәпләр: «Без иман китердек!» — диделәр. «Сез иман китереп инанмадыгыз!» «Без бирел¬дек!» — дип әйтегез, чөнки сезнең кальб-күңелләре-гезгә иман кереп җитмәгән әле. Әгәр сез Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьле булсагыз, Ул сезнең гамәлләрегездән бернәрсәнең дә дәрәҗәсен төшермәс!» — дип әйт. Аллаһ, хакыйкатьтә, ярлыкаучы, рәхимле!"
  • 15. "Иман китереп инанучылар, хаклыкта, бары шулар: алар Аллаһка һәм Аның рәсүленә иман китереп инанганнар, аннан һич шик тотмаганнар, һәм алар үз маллары һәм җаннары белән Аллаһ юлында көрәшкәннәр. Алар — ихлас ышанучылар!"
  • 16. "«Сез Аллаһны үз динегезгә өйрәтергә булдыгызмыни? Аллаһ исә күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләрне белә, һәм Аллаһ барлык нәрсә турында белеп тора бит», — дип әйт."
  • 17. "Алар үзләренең исламга бирелүләрен сиңа изгелек күрсәтү дип беләләр. «Мөселман булуыгыз белән миңа изгелек күрсәтәбез дип уйламагыз. Юк! Сезне иманга юнәлдерүе илә Аллаһ сезгә карата изгелек күрсәтер, әгәр сез дөрес итеп сөйләүчеләрдән булсагыз!» — дип әйт."
  • 18. "Аллаһ, хакыйкатьтә, күкләрдә һәм җирдә булган гаиб-яшерен нәрсәләрне белә! Һәм Аллаһ сез нәрсә эшләгәнне дә күреп тора!"
БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo
logo
  • 1.әл-Фәтихә
  • 2.әл-Бакара
  • 3.Әәл Гыймран
  • 4.ән-Нисәә
  • 5.әл-Маидә
  • 6.әл-Әнъгам
  • 7.әл-Әгьраф
  • 8.әл-Әнфәәл
  • 9.әт-Тәүбә
  • 10.Йунус
  • 11.Һуд
  • 12.Йусуф
  • 13.әр-Рәгьд
  • 14.Ибраһим
  • 15.әл-Хиҗер
  • 16.ән-Нәхел
  • 17.әл-Исра
  • 18.әл-Кәһеф
  • 19.Мәрйәм
  • 20.Та һә
  • 21.әл-Әмбийә
  • 22.әл-Хәҗҗ
  • 23.әл-Мүъминүн
  • 24.ән-Нур
  • 25.әл-Фуркан
  • 26.әш-Шүъара
  • 27.ән-Нәмел
  • 28.әл-Касас
  • 29.әд-Гъәнкәбүш
  • 30.әр-Рум
  • 31.Лукман
  • 32.әс-Сәҗдә
  • 33.әл-Әхзәб
  • 34.Сәбәә
  • 35.әл-Фәтыр
  • 36.Йәә сиин
  • 37.әс-Саффат
  • 38.Садъ
  • 39.әз-Зүмәр
  • 40.әл-Гафир
  • 41.әл-Фуссыләт
  • 42.әш-Шүрә
  • 43.әз-Зухруф
  • 44.әд-Духан
  • 45.әл-Җәсийә
  • 46.әл-Әхкаф
  • 47.Мухәммәт
  • 48.әл-Фәтех
  • 49.әл-Хуҗурат
  • 50.Каф
  • 51.әз-Зәрийәт
  • 52.әт-Тур
  • 53.ән-Нәҗем
  • 54.әл-Камәр
  • 55.әр-Рәхман
  • 56.әл-Уакыйгъа
  • 57.әл-Хәдид
  • 58.әл-Муҗәдилә
  • 59.әл-Хәҗер
  • 60.әл-Мумтәхәна
  • 61.әс-Саффъ
  • 62.әл-Җумугъа
  • 63.әл-Мунафикун
  • 64.әт-Тәгабун
  • 65.әт-Тәлакъ
  • 66.әт-Тәхрим
  • 67.әл-Мүльк
  • 68.әл-Каләм
  • 69.әл-Хакка
  • 70.әл-Мәгъәриҗ
  • 71.Нух
  • 72.әл-Җинн
  • 73.әл-Музәммил
  • 74.әл-Мудәсир
  • 75.әл-Кыйәмә
  • 76.әл-Инсән
  • 77.әл-Мүрсәләт
  • 78.ән-Нәбәә
  • 79.ән-Нәзигъат
  • 80.Гъабәсә
  • 81.әт-Тәкъүир
  • 82.әл-Инфитар
  • 83.әл-Мутаффифин
  • 84.әл-Иншикакъ
  • 85.әл-Буруҗь
  • 86.әт-Тарекъ
  • 87.әл-Әгълә
  • 88.әл-Гашиййә
  • 89.әл-Фәҗер
  • 90.әл-Бәләд
  • 91.әш-Шәмес
  • 92.әл-Ләйел
  • 93.әд-Духә
  • 94.әл-Инширах
  • 95.әт-Тин
  • 96.әл-Гъаләкъ
  • 97.әл-Кадер
  • 98.әл-Бшййинә
  • 99.әз-Зәлзәлә
  • 100.әл-Гъадийәт
  • 101.әл-Каригъа
  • 102.әт-Тәкәсүр
  • 103.әл-Гъаср
  • 104.әл-Һүмәзә
  • 105.әл-Фил
  • 106.әл-Күрәйеш
  • 107.әл-Мәгъун
  • 108.әл-Кәүсәр
  • 109.әл-Кәфирун
  • 110.ән-Нәсър
  • 111.әл-Мәсәд
  • 112.әл-Ихълас
  • 113.әл-Фәлакъ
  • 114.ән-Нәс