16. "Алар арасында сине тыңлаучылар да бар, алар синең яныңнан чыккач, белем бирелгәннәргә: «Күптән түгел генә нәрсә сөйләгән иде ул?» — диләр. Аллаһ боларның кальб-күңелләрен томалаган, һәм алар үзләренең һәвәсләренә ияргәннәр."
17. Туры юлдан баручыларга Ул турылыкны арттыра һәм аларга тәкъвалыкларын бирә.
18. "Сәгатьнең аларга кинәт кенә килүеннән башка нәрсәне алар көтеп алырлармы? Аның шартлары килде инде.Ул аларга килгәч, аларның искә алулары нәрсәгә кирәк соң?"
19. "Аллаһтан башка иләһ юк икәнен бел! Һәм үзеңнең гөнаһыңнан да, һәм иман китереп инанучы ирләргә дә һәм хатыннарга да ярлыкауны сора! Аллаһ сезнең әйләнеп йөргән урыныгызны да, кич кайтып ята торган урыныгызны да белә."
23. Болар — Аллаһ ләгънәтендәгеләр. Ул аларны саңгырау итте һәм күз карашларын сукырайтты.
24. Алар Коръән турында уйламаслармыни? Әллә аларның кальб-күңелләрендә йозаклармы?
25. "Хакыйкатьтә, туры юлны өйрәтүче җитәкчелек аларга аңлатылганнан соң, артларына кире кайтучыларга, шайтан матур итеп күрсәтте һәм аларны котыртты."
26. "Бу — алар Аллаһтан иңдерелгән нәрсәне яратмаганнарына: «Кайсыбер эштә без сезгә буйсынырбыз»,— дигәннәренә күрә. Аллаһ исә аларның серләрен белә!"